Хаҗ кылу – Согуд Гарәбстанына бару гына түгел

Хаҗ кылу – Согуд Гарәбстанына бару гына түгел

20нче июньдә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме юлга кузгала. 7нче июльдә хаҗ кылу башлана. Быел Татарстан өчен 810 урын күләмендә квота бирелде. Ә барырга теләүчеләр саны моннан ике тапкырга күбрәк. Мөселманнар нигә Согуд Гарәбстанына ашыга? Хаҗ кылуның дәрәҗәсе хакында Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, хаҗ кылу кемгә фарыз?

– Хаҗ кылу – ислам дине баганаларының берсе. Матди һәм физик мөмкинлеге булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Ләкин аның шартлары бар. Иң беренчесе – кешенең мөселман булуы. Биш вакыт намазын укып, ислам диненең бөтен йолаларын җиренә җиткереп үтәүче булса, тагын да яхшы. Кешенең физик яктан әзерлекле булуы да бик мөһим, чөнки хаҗ йоласын башкарганда зур араны җәяү үтәргә туры килә. Матди мөмкинлеккә килгәндә, ул хаҗның бәясен хәләл акчасы белән түләргә тиеш. Хаҗ юлламасын бүләк тә итәргә мөмкиннәр.

– Сер түгел, мәһәргә хаҗ сораучы кызлар бар...

– Бу – мода артыннан куу гына, чөнки яшь хатын-кызларны ялгызын гына хаҗга алмыйлар.

– Тагын нинди чикләүләр бар?

– Согуд Гарәбстаны куйган таләп буенча, 45тән яшьрәк хатын-кыз хаҗ сәфәренә йә ире, йә улы, йә ир туганы белән генә чыга ала. Шулай ук бик өлкән яшьтәге кешеләргә дә, мөстәкыйль төстә хаҗ йолаларын башкару кыен булса, ялгыз гына юлга чыкмаска киңәш ителә. Йөкле хатыннарны һәм шикәр авыруы булганнарны хаҗ кылырга алмаска тырышалар.

– Ә шулай да хаҗга бару өчен кредит алучылар байтак. Бу дөресме?

– Кредитка алынган акчаны процентлар белән кайтарырга туры килә, димәк, бу акча – хәрәм, чөнки риба ислам динендә зур гөнаһ. Хаҗны хәрәм акча белән кылучы үзе түгел, ә аның дөясе хаҗи булып кайта, дип шаяртып әйтәләр иде. Кеше хаҗга бурычсыз барырга тиеш, өстендә бирәсе акчалары булса, аларны биреп калдыруы хәерле. Әгәр дә хаҗга барырга теләге зур булып, күпмедер акчасы җитмәсә һәм аны кайткач түләргә мөмкинлеге булса, әҗәткә алырга мөмкин. Ул хаҗга киткәндә, минем белән берәр нәрсә була калса, машинамны яки башка милкемне сатып, бурычымны түләрсез, дип васыять әйтеп калдырырга бурычлы. Сәламәтлеге аркасында бара алмаса, үзе урынына башка бер кешене җибәрергә була, йә булмаса, фатиры яки башка берәр милке калган очракта, үзе өчен хаҗ кылуны васыять итеп тә калдыра ала.

– Хаҗ кылганда хаталансаң, нишләргә?

– Намазда ялгышсаң, сәҗдә сәхү кыласың. Монда исә, ваҗиб саналган әйберне үтәмәсәң, корбан чалырга тиеш буласың. Әмма хаҗ йолаларын үтәргә ярдәм итә торган төркем җитәкчеләре булганда, хаталану очраклары булмый диярлек.

– Хаҗның кечесе һәм олысы бар. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

– Гомрә, ягъни кече хаҗда ихрам киясең, таваф, сәгый кыласың, чәч кырдырасың һәм ихрам халәтеннән чыгасың. Олы хаҗга Мина һәм Мөздәлифә үзәнлегендә төн куну, Гарәфәт үзәнлегендә тору, таш ату, корбан чалу да өстәлә.

– Ике хаҗның да савабы бертигезме?

– Олы хаҗ – фарыз, кече хаҗ – сөннәт. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә гомрә белән олы хаҗны аралаштырыгыз, диелгән. Кеше иң беренче чиратта олы хаҗга барырга омтылырга тиеш, чөнки ул – Ислам баганасының берсе. Олы хаҗдан соң гомрә хаҗын кылырга була. Кече хаҗны, хаҗ көннәреннән башка, теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин, ләкин Рамазан аенда кылу яхшырак, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Рамазан аенда гомрә кылу минем белән бергә хаҗ кылуга тиң», – дигән. Кем хаҗ белән гомрәне кыла, фәкыйрьлектән һәм гөнаһлардан арыныр, дигән хәдис бар. «Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора», – диелә хәдисләрдә.

– Ни өчен хаҗны кыямәт көненең репетициясе, диләр?

– Бер урында берьюлы әллә ничә миллион кеше җыела. Һәркем үзен мәхшәр мәйданында Аллаһы Тәгалә каршында басып торган кебек хис итәчәк.

– Хаҗ сәфәренә кайберәүләр ел саен бара. Алар бик гөнаһлы кешеләрме?

– Бер хәдистә, кем Аллаһ өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында гөнаһ эш эшләмәсә, аннан анасыннан туган кебек пакь булып әйләнеп кайтыр, диелә. Ә менә Аллаһ синең хаҗыңны кабул иттеме-юкмы? Берәү дә белми. Хаҗга баргач, бөтен гөнаһлар да юылды дип ышанырга кирәкми. «Пәйгамбәребездән (с.г.в.) аның бер сәхәбәсе: «Аллаһның Илчесе, хаҗ кылу ел саен үтәлергә тиешме, әллә гомергә бер тапкырмы?» – дип сораган һәм: «Бер тапкыр гына, тик кемнең мөмкинлеге бар, аңа күбрәк тә мөмкин», – дигән җавап алган.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии