Чүптән арыныйк!

Без барыбыз да беләбез, булсын өйне, булсын йорт тирәсен, булсын шәһәрне – бертуктаусыз җыештырып торып кына чисталыкка ирешеп булмый. Иң әүвәл чүпләмәскә өйрәнергә кирәк. Бездә бит шундый очракларны еш күрергә туры килә: кулындагы чүпне теләсә кайда ташлап калдыра да, үзе үк зарлана: «Юк инде безнең шәһәрдә чисталык», – ди.

Мондый хәл безнең телебезгә дә, милләтебезгә дә кагыла. Телебезнең бетүендә, милләтебезне кысрыклауда әллә кемнәрне гаеплибез, әмма үзебез чүп-чарны теләсә кайда ташлап калдырган кеше кебек, телебезне сакларга кирәк, безнең телебезне бетерәләр, дип, буш сүз сөйләргә яратабыз. Ә инде телне яклап реаль гамәл кылырга, үткен генә итеп тиешле җиргә үзебезнең сүзебезне әйтергә кирәк булганда куаклыклар артына кереп качабыз.

Милләтләрне, телне безгә Аллаһы Тәгалә барлыкка китерүе хакында инде күп тапкырлар язылды. Әлбәттә, Аллаһы Үзе барлыкка китергән милләтне дә, телне дә Үзе саклаячак, әгәр без Аллаһ риза булырдай гамәлләр кылсак. Әгәр Аллаһының ачуын китерә торган гамәлләр кылсак, ул безне башка кавем, башка милләтләр белән алмаштырачак. Аллаһы: «Әгәр сез Аллаһыга итагать итүдән баш тартсагыз, сезнең урыныгызга башка затларны китерер, һәм алар сезнең кебек булмаслар», – ди. (47. 38.) Аллаһы Тәгалә башкалар белән алмаштыра икән, моңа беркем дә комачаулый алмый. Димәк, әгәр без – татарлар чын ихлас күңел белән милләтебезне, телебезне саклап калырга телибез икән, Раббыбызның безгә йөкләтелгән гамәлләрен җиренә җиткереп үтәргә тиешбез. Моның шулай икәненә һич кенә дә шигем юк. Чөнки икенче бер аятьтә: «Әй иман китерүчеләр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак диненнән тайпылса, инде Аллаһ алар урынына башка кешеләрне китерер, кайсыларны Ул яратачак һәм алар Аны яратачаклар. Алар мөэминнәр алдында тыйнак, басынкы булырлар һәм кяферләр алдында сыгылып төшмәсләр. Алар Аллаһ юлында көрәшәчәкләр, һәм шелтә кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Әнә шундый Аллаһының рәхмәте. Ул кемгә теләсә, шуңа рәхмәтен бирер, Аллаһ – Колачлаучы, Белүче». (5. 54.)

Җәмәгать, безнең тарихта моңа кире кагалмаслык дәлилебез бар. Исебезгә төшерик Олуг Мөхәммәд хан белән булган вакыйганы. Аллаһы Тәгалә Олуг Мөхәммәд ханга Үзенең ярдәмен бирде һәм бер меңлек гаскәр кырык меңлек дошман гаскәрен тар-мар итте. Ни өчен Аллаһы Тәгалә ярдәмен күрсәтте? Чөнки бабаларыбыз ул вакытта ихлас мөселман иделәр. Ни өчен 1552нче елда Ватан-Дәүләтебезне югалттык? Чөнки бабаларыбыз дошман файдасына сүз йөртеп, үзара ызгышып яши башладылар. Шушы тарихи факттан безгә гыйбрәт алырга вакыт җитмәдеме икән? Буш сүз сөйләүдән арынып, Аллаһы каршына тезләнеп тәүбәгә килергә вакыт җитмәдеме икән?

Күпләребез мәшһүр Тукаебызның исемен искә алып сөйләргә ярата. Тукай бабабызның исеме белән генә авыз чайкамыйк, ул әйткән сүзләргә дә колак салыйк:

«Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!»

Мөхтәрәм милләттәшләр! Әйдәгез,Тукай әйткәнчә, тезләник Аллаһы Раббыбыз каршына кыйблабызга карап! Тәүбәгә килик! Үзебезгә Аллаһ тарафыннан йөкләтелгәннәрне үтик! Хак Тәгалә безнең берләшкән хәлебездә Аның Коръәне һәм сөекле Пәйгамбәренең (с.г.в.) Сөннәтенә кайтканны көтеп тора: «Барчагыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына ябышыгыз һәм аерылышмагыз». (3. 103.) Әйе, әгәр без барыбыз да берләшкән хәлебездә Аллаһының арканына тотынсак, Ул безне кереп баткан сазлыгыбыздан тартып чыгарачак һәм дәүләтебезне дә кайтарып бирәчәк, моның шулай буласына тамчы да шикләнмим. Әмма, халкым берләшүенә шигем зур. Аллаһы арканына тотынмас өчен нинди генә сәбәпләр уйлап тапмыйбыз да, нинди генә әкиятләр чыгарып сөйләмибез. Ә бит Аллаһы кушканча яши башласак, Аллаһы безне бу дөньяда да бәхетле, Ахирәттә дә җәннәтле итәчәк.

Әлбәттә, бүген күп кенә милләттәшләребез «үзләренә ияргән кешеләрне утка чакыручы имамнарның» (28. 41.) түбән әхлакларына карап диннән читләшәләр. Имамнарның күбесе халкыбызны ислам диненә чакырасы урынга, мөселманны исламнан чыгарып җибәрә торган бидгать гамәлләр кылырга өйрәтү белән мәшгульләр. Шуның өчен татар халкы ислам диненнән читләшә генә, бер-ике бидгать гамәлне кылуны, ислам дине буенча яшибез, дип уйлый гади халык. Әлбәттә, ул егетләрне дә аңларга була, аларның да шушы дөньяда җиңел юл белән рәхәт яшиселәре килә. «Намаз укып билең сызламас» нияте белән имамлыкка укып чыгучылардан әллә ни көтеп тә булмый. Әмма татар халкының зыялылары аларга карап торырга тиеш түгелләр, һич югы Тукайның киңәшен үтәп булса да кыйблага тезләнеп тәүбәгә килергә кирәк. Халыкның зыялылары Аллаһ Арканына тотынсалар, халык алар артыннан, энә артыннан җеп тагылып барган шикелле барачак һәм иманга киләчәк.

Чүптән арыныйк та, буш сүз сөйләүдән туктап, берләшкән хәлебездә Аллаһының арканына ябышыйк мөхтәрәм милләттәшләр!

Рәсим ХӘБИБУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии