«Ир-ат булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый»

«Ир-ат булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый»

Авылларда мәшәкатьле дә, күңелле дә чор хәзер. Ник дисәң, авыл халкының ел әйләнәсе тырышып, көч куеп үстергән маллары кулга керер чак – сугым чоры җитте. Мал сую – җаваплы һәм зур эш. Итнең хәләл булуын теләсәң, билгеле бер кагыйдәләрне исәпкә алу мөһим. Ислам дине таләпләре буенча терлек чалуның нинди кагыйдәләре бар? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шул хакта сөйләштек. 
– Рөстәм хәзрәт, Ислам дине буенча терлек чалуның кагыйдәләре бармы? 
– Малның хәләл булу-булмавы аның ничек чалынуына бәйле. Шәригать буенча иң элек мал суясы коралларыбызның нинди икәнен кайгыртырга кирәк. Әйтик, пычакның үткен булуы – төп таләп. Аны алдан әзерләп, үткенләп, мал суеласы җиргә алып барып кую дөрес. Пычакны мал янында үткенләргә ярамый. Аны сугымга дигән җан иясе күрергә тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә безгә үз хокукларыбыздан тыш, хайваннарның да хакларын үтәргә чакыра. Аларның хаклары булган кебек, безнең дә аларга карата бурычларыбыз бар. Хайваннарга да курку, кайгыру, ярату, борчылу хисләре хас. Шул сәбәпле, Пәйгамбәребез (с.г.в.) чалырга әзерләнгән мал янында пычак үткенләүне тыйган. Бервакыт ул сарык чалырга әзерләнгән кеше яныннан узып барышлый, пычак үткенләүченең пычагын сарыкның аягына куйганын күрә, ә сарык әледән-әле шул пычакка карый. Шунда Пәйгамбәр сүзгә килеп: «Син моны алданрак башкара алмадыңмы? Ничек инде син малны ике тапкыр үтерәсең?» – дигән.
Терлекне сугымга алып чыгуны да җайлап кына башкарырга кирәк. Малны кыерсыту тыелган. Малны алып чыкканнан соң, аны кыйбла тарафына каратып, сул ягына яткыру дөрес. Пычакны уң кулга алып: «Бисмилләһир, Аллаһу әкбәр!» – дип чала башлыйсы. Мал чалганда үзебез дә кыйблага карап басабыз.
Шунысы да мөһим: мал суйганда, бу гамәлне башка терлек-туар күрергә тиеш түгел. Моны башка маллар күзеннән ерак булган урында башкару хәерле.
Билгеле булганча, терлек суйганда, аның өч аягын бәйлиләр, берсе кала. Малның каны чыгып бетәргә тиеш. Шушы шартлар үтәлеп чалынган малның ите хәләл булыр. Ток, таш белән үтергән хайван итен ашау хәрам санала.
– Безнең халыкта дуңгыздан кала башка хайваннарның ите «хәләл», дигән фикер бар. Димәк, бу дөрес түгел?
– Хайванның нинди шартларда һәм ничек суелуы мөһим. Шуннан соң гына хәләл дип фикер йөртергә була. 
– Мал суйганда ниндидер дога уку кирәкме?
– Чалганда: «Дөреслектә, минем намазым (догам) һәм корбаным (үтәгән дини йолаларым), яшәвем һәм үлемем – барчасы да галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ Тәгаләгә генәдер. Аңа тиңдәшләр юктыр», – дигән доганы әйтергә мөмкин, хәерле булыр. Гомумән, кешенең малны чалганда Аллаһ Тәгаләгә нинди мөрәҗәгате бар, ничек дога кыласы килә, үз телендә дога кыла ала. Шушы доганы укырга кирәк дигән сүз юк.
– Хайван сую гөнаһ саналмыймы?
– Әгәр дә хайванны Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, үзебезгә ризык өчен дип чалабыз икән, бу очракта бернинди дә гөнаһы юк. Аллаһ Тәгалә безгә малларны файдалану өчен биргән. Әгәр дә ки аларны мәсхәрәләп, кимсетеп, кирәкмәгән гамәлләр өчен, интектереп чалабыз икән, менә монысы – гөнаһ.
– Хатын-кызлар һәм балалар сугымда катнаша аламы?
– Мөмкин булганда, малны ир-атлар чала. Әгәр дә ир-ат юк, әмма мал чалырга кирәк икән, хатын-кызларга да рөхсәт ителә. Бу инде бик кирәк булган очракларда гына. Ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый.
– Сугымга әзерләгән малны жәлләргә ярыймы?
– Юк, сугымга әзерләгән малны жәлләргә кирәкми. Әйткәнемчә, аны Аллаһ Тәгалә безгә ризык итеп бирде. Аны без Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен чалабыз.
– Хәзрәт, мөселман кешесенә чалырга рөхсәт ителмәгән терлекләр бармы? 
– Мөселман кешесенә чалырга рөхсәт ителмәгән терлекләр бар. Бу урында дуңгызны әйтергә була. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: «Казык тешләре булган төрле ерткыч хайваннарның итен ризык итеп куллану тыелган», – дип кисәтә.
Галимнәребез әйтә, дуңгызны үрчетү булсынмы, сатуда катнашумы яисә аңа бәйле башка эш башкару да мөселманнарга тыелган. Хәтта ки мөселман булмаган кешеләр өчен үрчетәм, сатам, дисә дә, мөселман кешесенә шәригать тарафыннан бу тыела.
Аллаһ безгә чиста, хәләл әйбер ашарга рөхсәт иткән. Ерткыч булмаган хайваннарны ашарга ярый. Боларга еланнар керми. Хайван «бисмилла» әйтеп чалынган булырга тиеш. Куян ислам шартлары буенча чалынган булса, аны ашарга ярый. Сыер, сарык, тавыкны да бисмилла белән чалырга кирәк. Балыкны чалу таләп ителми. Ул болай да хәләл санала. 
– Ауда тотылган кабан, үрдәк ите хәләлме?
– Кабан, дуңгыз – бу хайваннар теләсә нинди формада да безнең өчен тыелган. Йөз тапкыр чистартып, бисмилла укысаң да, аларны ашарга ярамый. Үрдәк ите хәләл, тик аучы мылтыктан атканда, бисмилласын әйткән булырга тиеш. Ул атылган хайванны тапкач, хайван әле исән булса, аучы бисмилла укып, аны чалырга тиеш. Бары шул очракта гына җәнлек яки кош итен ашарга ярый.
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии