Исламның дәвалануга һәм прививка ясатуга карашы

Исламның дәвалануга һәм прививка ясатуга карашы

Ислам диненең авыруларга һәм дәвалануга карата карашын белү өчен Коръәнгә һәм Мөхәммәд (с.г.с)нең сөннәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Коръәндә дәвалану турында Ибраһим пәйгамбәр сүзләре китерелә. Ибраһим пәйгамбәр әйтә: «Әгәр дә мин авырсам Ул (Аллаһ) миңа шифа бирә». (Шугара – 80)

Аятьтән аңлашылганча, шифаны бары тик бер Аллаһ кына бирә. Кеше: «Ә дарулар кешегә шифа бирмиме?» – дип әйтергә мөмкин. Ислам күзлегеннән караганда, дарулар дәвалануга сәбәп кенә булып тора, ә шифаны шушы дарулар аркылы бары тик Аллаһ Тәгалә бирә. Чөнки Аллаһ Тәгаләнең «әш-Шәфи – шифа Бирүче» дигән исеме бар. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә берәр кешегә шифа бирергә теләмәсә, ул никадәр дару куллануына карамастан, сәламәтләнмәячәк. Шуңа күрә ул шифаны дарудан түгел, ә Аллаһтан гына өмет итәргә тиеш. Әгәр дә кеше шифаны Аллаһтан түгел, дарудан гына көтсә, ул вакытта ул Аллаһ Тәгаләгә кечкенә тиңдәш (ширек) кылган була.

Кеше: «Әгәр дә шифаны Аллаһ кына бирсә, ни өчен соң без дару кулланабыз?» – дип сорарга мөмкин. Моңа җавап итеп шуны әйтергә була: Аллаһ Тәгалә бу дөньяда бөтен нәрсәнең нәтиҗәсен бер сәбәп белән бәйләде. Әгәр дә кешенең балалар үстерәсе килсә, ул өйләнергә тиеш, әгәр дә акча табарга теләсә – эшләргә. Шулай ук дәвалану да дару куллануга бәйләнгән.

Ислам динендә даруларны куллану рөхсәт ителүгә Коръән аяте һәм Мөхәммәд (с.г.с)нең хәдисләре дәлил булып тора. Аллаһ Тәгалә әйтә: Аның (бал кортының) корсакларыннан төрле төстәге эчемлек чыга. Ул нәрсәдә (балда) кешеләр өчен шифа бар». (Нәхл – 69)

Аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә кешеләргә шифаны бал аркылы бирә. Шулай булгач, Коръәнне дөрес аңлаган мөселман ул сәбәбен кылмыйча гына Аллаһтан шифа көтеп утырмый, ә рөхсәт ителгән сәбәпләрне кулланып, Аллаһтан шифа өмет итә.

Мөхәммәд (с.г.с) дә дәвалану турында шундый хәдисләр әйтеп калдырган: «Әгәр дә Аллаһ авыру иңдерсә, ул аңа шифа да иңдерә». (Бухари)

Үсәмә ибн Шәрик әйтә: «Бер вакытны чүл гарәпләре: «Йә, Аллаһның илчесе! Безгә дәваланырга ярыймы?» – дип сорадылар. Ул әйтте: «Әйе, ярый. Йә, Аллаһның коллары, дәваланыгыз. Чөнки Аллаһ бер авыру бирсә, ул аңа шифасында бирә». (Бухари)

Әбү Сәгыйд әл-Худри әйтә: Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: «Аллаһ бер авыру чыгарса, Ул аңа дәвасында чыгарды. Ул дәваны белгән кеше белде, ә белмәгән кеше белмичә калды. Бары тик үлемгә генә дәва юк». (Хәким) Бу хәдисләрнең бөтенесе дә кешеләр авырган чакта дәваланырга кирәклеген күрсәтәләр.

Мантыйк буенча да шәригать кануннары кешеләргә файда китерү һәм зарарны туктату өчен иңдерелде. Шуңа күрә авырудан дәвалану кешеләргә файда китерүче бер чара булып тора.

