Аерылышулар элек тә булган, хәзер дә

Аерылышулар элек тә булган, хәзер дә

29нчы июль көнне «Таяну ноктасы»нда мәһәр турында сөйләшү булды. «Безнең бабаларыбыз инкыйлабка кадәр мәһәргә берничә сыер сораганнар. Мәһәр даими рәвештә зур иде, гаилә таркалу да ноль иде, ноль! Ну… йөздән бер анда, меңнән берсе булгандыр. Мәһәр бик мөһим. Никахның тотрыклылыгы шуннандыр», – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Килешеп бетеп булмый хәзрәтнең бу сүзләре белән. Мин бабаларымның шәҗәрәсе белән кызыксынып, ярты гасыр дәвамында (56 ел) язып барылган «Метрикә дәфтәрләре» белән таныштым. Казан өязе, Суксу волосты, Олы Битаман авылында 1834нче елда 11 никах һәм 2 гаиләнең таркалуы теркәлгән. Шул икенең берсе бабам Мөхәммәдәмин Сәли улы (1769-1841) гаиләсе. Аның ике хатыны булып, Бәдигыльҗамал Әмир кызын аерып җибәргән. 1835нче елда 7 никах теркәлгән, 2 гаилә таркалган. 1839нчы елда 5 никах теркәлгән, 3 гаилә таркалган. Соңгырак дәверне, ягъни 1865 елны карасак, 9 никах һәм 4 аерылышу теркәлгән. Ул дүртнең берсе бабам Заһир Таһир улы (1833-1913) гаиләсе. Аның Фатиха һәм Шәмсебану исемле ике хатыны булып, Фатиха Сәлимҗан кызын аерган. Каралган 56 елның 12сендә генә аерылышулар булмаган. 56 елның 11ендә генә берәр гаилә таркалган.

Күренә ки, хәзрәтнең «гаилә таркалу ноль иде, ноль!» диюе дөрес түгел. Бер алган хатынны аеру, икенче хатын алу кебек сөйкемсез эшләр элек тә булган. Бәлки, күбрәктер дә… Шул ук өяз, шул ук волостка нисбәтле башка авылны карасак, мисалга Айбаш Көеге авылы Метрикәсен, 1907нче елда 13 никах булган, 7 гаилә җимерелгән. Өбрә авылында 9 никах теркәлгән, 6 никах өзелгән. Хәтта, 8 айлык корсагы (хамилә) булган хатынын да аерганнар. Араларында өлфәт вә мәхәббәт юклыгыннан, дип язып, имам кулын куйган. (1906нчы ел, Фонд №204, Опись №177, Дело №938)

Хәзрәтнең, мәһәр бик мөһим, никахның тотрыклылыгы шуннандыр, диюе дә бәхәсле. Совет социализмы вакытында калым-мәһәр искелек калдыгы, дип тамгаланды. Кызлар сатлык мал түгел, гаилә исәп-хисапка нигезләнергә тиеш түгел, диделәр. Һәм коммунистларның бу пропагандасы шәригать хөкеменнән үтемлерәк булды. Мәһәр истән-саннан чыкты. Аны берара бар дип тә белмәделәр. Кыз урлау, ябышып чыгу өчен дә мәһәрнең кирәге булмады.

«Исеме Габделбарый,

Җегете җегет булгачтын,

Идәне җир дә ярый», – дип җырлыйлар иде Казан артында, илле-алтмыш еллар элек.

Мәгәр, бүгенге көн белән чагыштырсак, гаиләләр күпкә тотрыклырак иде. Сөйләшүдә мәһәрнең күләме турында да сүз куерттылар. Тик, ни өчен татарлар мәһәргә җитди карамыйлар, дигән сорауга гына җавап табылмады. Остазның алтыннан кыйммәтле сүзе белән нокта куям: « Ханга якынайма, фигылең азмаса. Түрә кызын алма, Ходай язмаса».

Биектау авылыннан сәлам күндереп,

Габдерәшид ТУКТАРОВ

Аерылышулар элек тә булган, хәзер дә, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии