Югалган халык, югалган тел...

Югалган халык, югалган тел...

ЧИШМӘ БАШЫ

Кайсыдыр халыкның, милләтнең яшәешен ерак тарих чорыннан ук күзәтә башласак, ул процессны елганың барлыкка килүе белән чагыштырырга мөмкиндер. Гадәттә елганың башлангычы булган су чыганагы көчле агучы бер чишмә була. Әлеге чишмәдән ургылган суга, озын юл үтү дәверендә, тагын башка кечерәк чишмәләр кушыла. Ахыр чиктә мул сулы бер елга барлыкка килә.

Тарихи чорлар дәверендә халыклар да шулай формалашкан бит инде. Ыруглар бер-берсе белән аралашып, үзара булган мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә берникадәр буталу күзәтелгән. Нәтиҗәдә, мисал өчен хәзерге татарларны алсак, без борынгы болгарлар дип кенә әйтү дөрес булмас иде.

Әйе, сүз дә юк, безнең елга башы Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән ата-бабаларыбыздан килә. Шул ук вакытта, беренчедән, алар анда барып җиткәнче нинди озын һәм катлаулы юл үткәннәр бит инде. Кемнәр белән генә аралашмаганнар да, нинди халыклар белән мөнәсәбәтләр урнаштырмаганнар? Икенчедән, Идел буенда яши башлаган вакытта да үзләре генә булмаганнар. Тарих фәннәре кандидаты, доцент Диләрә Мөфтәхетдинова аңлатуынча, Идел буе Болгар дәүләтендә Эсегеллар, Суварлар, Барсиллар, Бәрәнҗәләр һәм Болгар кабиләләре яшәгән.

– Алар барысы да төрки халыклар, – ди Диләрә ханым. – Эсегеллар гына бәлки күпмедер дәрәҗәдә фин-угыр халыклары белән катнашкан булгандыр. Чөнки алар бирегә Башкортстан якларыннан килгәннәр. Ә Суварлар, Барсиллар, Бәрәнҗәләр, хуннарның дәвамчылары, Төньяк Кавказдан – Терек, Дербент, соңрак Хазар каганлыгы аша күченгәннәр.

Тарихчы сүзләренә караганда, Барсиллар, Бәрәнҗәләр мөселманлыкка, нигездә, шул чорларда ук күчә башлаганнар. Ә Суварларда мәҗүсилек тә, провославие да булган. Өлешчә Исламны да кабул иткәннәр. Соңыннан бу халыклар Идел буена таба юнәлә. Ул якларда алдан төп фин-угыр кабиләләре яшәгән булганлыгы мәгълүм. Менә шунда барлыкка килә дә инде чоры өчен иң алдынгы булган Идел буе Болгар дәүләте.

ПЕРМЬ ӨЛКӘСЕННӘН ЧУВАШСТАНГА ЧАКЛЫ ҖӘЕЛГӘН ДӘҮЛӘТ!

Идел буе Болгар дәүләтенең икътисади-мәдәни яктан югары үсештә булуы һәм биләгән мәйданы буенча төрле фаразлар яши. Шактые имеш-мимеш дәрәҗәсендә. Ә менә тарихчы-археологлар эзләнүләре нәтиҗәсендә чорлар серен үзенә яшергән туфрак катламнарында табылган дәлилләр әлеге дәүләтнең дөрестән дә бөеклеген исбатлый.

– Идел буе Болгар дәүләтенең чикләре тулысы белән хәзерге Татарстанны, өлешчә Чувашияне, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләрен колачлаган, – ди ачык интернет чыганагына биргән интервьюда Татарстан фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин. Болгар дәүләте территориясендә 190лап ныгытма-шәһәрчек (городище) булганлыгы мәгълүм. «Дәүләтнең көньяктагы иң ерак ноктасы – Самара өлкәсендә Мөрән шәһәрчеге (Муромский городок). Ул зурлыгы ягыннан Биләрдән кала икенче урында торган», – дип фаразлый тарихчы. Мөрән шәһәрчеге 400 гектар чамасы мәйданны биләгән булган.

Себер ягына килгәндә, Урал елгасы (Җаек) тирәләре дә болгарлар йогынтысы астында торгандыр, дигән фикерне алга сөрә Фаяз Хуҗин. Чөнки монгол явы чорында – 1229нчы елда монголлар белән болгарларның Җаек елгасында очрашулары турында тарихи дәлилләр билгеле, ди ул. «Ә ул җирләр болгарларга карамаган булса, анда нишләп йөрсен соң алар?» – дигән урынлы сорауны куя.

