НИГЕЗ ТАШЫН НИШЛӘТИК?

Арча районы Кырлай авылындагы иске йортыбызны сүттек. Хәзер өй торган урынны бакча итәргә телибез. Тик йортның нигез ташлары бик күп калды. Аны мунча салганда, гараж төзегәндә кулланырга ярый микән? Ырым-шырым ягыннан дип әйтүем? Бервакыт йортның нигез ташын кулланырга ярамый дигән сүз ишеткән идем, шуңа шикләнеп калдым – дөрес сүз микән?

Габделфәрт УРАМШИН,

Казан шәһәре

Әлеге уңайдан интернетта шактый эзләнсәк тә, ырым-шырым ягыннан төгәл җавап таба алмадык. Иске нигез ташын куллануның төзүчелек ягыннан гына ярау-ярамавын ачыклый алдык. Бер яктан экономия булса да, ул ныклы фундамент була алмый, дип аңлата төзүчеләр һәм зур корылмалар төзегәндә яңа нигез ташы салуны киңәш итәләр.

Ырым ягыннан йортның нигез ташын башка корылма салуда куллану – ярый торган гамәлме, дигән сорауга республикабыз диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мондый шикләнүләр, нигез ташын куллану тирәсендәге тыюлар – урынсыз, бары тик ырым-шырым гына, диде. Хуҗалар үз күңелләрен тынычландыру, шикләрен тарату өчен 7 тапкыр Нәф сүрәсен укысын, диде ул.

Комментарии