- 17.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №32 (14 август)
- Рубрика: Иманга юл
21 ел бергә эшләү дәверендә әхлак мөгаллимнәре шулкадәр дуслашты, очрашсак, серләшеп сүзләр бетми. Уку елын тәмамлау җыенын зарыгып көтеп алабыз. Ул ел да республика һәм чит төбәкләрдән килгән олуг кунаклар катнашында онытылмас бәйрәм була.
Быел ул Норма урта мәктәбендә узды. «Милли-әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелек хезмәттәшлеге» дип исемләнгән шушы чарада мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә күренекле дин галимнәре Ф. Мифтахов, район җитәкчеләре, Башкортстанның Борай районы һәм Саба районы мөхтәсибләре катнашты.
Кунаклар мәктәп музеен, күргәзмә залын карады, борынгы татар милли ризыкларыннан авыз итте, аеруча борчак кесәле ошады бугай үзләренә.
Дәрес бүлмәсенә кергәч, шамаилләр күргәзмәсен күреп «аһ» иттек. Мактануым түгел, музей, күргәзмәләрне аз күрмәдем. Ләкин мондагы зур-зур шәҗәрәләр олуг кунакларны да таң калдырды. Залның икенче ягында дини бәйгеләрдә укучылар яулаган диплом-бүләкләр (анда оныгым Данияр Садыйковның да дипломын күреп, горурланып куйдым). Күргәзмәдәге шамаилләрне укучылар үзләре иҗат иткән. Укучы Нигина Баһаветдинова исә һәр кунакка бүләк әзерләгән – һәммәбез «Аллаһ» сүзе язылган шамаилле булдык.
2нче сыйныф нәниләренең пәйгамбәрләр турында кыйссаларны ихлас башкаруы да күңелне хисләндерде. Сөембикә ханбикә киемендә бер кыз бала моңлы мөнәҗәт әйтеп, күзләрне яшьләндерде.
Әхлак мөгаллимәсе Венера Хөсәенова дәресен Р.Фәхреддиннең «Без бетә торган кавем түгел» дигән сүзләре белән башлады. Укучылар бергәләп, ни өчен бетә торган түгел, дигән сорауга җавап эзли. Җир йөзендә 193 мең милләт бар. Ислам динендә милләтләргә караш ничек?
Дәрестә милләтләр мәсьәләсен өйрәнү очраклы түгел. Чөнки монда берничә милләт баласы белем ала, катнаш никахтан туган балалар да бар.
Күренекле галим Ш.Мәрҗәни: «Милләтне өч нәрсә саклар – милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт», – дигән.
Динне нәрсәләр саклый соң? «Гыйлем, нәселне саклау, нәселең белән горурлана белү, җанны саклау (Аллаһ кушканча яшәү), малны саклау», – дип җаваплана укучылар.
Ислам дине милләтләрне сакларга, үзара тату яшәргә куша.
Галим Локман Хәкимнең нәсыйхәтләре белән танышу да укучыларга кызыклы булды. Анда ата-аналарга «Әгәр кечкенә вакытта балага Аллаһы Тәгалә турында күп сөйләмәсәң, картаймыш көнеңдә Аллаһы Тәгаләгә балаң турында күп сөйләргә (зарланырга) туры киләчәк», диелгән. Бик дөрес нәсыйхәт бит!
Атаклы галимнәрнең татарлар турында фикерләрен өйрәнү, һичшиксез, балаларда үз халкына хөрмәт, аның белән горурлану хисләре уятты.
Китап күргәзмәсенең иң бае – Җәлил хәзрәткә багышланганы. Республикада беренчеләрдән дин гыйлемен укытуны башлап җибәргән галимнең күргәзмәгә ике дистәдән артык китабы куелган.
Күп телләр белү өчен иң элек ана телеңне белү кирәк. Татар телен белсәң, 41 милләт вәкиле белән тылмачсыз аралаша аласың. «Татарга тылмач кирәкми» мәкален ишеткәнегез бардыр, шәт. Фикерне дәлилләп, Җәлил хәзрәт мисал китерә: «Бер самолет тулы делегация Кытайның Өремче шәһәренә бардык. Шәһәрдә уйгурлар яши. Язулары – бабайлар укыган-язган гарәп имласында. Уйгурлар белән без – дүрт дин әһеле – тылмачсыз аралаштык, язуларын да аңлап укыдык. Руслар арасында горурланып йөрдек.
