«Хайван утка керми, ә кеше белә торып җәһәннәмгә эләгә»

«Хайван утка керми, ә кеше белә торып җәһәннәмгә эләгә»

Узган атнада Питрәч районының Шәле авылында 17 яшьлек егет мәчетне талаган һәм машина урлаган. Җирле мәчет имамы Тимур Латыйпов сүзләренчә, каракның мәчеткә инде икенче тапкыр кул сузуы икән. Беренчесе 24нче июньдә булган. Бу көнне мәчеттән сәдака акчасы тутырылган тартманы урлап качкан. Ә бу юлы ярдәмче йортка кереп, хезмәт машинасы ачкычын тапкан һәм машинага утырып качкан. Каракны тотканнар, тик ул машинага зыян салырга өлгергән. Кызганыч, тик мәчет милкенә кул сузу очраклары һаман арта. Берәүләр соңгы тиенен сәдакага дип бирсә, икенчеләр аны үз кулына төшерергә рөхсәт тә сорамый. Мондый күренешләр ник арта соң? Акчага табынучылар саны кимерме? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев белән сөйләштек.

– Кыямәт көне якыная, дибез. Юк, якынаймый, ул җитте инде. Галәмәтләрен үзегез күрәсез. Җирнең асты-өскә киләсе генә калды. Кеше бернәрсәдән дә курыкмый. Кыямәт алдыннан кеше Аллаһ Тәгаләдән курыкмас, диелгән. Бу очрак – шуның ачык мисалы. Иманың зәгыйфь икән, бөтен бозыклыкка барасың. Аллаһ Тәгаләнең бар һәм бер икәнен белеп, дини хаҗәтләрне Аңардан сорарга тиешбез югыйсә. Ул – бөтен нәрсә белән идарә итүче, ул яралтучы, хуҗа. Өстәвенә, ул ишетә, күрә, белә. Барысын да. Менә бу егетне дә Ул күреп тора. Нигә җәзасын бирми дип сорарсыз? Бу дөнья – имтихан йорты гына, җәза бу йортта бирелми. Төрмәдә утырып чыккан адәм дә мондый түбәнчелеккә бармас. Калебендә әз генә иман булса мәчет акчасын урламас. Зираттан да, мәчеттән дә берни алырга ярамый, кешенекенә тияргә рөхсәт ителми. Мәчетнең сәдака тартмасын урлаучылар бер Питрәчтә генә түгел, үзегез беләсез. Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә минем сезгә карата рәхмәтем булмаса, гөнаһларыгыз өчен мин сезне күптән юк итәр идем», – дигән. Ләкин Ул сабыр, чөнки җәза – икенче дөньяда көтә. Җәза урыны – Кыямәт. Бүген гамәл бар, хисап юк, иртәгә хисап бар, ләкин гамәл булмаячак.

– Карак дигән авыруны терелтеп буламы соң?

– Дөрес, караклык – авыру. Аны дәвалау бик авыр. Өшкереп дәвалыйсыңмы, кыйммәтле дарулар эчерәсеңме – әгәр кешенең иманы юк икән, ул янә шул адымга басачак. Хәзерге җәмгыять рухи кризистан тилмерә. Бу – иң куркынычы. Кеше имансызлыктан җәфа чигә. Кеше иманга килмичә, берни үзгәрмәячәк. Кешелекне һәлакәт көтә. Аллаһ – гөнаһларны кичерүче. Ул барысын кичерә, әмма кичерүен сорап ялынучылар юк. Дингә кайтмыйбыз икән, киләчәк юк. Нинди киләчәк булырга мөмкин? Радио, телевизорда нинди киләчәк турында сөйлиләр? Изгелек төшенчәсе югалган заманда, зина кылган, чишенеп йөргән халык белән нинди киләчәк төзеп булсын? Алар шайтанны үз юлдашлары итеп сайлаган. Ә шайтан көне-төне эшли, көн дәвамында аның золымыннан ераграк торырга кирәк тә...

