Авылыбызда Аллаһ йорты төзелә

Авылыбызда Аллаһ йорты төзелә

«Кем мәчет төзетсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә бер йорт төзер»

Хәдис-Шәриф.

Арча районының шанлы тарихлы Югары Оры авылында, Аллага шөкер, авылдашлар, игелекле кешеләр ярдәме белән мәчет төзелеп килә. Авылыбызда иманыбызны куәтләү юлында җан атучы, иман нуры балкыту өчен тырышкан кешеләргә рәхмәтләр яудырып, инде мәчетебездә сөенә-сөенә җәмәгать белән намазлар укыйбыз. Ләкин әле җылылык үткәрергә, рәсмиләштерергә 40 мең сумнан артык акча кирәк. Шул эштә ярдәм сорыйбыз. Ил төкерсә, күл була, дигәндәй, авылдашларыбыз ярдәменә сәдака өстәргә теләүчеләргә зур рәхмәтләр яудырыр идек. Шуңа газета аша игелекле кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Кем күпме булдыра ала, авылыбызны мәчетле итү өчен үз өлешен кертсә иде.

Акча күчерү өчен хисап счетлары:

Сберкарта: 639002629014619570

Феликс Фазулзянов исемендә.

Сберкенәгә номеры: 42307810662165770152

Каюмов Вагиз Мударисович исемендә.

Белешмә өчен телефон: 89178904296

Феликс хәзрәт ФАЗЫЛҖАНОВ

Комментарии