Һәр милләт – үсеп утыручы агач. Күңелдә нинди агач үстерсәк, телдә шул агачның җимешләре. Черегән агач җимеш бирми – шуны истән чыгармыйк. Кызларыбыз милләт анасы булсын! «Ир-атка ияргән дин капкага хәтле, хатын-кызга ияргәне өйгә хәтле керә», – ди хәзрәт.
Дәрестә катнаш никахлар мәсьәләсе дә кузгатылды. Катнаш никах – милләт тамырына балта чабу ул. Хәтта туйда ук каршылык туарга мөмкин. Менә тормыштан берничә мисал. Әтисе татар, әнисе башка милләттән булган егет рус кызына өйләнә. Туйда әтисе сүз алып: «Мин үзем татар, минем улым да татар инде» – диюгә малай әтисенә селтәнеп җибәрә, бәхеткә ара ерак була.
Катнаш никахтан торган яшь гаиләнең беренче балалары үлә. Кабер казып, юып-кәфенләгәннән соң, әни кеше баласын рус зиратына алып китә. Татарга кияүгә чыгып, гомер уртасына җиткәч, башта ире, аннан улы үлгән ханымның әрнеп: «Үз милләтем кешесенә чыкмаганга миңа Ходай җәзасыдыр бу» – дигән иде.
Менә тагын бер гыйбрәт: тәмугның беренче баскычы – башка өммәткә кияүгә чыгу йә өйләнү. Икенчесе – балаларны туган телгә өйрәтмәү, өченчесе – үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен оныту. Газизләренә карата шушы 3 таләпне үтәмәгән әти-әнине алда тәмуг көтә. Бүген дәрестә утырган егет-кызларыбыз – булачак әти-әниләр. Әлеге укучылар – «Татар халкының милли үсеш стратегиясе»н тормышка ашырасы буын. Чөнки ул күп елларга исәпләнгән. Шуңа да педагогның укучыларга: «Милләтне үстерү өчен без нишли алабыз?» – дигән соравы бик урынлы.
Әдәбият дәресендә 10нчы сыйныф укучылары Г.Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәрен өйрәнделәр. Аны югары категорияле татар теле мөгаллимәсе Гөлфия Җәләева үткәрде. Г.Исхакыйның: «Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән ул халык үзе бетә», – дигән сүзләре һәммәбезне тетрәндерде. Әсәр язылуга 117 ел узса да, проблема калган. Ул чакта да милләт бер аякта басып торган, бүген дә бер аякта. Сыңар аякта озак басып торып булмый. Милләт киләчәге бүгенге яшьләр кулында. Аларга дөрес тәрбия бирү әти-әни һәм мөгаллимнәр җаваплылыгында.
Быел гаҗәп бай эчтәлекле «Кариле» китабы дөнья күрде. Аны чыгаруга күп хезмәте кергән Гөлсем Миңлебаева күп еллар мәктәптә математика укыткан кеше. Китапта Норма җирлегенә кергән мәчетләр турында да бай материал бар. Гөлсем ханым бу китапны олуг кунакларга бүләк итте. «Тарихның дәвамын язу, укучылар, сезгә тапшырыла», – диде Гөлсем апалары.
Нык арыган булсам да, Балтачта «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсендә дә катнаштым. Биредә дә Нормада үткән күркәм дәресләрне кат-кат мактап телгә алдылар. Чыгарылыш укучыларының да, бүгенге яшь имамнарның да күбесе әхлак дәресләрендә дини гыйлем белән танышкан. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева үзе дә мәктәптә укыганда намаз, Коръән уку бәйгеләрендә катнашкан булган.
Язмамны борынгы риваять белән тәмамлыйсым килә. Үлекләрне терелтүче, сукырларны күзле итүче Гайсә пәйгамбәр урамнан чабып бара икән. Аннан: «Кемнән качасың?» – дип сораганнар. «Ахмактан качам, – дигән ул, – чирле үзенең чирен белә, ахмак ахмаклыгын белми». Ахмаклыгын белмәгән маңкортлар үстермәсәк иде.
Мәктәптән тыш тәрбия үзәге педагогы
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы
Комментарии