Шулай ук, тарихчы-археолог Фаяз Хуҗин аңлатуынча, Пермь өлкәсендә табылган Рождественское, Пенза өлкәсендәге – Золотаревское, Юлово шәһәрчекләре дә Идел буе болгар дәүләтенә караган була. Археологлар әлеге шәһәрчекләрнең калдыкларын өйрәнү нәтиҗәсендә, бу фикерне раслаучы шактый дәлилләр таба. Әстерхан өлкәсендәге Самоделка шәһәре нигезен казу вакытында исә, Алтын Урда, Болгар, Хазар чорына караган катламнар булуы ачыклана...

Күз алдына гына китереп карагыз: Көнчыгыштан – Урал-Җаек тирәләре, Пермь өлкәсе; Көнбатыштан – хәзерге Чувашиянең бер өлеше; Көньяктан – Әстерхан, Самара, Ульяновск, Пенза... нинди зур булган бит Идел буе Болгар дәүләте!

«БОЛГАР ХАЛКЫ ДА, ТЕЛЕ ДӘ ЮККА ЧЫККАН...»

Инде әйткәнебезчә, Идел буенда алдан фин-угыр кабиләләре яшәгән. Алар хәзерге мари, мордва, удмуртларның ата-бабалары дип санала. Соңыннан төрки халыклар – Эсегеллар, Суварлар, Барсиллар, Бәрәнҗәләр һәм Болгарлар килеп урнашып, Болгар дәүләте төзиләр. Шулай булгач, Болгарлар дип аталучы халык шундый ыруглардан торган, дияргә мөмкин.

– Болгар теле Төрки телләр семьялыгының иң көнбатыш тармагына керә. Тик, кызганыч, хазар теле кебек үк, ул инде хәзер үлгән тел дип санала. Әлеге төркемгә кергән телләрдән бүгенгәчә сакланып калганы – бары тик чуваш теле. Ә болгар халкы да, теле дә инде юкка чыккан, – ди тарихчы Диләрә Мөфтәхетдинова.

Бер яктан караганда, гаҗәп! Ничек инде чуваш теле? Алар бит христианнар, Идел буе Болгар дәүләтенә каян килсеннәр, дияргә мөмкин. Ләкин чувашларның төрки халыклар рәтенә кергәнлеге һәм аларның ата-бабалары да Идел буенда яшәгәнлеге инде әллә кайчан исбатланган тарихи факт икәнлеген онытмаска кирәк. Нигездә, алар суварлар булган, дигән фикердә тора тарихчылар. Тик, аңлашылганча, хәзерге чувашлар чиста суварлар дип әйтү, шулай ук, дөрес түгел. Чорлар дәверендә халыклар һәрдаим мөнәсәбәттә булып, кушылу, үзара буталу процессы барган бит.

Идел буе Болгар дәүләте чорына килгәндә, 922нче елда рәсми төстә Ислам дине кабул ителгәнлеген беләбез. Билгеле инде, аңарчы мәҗүси булган халыкларның барысы да шатланып кабул итми әлеге яңалыкны. Исламга күчәргә теләмәгән ыруг-кабиләләр, мәҗбүриләүдән качып, читкәрәк күчеп китү ягын карый башлыйлар. Тарихи документлардан билгеле булганча, Суварларның мәҗүси булып калырга теләгән зур гына өлеше, үз юлбашчылары белән, Иделнең уң ягына таба китеп төпләнә. Алар хәзерге чувашлар булып чыга да инде. Соңыннан, ул мәҗүси суварлар чукындырылып, христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Аларны христианлаштыру аеруча XVIII гасырда көчле булганлыгы билгеле.

Идел буе Болгар дәүләтендә исә, 922нче елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итеп, мөселман булып яшәп киткән болгарларга Урта Азиядән килгән татарлар, кыпчаклар тәэсире көчле була. Диләрә Мөфтәхетдинова аңлатуынча, монгол һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Болгар дәүләте җимерелгәч, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында болгар теле татар, кыпчак йогынтысында зур үзгәреш кичерә. Без хәзер инде төрки теленең кыпчак сөйләменә якын формасында аралашабыз, болгар телендә түгел. Бу табигый хәл, ди тарихчы. Чөнки гасырлар киңлегендә телләрнең, халыкларның бер-берсенә йогынтысы нәтиҗәсендә төрле үзгәрешләр килеп чыгу – котылгысыз процесс. Әлбәттә, аның йогынтысы азрак булсын өчен үз халкыңның, телеңнең тарихын саклау, онытмау мөһим. Шул турыда истә тотсак иде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии