Ерак үткәннәрне барладык

Ерак үткәннәрне барладык

«Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсә шәкертләре яңа фән укый башлады. Ул: «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дип атала. Кызыклы, файдалы фән. Бу фән ислам диненең безнең төбәкләрдә таралу үзенчәлеген тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Мөгаллимәбез Айгөл ханым Хәлиуллина аны үзенчәлекле, мавыктыргыч итеп, дәреснең төрле формаларын кулланып үткәрә. Ул дәресләр бик еш «Мәгърифәт мәркәзе» музеенда үтә. Чөнки Айгөл ханым аның директоры да. Музейның һәр экспонаты турында ул сәгатьләр буе, халык әйтмешли, «авызына каратып» сөйли ала, чөнки мөгаллимә аларны бөртекләп җыюда үзе катнашкан, җентекләп өйрәнгән. Биредә дәресләрнең компьютер технологияләрен кулланып үткәрелүе белемнәрне тирәнтен үзләштерүгә этәргеч бирә.

Музей димәктән, Рамил хәзрәт Бикбаев һәм аның җәмәгате Айгөл ханым тырышлыгы белән төркемебез Карадугандагы «Муса Җәлил» һәм «Себер юлы тракты тарихы» музейларында булып кайтты. Атаклы педагог А. Луначарский музейларның әһәмиятен билгеләп: «Музей – кешелекнең искиткеч зур хәтер китабы», – дип язган. Менә шул «Хәтер китабы» белән без дә танышырга ниятләдек. Бирегә дөньяның күп почмакларыннан: АКШ, Германия, Төркия, Канада, Австралия һәм башка күп кыйтгалардан килсәләр дә, кайбер шәкертләр музейны бер дә күрмәгән икән. Хәер, музейга кайчан гына аяк басма, анда гел үзгәреш: яңа экспозицияләр, кыйммәтле табылдыклар өстәлеп тора.

Экскурсия буласын белгәч, бик дулкынландым. Чөнки нәкъ шул бинада 1973нче елда мин мөгаллимлек хезмәтемне башлаган идем. Ул бәхетле көннәргә тиздән 50 ел була икән! Мәктәпнең техник чаралар саклана торган бүлмәсендә (мәктәп заманында техник чараларга районда иң бае булган!) радиоузел булып, атнага бер тапкыр районның 8 авылына «Тыңлагыз, тыңлагыз! Карадуган радиоузелы сөйли!» дигән чакыруны ирештерә идем.

Мәктәпнең элеккеге хезмәт мастерскоенда 1976нчы елда шагыйрьнең туган якларына оештырылган зур походтан алып кайткан кадерле истәлекләр белән ачылган Муса Җәлил музее (анда бөтен җиһазлар мөгаллимнәр кулы белән ясалган иде) соңрак, яңа зур урта мәктәп ачылгач, шушы бинага күчерелде. Нинди генә кунаклар кабул итмәдек ул чакларда!

Бүген мин биредә төркемдәшләрем белән кунак булып басып торам. Соңгы бер-ике елда очрашырга туры килмәгән иде. Әлбәттә, үзгәргән, яңарган, кызыклы табылдыклар белән баеган.

Музей директоры Фирая Зиятдинова, Лилия Җәләлиева тәҗрибәле, тирән белемле хезмәткәрләр.

Биредә халкыбызның борынгы тормыш-көнкүрешен чагылдырган кыйммәтле экспонатлар байтак. Мәчет-мәдрәсәләр, мулла-имамнар, безнең якның шөһрәтле байлары (купецлар) турында бай мәгълүматлы витриналар да күп. Мәчет-мәдрәсәләрне җимергән кара көннәрнең истәлекләре Бакый ага Зиятдиновның «Себер юлы буйлап» дигән китабында тәфсилләп язылган. Карадуган авылында 2007нче елда мәһабәт мәчет ачыла. Аны бертуган Рәис, Рубис, Фәнис Хөсәеновлар төзеткән. Шуңа ул Хөсәеновлар мәчете дип атала.

Музей хезмәткәрләре безне иң кадерле кунаклары итеп, якты йөз белән кабул иттеләр. Бар гомерен балалар укытуга, Карадуган мәктәбен ил-көнгә танытуга багышлаган Бакый ага Зиятдиновка мемориаль такта куелган.

Фирая ханым очрашуны Бакый аганың фидакарь хезмәте белән таныштырудан башлады. Аннан Муса Җәлил музеена үттек. Экскурсовод Лилия Җәләлиева шагыйрь тормышы, фаҗигале язмышы турында гаҗәп бай мәгълүмат бирде. Биредә иң кадерле экспонат – Муса Җәлил уйнаган мандолина. Ул 1912нче елда Италиянең Катания шәһәрендә эшләнгән булган. Аны шагыйрьнең яшьлек дусты Мөбинә апа Таһирова бүләк иткән. Музейны ачуда башлап йөргән кеше буларак горурланып әйтә алам. Карадуганны иң элек Муса Җәлил музее танытты. Чөнки аңа мәктәп музее статусы бирелгәч, ул мәктәп музейларының Бөтенсоюз каталогына кертелде, аның эшен «Литература в школе», «Пионерская правда»лар язып чыкты. Кайлардан гына хатлар алмадык, кемнәргә генә хатлар аша ярдәм итмәдек без ул чакларда! Әнә шулай Муса Җәлил исемен бөтен ил буенча танытуга өлеш керттек. Районда хәзер дә Җәлил көннәрендә Муса Җәлил призына хоккей ярышлары, республикакүләм Җәлил укулары үткәрелә. Шул чактагы традицияләр дәвам итә.

