Кошларга ярдәм кирәк

Кыш ул кешеләр өчен дә, кош-корт, җәнлекләр өчен дә авыр сынау вакыты. Салкыннар башлангач, күп кошлар җылы якка китә. Кайсылары, киресенчә, кышын безгә килә. Ә менә песнәк җәен дә, кышын да бездә генә яши. Татарстан урманнарында чын песнәк төрләре җиде-сигезгә якын. Зур песнәк, бүрекле песнәк, көрән, кара, зәңгәрсу башлы песнәкләр... Аларның күбесе урманда яши. Беренче салкыннар башлангач, авылларга кайталар, чөнки урманда азык табу авырлаша. 
Хәзер аларга җимлек ясар өчен кул астында барлык материаллар да бар. Аны балаларыбыз, оныкларыбыз белән бергә дә ясый алабыз. Кыш көне ашарга таба алмыйча тилмереп, ун песнәкнең берсе генә исән кала икән. Шуңа күрә һәркем кулыннан килгәнчә аларга булышса иде. 
Без үскәндә балалар гел нәрсә беләндер мәшгуль булды. Мин беренче класска 1959нчы елда кердем. Чапшар мәктәбе сигезьеллык иде. Мәктәп гөр килеп тора. Укучылар барлык чараларда да бик теләп катнаша. Көз көне урманда чыршы-нарат күркәләре, кышын тавыкларга көл, ашлама өчен тавык тизәге җыю – болар бар да мәктәп укучылары вазыйфасы булды. Язын агач утыртабыз, ялгыз әби-бабайларга булышабыз. Октябрят, пионер, комсомол җыелышлары, сборлар, линейкалар... 19нчы май – Пионер туган көнендә бөтен мәктәп коллективы белән Кәлти чишмәсенә походка чыга идек. 
Хәзер мәктәп системасы икенче төрле. Ләкин мәктәп укучылары кыш көне кошларга җимлекләр генә ясап куя алалар. Шулай итеп күпме кошны ачлыктан саклап калып булыр иде. 
Мәктәптә җимлекләр конкурсы үткәреп, җимлекләр куеп, балаларны изге эшкә өйрәтеп үстерер идек. Без бит моны булдыра алабыз. 
Мин үзем кыш җитсә оныкларым белән кошларга җимлекләр ясап эләм. Кошларның җим чүпләвен күзәтүе миңа да, аларга да бик кызык. 
Госман ХӘСӘНШИН,
Балтач районы, Норма авылы

Комментарии