Авылыбыз иманлы, имамлы

Авылыбыз иманлы, имамлы

«Авылга килеп керүгә, халыкның ничек яшәве аның йортларыннан күренә. Безнең алда иң нык, матур, чын мәгънәсендә үзенчәлекле, иманлы авыл – Курса Почмак авылы»

(Сеҗе авыл җирлегенең хисап концертындагы чыгышыннан.)

«Тамырлары җир өстенә чыгып торган агачның җирдән дым алу мөмкинлеге кими; аның ботаклары зәгыйфь була, яфраклары корый, ул җимеш бирә алмый, димәк, бер файда да китерә алмыйча юкка чыга. Әгәр агачның тамырлары тирәнгә китеп үсә торган булса һәм күзгә күренеп тормаса, ул күп дым суыра, тамырлары су белән тула, яфраклары яшел төстә була, бу агач яхшы уңыш бирә, кешеләрне куандыра», – дип яза Әл-Мухасиби (р.г.) кешенең кылган игелекле гамәлләрен уңыш бирүче агач белән чагыштырып. Чыннан да, үзенең йөрәге кушкан игелекле эшләр башкарып, халыкка хезмәт итеп, шул изге гамәлләренең тамырын бәндәләрдән яшерен саклап, күкрәк сукмыйча, тыйнак кына яшәп ятучы кешеләребез бар әйләнә-тирәбездә. Андыйларның кылган эшләрен халык барыбер күрә, бәяли, чын күңеленнән рәхмәт укый.

Курса Почмак авылында яшәүче, аның мәчетенең имамы булган Ибраһим хәзрәт Исмәгыйлев нәкъ менә шундыйлардан. 1940нчы елда туып, олы хезмәт юлын Курса Почмак сөтчелек фермасында үткән Ибраһим абзый алдагы гомерен дин юлына багышлый. 2005нче елда Арча мәчете каршындагы башлангыч мәдрәсәне тәмамлап, ул безнең мәчеттә башта мәэзин вазыйфасын башкара. Уртача буйлы, ябыграк гәүдәле, тыйнак кына киенгән (чалма-чапан кими) бу кеше чын мәгънәсендә хезмәт сөюче, тәртип яратучы. Бер эшне дә кешегә кушарга, башкалардан көтеп торырга яратмый ул. Мәчет юлларын кардан ачаргамы, келәмнәр кагаргамы – кемдер уйлаганчы, ул инде ялт итеп эшләгән була.

«Мәчеткә су кертү юлларын, канализация канауларын үзем казып, тәһарәтханә эшләттем», – дип сөйләде ул, уңайлыклар турында сорашкач. Тәүлеккә өч тапкыр: кар-буранмы, яңгыр коямы, төнге бердә-икедә таң беленгән вакытмы – авылыбызда һәркөнне, йөрәкләргә үтеп кереп, манарадан моңлы азан яңгырый. Ибраһим абзыйның кайгыртуы, җәмәгать вәкиле Мөхәммәдиев Харисның материал табудагы тырышлыгы, «Ак барс» ширкәте җитәкчесе Сәләхов Шәйдулланың акчалата ярдәме һәм мәчеттә булган хәер акчасы белән 2010нчы елның җәендә авылыбызның зираты зурайтылып, һәр яктан тимер койма белән әйләндереп тотылды. Өмәләргә җыелып, аның ике ягын да буяп чыктык. Ничек өлгерә бу тынгысыз Ибраһим абзый, ничек аның аяклары чыдый? Бер караганда, ул зиратта өмәчеләрнең эшен оештыра, икенче карыйсың, азан әйтеп ирләрне намазга чакыра, бераздан, ул инде ялт иткән хуҗалыгында терлек, кош-корт карый.