Карадуган аша борынгы Себер тракты үткән. Себергә сөрелгән А.Н. Радищев Карадуганда тукталган, татар өйләренең аклыгын, чисталыгын, өй һавасының сафлыгын, кешеләрнең аеклыгын язып калдырган. Ул юл «Әби патша юлы» (Екатерина II) дип атала. Аның указы белән юлның ике ягына каеннар утыртылган, авыл кешеләре аларны су сибеп үстергән. Мин эшли башлаганда ул каеннар шаулап утыра иде әле.

Муса Җәлил музееннан: «Себер тракты тарихы» музеена күтәрелдек. Биредә экскурсияне Фирая ханым үзе үткәрде. Теле-телгә йокмый, тарихи мәгълүматларны коры саннар, исемнәр белән түгел, образлар аша гаҗәп оста тасвирлый. Шәкертләр тагын да активлашты, әңгәмәгә кушылып, бала чактагы көнкүреш җиһазлары турында истәлекләр сөйлиләр. Сорауларны биреп кенә торалар.

Музей мәдрәсә шәкертләренә дә ярдәм итә. Курс, диплом эшләре язганда тарихи мәгълүматлар эзләп бирегә киләләр.

Үрнәктән килеп укучы Роза ханым әтиләре Норма ягыннан чыккан Габдрахман Ишморатов дигән иң шөһрәтле, заманының иң бай кешесе турында диплом эше язганда биредә еш була. «Үзебез дә Ишморатов турында Роза ханымнан әлегечә безгә билгеле булмаган кызыклы мәгълүматлар алдык. Ике якка да файдалы хезмәттәшлек булды ул», – диләр кызлар.

Габдрахман Ишморатов – Казан төбәгендә затлы атлар үрчетүче беренче татар сәүдәгәре. Аның ат заводы хәзерге Арча районы Үрнәк бистәсенә урнаша. Заводның күп кенә кирпеч биналары әле дә Үрнәк һөнәр училищесына хезмәт итә. Аның «Кыргыз», «Камилә» аргамаклары сәүдәгәргә дан китерә. «Минута» юргасы Русия хайваннарны яклау җәмгыятенең алтын медаленә лаек була. Аның тагын май заводы, пар тегермәне, бәз фабрикасы, балык күле була. «Ишморатов чәе» бөтен ил буена дан тота. Революциядән соң ул бар байлыгын Совет властена тапшыра. Байлар аңа аталар. Аты үзенең яралы хуҗасын Хотня хастаханәсенә китереп җиткерә, тик байның гомерен саклап кала алмыйлар. Ул бик юмарт, киң күңелле сәүдәгәр булган, ярлы-ябагайга гел ярдәм иткән.

Биредә якын-тирә авылларның Совет чорынача яшәгән соңгы имамнары турында да бай мәгълүмат тупланган.

Мәдрәсәгә кайткач та сүз гел музей, андагы экспонатлар, тирән белемле, ачык йөзле, тәмле телле хезмәткәрләр турында булды.

Музей хезмәткәрләре: «Бигрәк кызыксынучан, әдәпле-әхлаклы төркем булдыгыз», – дип безгә рәхмәт әйттеләр. Ә рәхмәтнең олысы, әлбәттә, сәяхәтне оештырган Рамил хәзрәткә, җәмәгате Айгөл ханымга иде.

Балтач мөхтәсибәтенең төп мәчетендә «Мәгърифәт мәркәзе» музее ачылу яңа мөмкинлекләр ачты. Биредә әхлак түгәрәге мөгаллимнәре дәрес-сәяхәтләр үткәрә ала. Килгән укучылар, мөгаллимнәр тәһарәт алып, намаз укып, чәйләр эчеп китә. Мәчеткә килергә куркып, кыенсынып торучыларга беренче адымнарын ясарга этәргеч була бу. Авыл мәчетләренә йөрүчеләр дә күп мәгълүмат туплап, үзара аралашып, сәяхәт итеп кайта ала.

Менә шулай тулы канлы, бай мәгълүматлы тормыш белән яши мөхтәсибәтнең «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсә шәкертләре.

Музейлар – рухи кыйммәтләрне халыкка җиткерүчеләр. Алардан беркайчан да кеше өзелмәсен. Халык үзенең тамырларын, тарихи үткәнен онытмаса иде.

Бу сәяхәттән соң безнең белем багажыбыз шактый тулыланды.

Мәдрәсәнең IV курс талибәсе Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы, Шубан авылы

Комментарии