Без гомуми рәвештә дәвалануның диндә рөхсәт ителгән бер гамәл икәнлеген карадык. Ләкин фикһ галимнәре дәвалану хөкеменең нинди дәрәҗәдәге икәнлеге буенча төрле фикергә килделәр. Әбү Хәнифә һәм Мәлики мәзһәбләре фикеренчә дәвалану – рөхсәт ителгән (мубәх) гамәл. Шәфигый мәзһәбе, һәм Ибн Гукайл, Ибн әл-Җәүзи кебек кайбер Хәнбәли мәзһәбе галимнәре фикеренчә, дәвалану – хупланган (мөстәхәб) гамәл. Ә күпчелек Хәнбәли мәзһәбе галимнәре фикеренчә, дәвалануны калдыру өстенрәк (яхшырак). Әгәр дә, дәваланудан бернинди дә файда булмаячагы катгый рәвештә билгеле булса, авыру кешегә дәвалану мубәх һәм мөстәхәб булып санала. Әгәр дә инде катгый рәвештә дәваланудан бернинди дә файда юк дип әйтеп булмаса, авыру кешегә дәвалану тиешле (ваҗиб) була. Чөнки Ислам шәригатенең бер максаты – Аллаһ биргән җанны саклау. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Үзегезне үз кулларыгыз белән һәлакәткә атмагыз» (Бәкара – 195). Әгәр дә кеше: «Аллаһка тәвәккәл кылып, Аның тәкъдиренә риза булдым», – дип дәваланмаса, ул үз-үзен һәлакәткә атучы кеше була.

Дин күзлегеннән караганда балаларны авырулардан саклау өчен прививка ясатырга ярыймы яки ярамыймы? Иң башта прививка белән вакцина төшенчәләрен аңлатып китәргә кирәк. Прививка – ул авыруларга каршы торучанлыкны барлыкка китерү өчен организмга көчсезләндерелгән яки үлгән микроорганизмнар кертү ягъни вакцинация ясауны аңлата. Вакцина (латин телендә vacca – сыер дигән мәгънәне белдерә) – ул инфекцион авыруларга каршы иммунитетны барлыкка китерү өчен кулланыла торган медицина препараты.

Согуд Гарәбстанының баш мөфтие булган Гәбдүл Гәзиз ибн Базга (1912-1999) «Авыру килгәнче прививка ясатуның хөкеме ничек?» – дип сорау бирәләр. Ул: «Әгәр дә йогышлы чир эләгү куркынычы булса, прививка ясатып алдан дәвалануның бернәрсәсе дә юк. Шуңа күрә бәла-каза килү куркынычы булса, алдан дәва куллану рөхсәт ителә. Чөнки Мөхәммәд (с.г.с) профилактика хакында бер хәдисендә әйтә: «Кем дә кем һәр иртә җиде гәҗвә хөрмәсен ашаса, бу көнне аңа агу да һәм сихер дә зыян итми». (Бухари). Шушы хәдистән чыгып, әгәр дә бер шәһәрдә йогышлы авыру таралса, аннан саклану өчен прививка ясату рөхсәт ителә. Әгәр дә медицина буенча, прививка ясауның кеше организмына йогышлы авыру белән авырганга караганда күбрәк зарар китергәнлеге исбатланса, ул вакытта прививка ясату рөхсәт ителми. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Үзеңә дә һәм башкаларга да зыян китерергә ярамый». (Ибн Мәҗәһ) Бу әйтелгән фәтвәдән чыгып, Ислам галимнәре прививка ясатуга хөкемне табиблар биргән нәтиҗәгә карап чыгаралар. Әгәр дә күпчелек табиблар прививка ясату кешегә зыян китерә дигән фикердә булсалар, бу вакытта прививка ясату ярамый булып чыга», – ди.

Шәхсән прививка ясату яклы түгелмен. Кешеләр мин әйткән фикер белән килешергә яки килешмәскә мөмкиннәр. Үземнең бу фикерне мин түбәндәге сәбәпләр белән аңлатам: әлегә хәтле вакциналарның файдасын һәм зарарын төгәл ачыкламадылар. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Шуңа күрә вакцина кемгәдер туры килә, ә кемгәдер туры килмәскә дә мөмкин. Менә шуңа күрә дә кайбер балаларның прививка ясатканнан соң үлеп киткән очраклары бар. Шулай ук аларның кайберләренең психикасы һәм сәламәтлеге прививкадан соң тискәре якка үзгәрә. Организмга вакцина кертүгә карамастан, йогышлы авырулар кимеми һәм кеше барыбер шул ук авырулар белән авырый. Ахыргы нәтиҗәсе шикле һәм файдасы белән зарары төгәл ачыкланмаганга күрә, мин балаларга прививка ясатуны хуплап бетермим. Дөресен бары тик бер Аллаһ кына белә!

Алмаз хәзрәт САФИН.

«Өметлеләр» мәчетенең имам-хатыйбы.

Комментарии