- 17.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №24 (14 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Газетабызның узган 23нче санында (7нче июнь, 2017), «Азатлык» радиосы сайтыннан алып, «Кайбер мәчетләрдә ифтарга талон белән генә кертәләр» дигән мәкалә биргән идек. Әлеге язма газетада басылганнан соң, «Ярдәм» мәчетенең матбугат хезмәтеннән элемтәгә чыктылар. Мәкаләдә: «Бу мәчеттә дә («Ярдәм»дә. – Авт.) быел талон һәм чакыру кәгазьләре белән генә кертергә булганнар», – дигән җөмлә бар. Мәчетнең матбугат үзәге хезмәткәре Римма Гатина белдергәнчә, бу дөреслеккә туры килеп бетми. Кызганычка, без «Азатлык» авторлары язган язмаларны да кабат тикшереп бетерә алмыйбыз шул. Римма Гатина чынлыкта ничек икәнлеген аңлатып язып җибәргән – аны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
«Ярдәм» ислам хәйрия фонды быел «Рамазан чатыр»ларын берничә урында оештыра. Узган елларда ифтарлар мең кешелек чатырда уза иде. Быел исә күбрәк кешегә авыз ачарга мөмкинлек тудырылды.
«Ярдәм» мәчетендә ифтарлар берьюлы ике чатырда – Зур чатырда (анда мең кеше сыя) һәм Кече чатырда (анда ике йөз кеше сыя) уза. Ике чатырда да өстәлләр бер төрле корыла, бер төрле ризыклар куела. Зур чатырга авыз ачарга керү – ирекле. Ә Кече чатырга билет алып керергә кирәк.
Кече чатырга билетлар системасы ураза тотучыларның түбәндәге категорияләрен урынлы итү зарурлыгы булу сәбәпле кертелде:
– хәзерге вакытта «Ярдәм» дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә курсларда булган күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр;
– ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр («Ярдәм» мәчете алар өчен җомга көннәрендә ишарәләр теле (сурдоперевод) белән вәгазьләр оештыра);
– Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары («Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды аларга ярдәм күрсәтә);
– «Гаилә учагы» йортында яшәүче һәм тәрбияләнүче балалар («Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды аларга ярдәм күрсәтә);
– Левченко бистәсендәге мәхәллә пенсионерлары;
– ифтар уздыручы хәйрияченең туганнары һәм кунаклары.
Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар», – диелә мәчетнең матбугат үзәгеннән алынган рәсми документта.
Комментарии