Диндә мәҗбүрилек юк, әмма...

Кайвакыт таныш-белешләргә яхшылык теләп: «Дингә кил, Раббыбыз кушканнарын үтәп яшә һәм проблемаларыңнан чыгу юлын табарсың», – дип үгетлисең. Ә алар сүзеңне тыңлап бетерер-бетермәс: «Вакыты җиткәч тә өйрәнермен, намазга да басармын. Хәзергә әле үгетләмә дә, кыстама да, диндә көчләү юк», – дип аклана башлыйлар. Әйе, чынлап та динебездә мәҗбүрилек, ирексезләү юк, әмма киңәш бирү, өндәү, аңлату бар. Аллаһы Тәгалә динебездә ни өчен мәҗбүрилек юклыгын Коръән аша аңлата: «Диндә мәҗбүрилек юк. Чынлыкта, туры юл адашуга юнәлткән юллар арасыннан ачыкланды инде. Һәм кем дә кем Аллаһыдан башка затларга гыйбадәт кылуны инкарь итеп, Аллаһыга иман китерсә, ул, һичшиксез, ышанычлы булган, өзелми-сынмый торган тоткага ябышкан була, Аллаһы – бар нәрсәне ишетүче һәм белүче» («Бәкара» сүрәсе, 256нчы аять).

Мәҗбүрилек юк, чөнки бәхет, тынычлык юлыннан барыргамы-юкмы икәнлеген кеше үзе сайлый. Туры юл адашудан ачык аерыла. Һәр кеше кайсы юлдан барасын үзе сайлый. Динебездәге хаклыкка чакырган барлык әмерләр дә кешегә файдага гына, һәм нинди генә тыю булмасын, алардан тыелмау – зыянга. Мәсәлән, без мөселманнарга көненә биш вакыт намаз уку әмер ителгән, бу – безнең Аллаһы каршындагы бурычыбыз. Кайберәүләр моны ниндидер бер күтәрә алмаслык авырлык дип уйлый һәм эшкә комачаулый торган гамәл дип кабул итә. Югыйсә, намаз вакыты җитеп намазлыкка баскач, дөньяның бар мәшәкатьләре онытыла, искиткеч рәхәтлек таба башлыйсың һәм күңелдә тынычлык урнаша, шундый яхшы ялдан соң эшкә дә яңа көч белән керешәсең. Кем намазга баскан, шул моны аңлар. Бу – рухи яктан да, эшебезне сыйфатлы итеп югары дәрәҗәдә башкарыр өчен дә бик кирәкле ял.

Тагын мисал итеп, Аллаһы тыйган гөнаһларның берсен карап китик. Никахсыз ир яки хатын белән җенси мөнәсәбәткә керү динебездә зур гөнаһлардан санала, һәм ул зина дип атала. Шул зина сәбәпле кешеләргә күпме зыян килә, гаиләләр таркала; шул фәхешлек, хыянәт сәбәпле, күпме чир тарала, кеше гомерләре өзелә. Әмма бу турыда бик сөйләмиләр, киресенчә, заманча фильмнар һәм гәҗитләрдәге язмалар аша зинаның кеше нәфесен кызыктыра торган якларын гына сөйлиләр, күрсәтәләр. Югыйсә, кеше үз намусын, гыйффәтлелеген сакласа, гаилә дә нык, җәмгыять тә сәламәт була.

Мондый мисалларны бик күп китерергә була, тик шуны аңларга кирәк, дин ул без уйлаганча тормышыбызны авырайтырга түгел, ә безне бәхетле итү өчен бирелгән. Моны ислам динен тирәнтен өйрәнә барган саен ныграк аңлый башлыйсың. Кайберәүләр уйлаганча, дин ул мәчеттә намаз уку, никах үткәрү, исем кушу, мәет җирләү белән генә чикләнми. Ул җәмгыятебезнең барлык тармакларын да биләп ала. Әйтик, дин өйрәтүенчә кешеләр арасында нинди мөнәсәбәт булырга тиеш? Коръәнгә күз салсак, бу сорауга җавапны тиз табарбыз. «Ниса» сүрәсенең 36нчы аятендә бу хакта түбәндәгеләр әйтелгән: «Аллаһының үзенә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек итегез һәм якын туганнарыгызга, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук, сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтчеләрегезгә изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһы, әлбәттә, сөйми». Динебезнең күркәмлеген күрсәтергә шушы бер аять тә җитәдер. Күпме хәерлелекләргә чакыра ул безне. Иң беренчесе, динебезнең төп асылын – күңелләрне бары Раббыбыз белән генә бәйләүнең, Аңа гына гыйбадәт кылуның мөһимлеген өйрәтә ул безгә. Аллаһының хакын үтәгәннең соңында, кешеләр арасыннан безгә иң якын затлар булган ата-анага игелек кылырга чакыра ул. Туганлык җепләрен ныгытырга кирәклеген, араларны өзәргә ярамаганлыгын да искәртә. Күршеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булып, ярдәмләшеп яшәргә өнди. Ятимнәр, мескеннәр хакын онытмыйча, аларга да ярдәм кулын сузарга куша. Кул астыбызда эшчеләр, хезмәтчеләр булса, аларга карата да гадел булырга, золымлыктан ерак торырга киңәш итә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтик, шәригатебездә бар нәрсә дә кеше мәнфәгате өчен бирелгән. Ике дөньяда да бәхеткә һәм уңышка ирешәсең килсә, Аллаһыга буйсынып, Аның әмерләрен үтәп яшәргә кирәк. Бары шул вакытта гына хакыйки сәгадәткә ирешә алачакбыз.

«Кем дә кем – ир кеше яки хатын-кыз булсын – Аллаһыга иман китергән хәлдә, игелекле гамәлләр кылса, аны Без яхшы тормыш белән яшәтәчәкбез, һәм әҗерләрен алар кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз» («Нәхел» сүрәсе, 97нче аять).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии