«14 яшемнән үк хаҗга җәяү бару турында хыялландым»

«14 яшемнән үк хаҗга җәяү бару турында хыялландым»

Быел хаҗ кылу 30 процентка кыйммәтләнде. Казаннан сәфәргә кузгалучыларга «эконом» юллама бәясе – 350 мең сум, ә «стандарт» пакет өчен 480 мең сум күләмендә акча түләргә кирәк.

Элегрәк Хаҗ сәфәренә бару күпкә авыррак булган, хәзер исә очкычка утырасың да барасың, дисәләр дә, авырлыктан курыкмаучылар табыла. Булат Насыйбуллин – шундыйларның берсе. Ул – 2017нче елда хаҗ кылырга велосипедта барган Татарстан егете.

– 14-15 яшемнән үк хаҗга җәяү барырга хыялландым. Элек бабаларыбыз хаҗга җәяү барганнар, юлда аның бөтен авырлыгын күргәннәр. Мин гомрә хаҗын кылдым, әмма самолетта очып, аның тәэсирен бик сизмәдем, – дип искә ала Булат.

Хаҗ кылырга бер ай кала Булат Түбән Новгородтан үзенә яраклы яхшы велосипед сатып алган, кирәк-яракларны әзерләп куйган. Аның ялгызы гына барасын белеп, иптәше Марат Фәйзиев та ияргән. Егетләр юлга 8нче июньдә кузгалган һәм октябрь аенда кире әйләнеп кайткан.

Егетләр сәфәрләрен Болгардан башлый. Ульяновскига барып җиткәндә, Марат хәлдән тая һәм больницага кереп дәваланырга мәҗбүр була. Булат юлны үзе генә дәвам итә. Әмма Волгоград шәһәренә барып җиткәндә, Марат аны куып җитә. Велосипедта түгел, ә скутерда! Егетләр Русия шәһәрләреннән соң Баку, Грузияне үтәләр. Төркия, Кипр, Мисыр, Иордания аша Согуд Гарәбстанына килеп җитәләр.

– Барысы 4500 чакрым җир үтелгән. Самолетта очу белән бергә 7 мең чакрым. Согуд Гарәбстанына барып җитәрбез дип бик ышанып та бетмәгән идек, – ди Булат. – Хаҗга визаны өч ай алдан алып булмый, бер ай кала гына бирәләр. Без визасыз чыгып киттек. Кипрга кадәр мәшәкатьсез килеп җиттек. Аллаһ ярдәменнән ташламады.

Кипрда егетләр бер атна дәвамында банк картасыннан акча ала алмыйлар. Акчаны алгач, Каһирәгә очарга туры килә – чөнки паром да, башка юлы да юк. Ә Мисыр башкаласында – хәрби режим. Юлны велосипедта дәвам итәргә рөхсәт бирмиләр. Хәтта автобуста да бару тыела. Егетләр самолетка билет алып, Шарм-әл-Шәехкә очалар. Аннан, паромга утырып, Иорданиянең Акаба шәһәренә киләләр. Биредә исә таможня хезмәткәрләре килеп, сезне депортациялибез, дигән хәбәр җиткерә һәм егетләрне кире Каһирәгә озата.

Булат хаҗ операторларына шалтырата башлый. Бөтен элемтәләрен куша, тик эш пешми. Нәтиҗәдә, Булат янә Мәскәүгә очып, андагы бер Дагыстан иптәшенә паспортларны биреп, әзер визалар белән әйләнеп кайтырга тели. Документларын һәм акча түләп, әзерләрен көтә башлый, тик хәбәр килми. Әмма Аллаһ Тәгалә аны ярдәменнән ташламый. Ул бер абруйлы кешегә шалтыратып, барысын да җайлый, Булат әзер документларын кулына ала һәм Каһирәгә оча.

– Әзер визалар белән без Акаба шәһәренә юл тоттык. Документлар тәртиптә булса да, депортация дип сөйли башладылар. «Сез бит әле яшь. Хаҗга картайгач барырсың әле», – диделәр. Тик таможня җитәкчесе өч йөз доллар түләгән очракта чик аша машинада чыгарып куярга ризалашты.

Мәдинәгә җитәрәк, машинаны туктаталар, бөтен кешенең паспортын җыеп алалар. Хаҗга автобуста килүчеләрне генә кертәләр, аерым килүчеләрне үткәрмиләр икән. Берни аңламыйча, нәтиҗәне көтеп утыралар. Инде килеп җиттек дигәндә генә, янә кайтарып җибәрерләрмени? Шулвакыт әллә каян гына болыт килеп чыгып, бик каты яңгыр коя башлый. Яңгыр яуганда теләк кабул була, диләр. Моны истә тотып, Булат та Аллаһтан ярдәм сорый. «Берничә минуттан полиция хезмәткәре йөгереп килеп, юлны дәвам итәргә рөхсәт бирде. Догам шул минутында ук кабул булды!» – дип гаҗәпләнеп искә ала Булат.

Мәдинәдән Мәккәгә барып җитәр өчен тагын 500 чакрым үтәргә кирәк. Бу араны велосипедта уза Булат. Бер көндә 189 чакрым җир үтә. Хаҗга бер көн кала Мәккәгә килеп җитә. Арыган булсалар да, хаҗ кылу җиңелләрдән бирелә егетләргә. Бер хәдистә: «Икәү юлга чыкса, өченчеләре булып Аллаһ үзе ияреп барыр», – диелгән. Моның дөрес булуына инанмый нишлисең ди ул?..

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Рәсемдә: Булат Насыйбуллин (сулда) һәм Марат Фәйзиев (уңда)

Комментарии