– Акчага чукынган, ягъни табынган кешеләр була. Кешене моннан биздереп буламы? Ни өчен алар акча өчен иманын да сатарга әзер?

– Әйткәнемчә, җәмгыять авыру. Бердәнбер дару – иманга кайту. Хәзер дингә килүчеләр күп, диләр. Намаз уку – дингә килү дигән сүз түгел әле. Берәү намаз укый, ә намаздан соң зина кыла, аракы эчә. Бу – дингә килүме? Намазга бастым да, Аллаһның иң яхшы бәндәсенә әверелдем дип әйтү дөрес түгел. Намаз укы, гамәл-гыйбадәт кыл, тик гөнаһ кылма. Чын мөселман кешесе күктән алтын яуганда да аны җыймаячак, чөнки җиде кат күк өстеннән Аллаһ карап торганын белә. Акча авыруыннан чирлибез. Аллаһка шөкер, мин бу чирдән интекмәдем. Байлыкка кызыксам, күптән джипта йөргән булыр идем. Тән чирен дару белән дәваласак, нәфес чирен берни белән дә дәвалап булмый. Аны өшкереп дәвалап була, диләр, тик тулысынча түгел. Акча чире кагылган кеше күптән җир астында ята. «Адәм баласы комсыз һәм саран булып яратылды», – диелгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Заман ахырында кеше аз акчага да динен сатар. Шул вакыт җитмичә, Кыямәт көне килмәс. Кеше иртән мөселман булып уяныр, кичен кяфер булып йокларга ятар», – дигән. Акча өчен иманын, вөҗданын сатканнар күп. Моңарчы гел мәчеткә йөргән адәм бүген мәчеткә йөрми. Ник йөрми? Арт шәрифе астында калай кисәге бар чөнки, мерседеска утырган. Дүрт аягына баскан. Таякка калгач, кабат дин турында уйланыр, әмма соң булыр.

– Акчаның төп максаты нидән гыйбарәт соң?

– Төп максаты – сынау. Гамәл-гыйбадәт кылыр өчен тудырылган ул. Эгоист сыман бүтән кеше хәленә кермичә яшәп булмый. Кеше яшәү өчен ашарга тиеш, киресенчә түгел. Ашау өчен яшәргә хайван түгел бит без. Хайваннан аермалы буларак бездә акыл бар. Әмма кайчак кеше хайваннан да акылсызрак. Хайван утка керми, ә кеше белә торып, җәһәннәмгә эләгү өчен тырыша. Акча кесәдә генә булсын, калебкә кермәсен. Кызганыч, тик ул күптән канга сеңде, җелеккә кадәр үтте. «Бәхетсез сез, акча коллары», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.).

– Күрше хакы дигән сүз дә бар бит. Син бай яшисең, ә күршедәге әбинең ипигә дә акчасы җитми, ди. Күрше хакын үтәргә кирәкме?

– Әйе, хатыныма да гел әйтәм. Бер кисәк ипи кисәгенә тилмергән кешеләр бар. Алар турында онытырга ярамый. Аллаһ биргән нигъмәтләргә рәхмәтле булуга ни җитә?! «Әгәр син бай яшәп, күршең ач килеш йоклый икән, син мөселман түгел», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Күрше хакы – Аллаһ хакы. Күршеңә ярдәм итәргә кирәк, билгеле. Әмма бу күркәм сыйфатлар күптән юкка чыкты инде. Хәзер ярдәм итәм дип күршеңә керсәң, юләрләндеңме әллә, дип куып чыгарырлар.

– Хезмәт хакыннан «бусы сәдакага» дип акча бүлеп куярга кирәкме?

– Бүлеп куйсагыз була. Сәдака бирү Аллаһ Тәгаләнең ачуын баса. Сәдака бирүдән берәү дә ярлыланмый.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии