Мәчет ул мәктәп тә, мәдрәсә дә түгел

«Безнең гәҗит»нең һәр санын җентекләп укып барам һәм танышларым белән фикер алышам. Без күбебез олы яшьтәге укытучылар, мәктәп җитәкчеләре булып эшләгән пенсионерлар, яшь пенсионерлар. Фикерләү диапазоныбыз киң әле. Безне, барыннан да бигрәк, балалар, укучылар турындагы язмалар кызыксындыра. Шулай ук газетаның 11нче битендә чыгып килгән «Иманга юл» сәхифәсендә басылган мәкаләләрне дә күзәтеп барабыз.

Шул нисбәттән гәҗитнең 42нче санында (19 октябрь, 2016) Идрис хәзрәт Галәветдиновның Айрат хәзрәт турында язылган мәкаләсе бик кирәкле һәм вакытлы мәкалә. Идрис хәзрәт Галәветдинов, безнең белүебез буенча, киң кырлы дини белем иясе, күпләргә үрнәк күрсәтүче гадел хәзрәтләребезнең берсе.

Мин үзем шәхсән аңламаган килеш сүрәләрне ятлап, ничек кирәк алай намаз укучы халыкны бик өнәп бетермим. Инде күптәннән, башта гарәп телен ныгытып өйрәнергә кирәк, дип уйлый идем, укыган сүрәләрне сүзен сүзгә аңлыйсым килә. Шул вакытта гына кирәкле авазлар тиешенчә сузылып йә кыскарып, дөрес итеп укыла. Идрис хәзрәт тә бит үз мәкаләсендә: «Сарыф, нәхү дәресләрен алмасагыз, өйрәнмәсәгез, сез гарәп телен тиешле дәрәҗәдә белмәячәксез. Телне белү өчен аның грамматикасын, синтаксисын, морфологиясен, фонетикасын өйрәнү шарт булып тора. Әгәр дә сез гарәп телен белмәсәгез, Аллаһның Коръәнен дөрес итеп укый алмыйсыз. Шуны исегездә тотыгыз, гарәп телен белмәсәгез, Коръәннең мәгънәләрен аңламаячаксыз. Күпчелек халык гарәп телен белми, нәрсә укыганын аңламый, бозып укый. Аллаһы Тәгалә аның гыйбадәтен кабул кылмаячак», – дигән. Шушы ук мәкаләдә: «Аллаһы Тәгалә яшь, балигъ булмаган, акыллары камилләшмәгән балаларга да биш вакыт намазны йөкләмәгән. Чөнки аларның бәләгатькә җиткәнче (балигъ булганчы) акыллары камил үк булмый», – дигән сүзләргә ата-аналар игътибар итсеннәр иде.

Шушы ук «Безнең гәҗит»тә (№50, 14 декабрь, 2016) ничек итеп кечкенә балаларны тезләндереп, мәҗбүриләп Коръән сабакларын укыту турында да язган иптәш Илгиз Шәкүров. Казан шәһәре мәчетләрендә Таҗикстаннан килеп, балигъ булмаган балаларга Сәид әфәнде Коръән сабаклары үткәрә аламы? Аның ул эшкә белеме җитәрлекме? Ай-һай җиңел карыйлар балаларны укыту мәсьәләсенә. 10 ел буена үзебезнең Татарстаныбызда Диния нәзарәтендә аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт белемен үстерү өчен Мороккога Титуан шәһәренә киткән. Әле бит Айрат хәзрәт булып, ул да белемен күтәрү турында уйлап эш итә.

Ә менә Казанның «Гаилә» мәчетендә уйлап-нитеп тормыйлар, Әлфия ханым белән Сәид әфәнде, мәчеткә урнашып, дәрес биреп яталар. Хәтта 2 яшьлек балаларны да тезләндереп, синтетик яулык (бала өчен зыянлы кием) бәйләтеп, башы һава сулый алмаслык итеп, балага зыян китереп, укытырга исәпләре. Ата-аналар балаларын мәчеткә кертеп калдыралар да үз эшләре белән китәләр. Укучы балаларның бердәнбер ял көнен физик шөгыль, культура, музейларга йөртеп, физик һәм аң ягыннан мәгълүмат тупларга ярдәм итәсе урынга, бала теләсә, теләмәсә дә, мәчеткә китереп калдыралар, җайлы бит. «Гаилә» мәчетендә укытучы иптәшләрнең медицина белешмәсе, педагогик белешмә кәгазе, лицензияләре бар микән? Әйтелгән документлардан башка балалар укыту кайда гына булса да тыелырга тиеш бит закон нигезендә. Бу турыда хәбәрче Илгиз Шәкүров берни дә язмый. Ә бит мәгариф турындагы законның 35нче маддәсендә, 5нче һәм 7нче бүлекләрдә бу турыда күрсәтелгән.

Мин сүземнең башында Идрис хәзрәт Баһаветдиновның Коръәннән алынган сүзләрен китергән идем. Ә хәзер уйлап карыйк әле: балигъ булмаган балаларны Коръән сүрәләрен аңламыйча ятларга мәҗбүр итү дөресме? «Минем урынга җәннәткә керәсең киләме соң синең? Үзең укы, әти!» – дип җавап биргән бит бала.

Мин үзем муллалар нәселеннән. Әбием заманына күрә укымышлы кеше, Минзәләнең өяз мәдрәсәсен тәмамлаган, 1912нче елда аларга очрашуга Габдулла Тукай килгән булган, аны шунда күргәнен сөйли иде.

Кечкенәдән безгә кешене рәнҗетмәскә, ярлыларга ярдәм итәргә өйрәттеләр. Беркемне дә тезләндереп, сүрәләр ятлатмадылар. Әбием үзе гарәпчә яхшы белгәч, безне 10га кадәр гарәпчә санарга, гарәп хәрефләрен танырга өйрәтте. Алга таба үзегезгә кирәген үзегез өйрәнерсез диде. Тегү-чигү эшләренә дә ул өйрәтте, урыны җәннәттә булсын. Аны, олылап, авыл балалары абыстай әби дип йөртәләр иде. Коммунистлар да бер генә сүз дә әйтмәделәр, чөнки Коръән ашы һәрбер йортта уздырыла иде.

Балаларны куркытып, аларда кешелек сыйфатлары тәрбияләп булмый. Ата-анасы яхшы кеше икән, бала күреп үсә аларны. Ә талашып-сугышып, үзләре шунда намаз укып, балаларны мәҗбүриләгән әти-әниләр минем күршемдә генә яши. Дини гаилә без, дип йөрүчеләрне яхшы әдәпле дип уйлап, ялгыша күрмәгез.

Баланың хокуклары турында да язасым килә. Бала – шәхес бит ул. Аның хокукларын кимсетергә хәтта ата-анасының да хакы юк. Коръәндә дә әйтелгән: балигъ булмаган баланы мәҗбүриләү дөрес түгел. Бала бала булып калырга хокуклы. Аның хокукларын бозу – җинаятьме? Әллә инде гамәлдә булмаган юләрлек алга таба да дәвам итәрме?

Равия САМАТОВА,

Казан шәһәре

Комментарии