Имам хатыйп вазыйфасы йөкләнгәч, Ибраһим хәзрәт авыл, мәхәллә халкы өчен, мәчетнең эшчәнлеге, төзеклеге өчен үзен тагын да җаваплырак тоеп эшли башлады – болар инде барысы да минем күз алдымда. Чөнки 2014нче елның язында Арча Җәмигъ мәчете каршындагы башлангыч мәдрәсәне тәмамлап кайткач, мине мәчет киңәшмәсенә чакырып, казначей итеп сайлап куйдылар, һәм барлык акчага кагылышлы яки акчага кагылышы булмаган мәсьәләләрне без, Ибраһим хәзрәт, аның ярдәмчесе, сәркатип Харис Мөхәммәдиев, мин – бергә уйлашып, картлар белән киңәшләшеп хәл итәбез. Мәсәлән, җыелган фитыр сәдакасын һәр елны ятимнәргә, гарипләргә, ялгыз карчыкларга бүлеп, исемлек төзибез, үзем инде һәрберсенең өенә барып хәлләрен белешеп, тапшырып киләм. Чыннан да, әле белемле, тырыш, өлгер булуың гына җитми, нинди дөрес күңелле, тәкъва кеше булырга кирәк икән имамга! Әле күптән түгел «Акчарлак» газетасында «Хәер акчалары кайда?» дигән мәкалә укыдым. Анда «Мәчеткә газ кертәм дип авыл башлыгы 30 мең сум акча алган иде. Газ да юк, акча да юк… Бүген мәчет катып үлмәле суык…» – дип язганнар. Әлхәмдүлилләһ, безнең мәчетебез май шикелле җылы, чиста, якты. Аллага шөкер, авыл җирлеге башлыгы да, беркем дә хәер акчасына – мәчет кеременә нәфесен сузмый һәм суза да алмый: һәрбер сумма тиененә кадәр төгәл исәптә, Ибраһим абзыйның тырышлыгы белән гамәлгә ашып бара. Ә нинди зур эшләр башкарып чыкты ул шушы 3-4 ел эчендә мәхәлләбездә?! Мәчет түбәсен яңа калай белән ябу, манарасын яңарту дисеңме, тәрәзәләрен пластикка алыштыру, түшәмен яңа материал белән кагу, капка-коймаларын ремонтлап тору, зират коймасының эчен-тышын өр-яңадан буяп чыгу, елына ике тапкыр тракторлар һәм пычкылар белән килеп (аларга ягулыкны түлибез) зиратны чистарту һәм башка бик күп эшләр – барысы да мәхәлләбездән кергән хәер акчаларына эшләнә бит. «Бу айның акчасына мәчетнең укыту бүлмәсенә проектор алыйк (ноутбугыбыз бар), ә икенчесендә зиратка «Штиль» пычкысы, – дип тәкъдим итә ул җыелганда. – Мәхәлләбез халкына, читтәге авылдашларыбызга Аллаһының рәхмәте булсын, исән-сау булсыннар, иманнары нык булсын», – дип һәрдаим дога кыла. Шулай ук узган җәй мәчет бинасын үз хисапларына калай белән тышлап, тышкы ягын матурлаган, яңарткан абыйлы-энеле эшмәкәрләр Җиһангиров Фәрит белән Равилгә рәхмәт укый Ибраһим хәзрәт. Тынгысыз, олы җанлы бу дин әһеле гел кеше арасында: җыеннарда вәгазь сөйли, кемгәдер киңәшен бирә, авыручының җанын дәвалый. Барлык дини вазыйфаларны җиренә җиткереп үтәве белән ул авылыбызда һәм тирә-юньдә хөрмәт яулады. Мәчетебездә 2004нче елда балалар укуы оештырылды. Анда җиде ел мөгаллимә Фирая апа төрле яшьтәге балаларга тырышып дин сабагы өйрәтте, хәзерге көндә балалар һәм өлкәннәр группаларын укытуда Равия мөгаллимәбез бик яратып хезмәт итә. Бабайларыбыз һәркөн өйлә намазына һәм дә җомга, тәравих намазларын калдырмыйча йөрергә тырышалар, коры җәйләрдә җәмәгать белән басуга чыгып истиска намазы уку оештырыла.

Элекке гореф-гадәтләребез белән бергә яңа йолалар да урнашып бара. Мәүлид бәйрәмен үткәрү, өлкәннәр көненә чәй әзерләү, бала тугач, гакыйка корбаны чалу, туган көннәрдә күркәм Коръән ашы үткәрү традициягә керде. Узган җәй авылдашларыбыз Сәрия һәм Ралиф Фәсхиевлар нәфел корбаны чалып, мәчет ишек алдында халыкны җыеп, аш үткәрделәр, ул балаларның дога уку ярышлары, уеннары белән бизәлде. Быел әле 9нчы мартта Арчада мөгаллимәләр-абыстайлар җыенында, баш имамыбыз Раил хәзрәт үзенең чыгышында бик мәгънәле мондый сүзләр әйтте: «Дин – ул рухи дөнья, һәм ул үз эченә бер юнәлешне генә алмый, ул күпкырлы, аңа белемнәребез дә, барлык дини йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне саклап әдәпле, сәламәт яшәвебез дә, матурлык тудыра белүебез дә керә».

Корбан гаете көне күз алдыма килеп баса. Ибраһим хәзрәтнең иртәнге намазга чакырып әйткән азан тавышы ишетелә. Бераздан урамнан мәчеткә таба килгән халыкның «Әллааһу әкбәр, Әллааһу әкбәр» дигән тәкбире яңгырый. Урамның ике башыннан тезелеп килгән ир-атның иге-чиге юк: ирләр, балалар, кайткан кунаклар… Бу тәкбирдән күңелләр тула: «Аллаһым, гел шулай булсачы, иманыбыз нык булсын иде, шушы балаларыбыз хакына, аларны начарлыклардан саклап, рухларын нык, иманлы итеп тәрбияләү хакына мәчетләребездә Аллаһы ризалыгы өчен намазлар укып, динле-намазлы, бай рухлы яшәсәк иде, иншаллаһ», – дим.

Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Арча районы, Курса Почмак авылы

Комментарии