Күрше хакы

Әллә әти-әнидән шулай, әллә үзем шул халәткә омтылдыммы – мин гел кеше хәтерен хәтерләргә тырыштым. Башкалар аны ничек кабул иткәндер – миңа мәгълүм түгел, ләкин шул халәтемнән мин үземә рәхәтлек таптым. Соңрак, инде дингә килгәч тә, исламның да шул таләпләрне куюын аңладым. Пәйгәмбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә дә, күрше хакы – хакы, икәнлеге турында белдерелә. Җабраиль фәрештәнең дә пәйгамбәребезгә күрше хакы турында кат-кат искәртүе хәбәр ителә.

Аллаһның ризалыгын телисең икән, күршеңнең хакын хаклыйсың. Хакын хакламыйсың икән, хакыңны Аллаһ кабул итми, урының җәһәннәмдә була, Аллаһ сакласын. Пәйгәмбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) тормышыннан тагын бер мисал китерәсем килә. Аның күршесендә бер яһүди яшәгән. Ул үзенең чүбен гел пәйгамбәребезнең йортына ташлый торган булган. Пәйгамбәребез исә, моңа берни әйтмичә, чүпне чүплеккә ташлап барган. Көннәрдән бер көнне күршесе чүп атмый башлагач, аның белән ни булды икән диеп, күршесенең хәлен белергә керә. Моңа гаҗәпләнгән яһүди күрше сорау бирә: «Мин йортыңа чүп атып сиңа зарар итә идем, ә мин авыргач, син хәлемне белергә кергәнсең, ни өчен?» Шунда пәйгамбәребез җавап бирә: «Мин – мөселман. Динем шулай эшләргә куша» , – ди. Хәзер инде безнең халыкны шулай күзаллап карыйк: ташлап кара син күршеңнең йортына чүп, күрмәгәнеңне күрерсең. Хәлеңне белү түгел, тере килеш кабергә тыгып куярга да күп сорамаслар… «Безнең гәҗит» битләрендә күршеләр талаша, күршеләр сугыша. Кемнеңдер җирен алганнар, кайсыныңдыр өенә терәп баз ясаганнар, икенче берәүнең йөри торган юлына койма корып куйганнар һәм башкалар.

Хөрмәтле татар халкым, бу ни хәл? Безгә нәрсә булды? Без мөселманнар түгелмени? Әллә безгә җәннәт кирәкмиме? Нигә шулай миһербансызга әйләндек? Шушы егерме ел вакыт эчендә генә дә 140 мең авыл юкка чыкты. Юлларда йөргәндә ташландык салаларны күреп җан елый. Авыллар бетә, яшьләр калмый, ә сез ниндидер 50 см җир өчен пычакка пычак киләсез. Тиздән җирне дә тигез бирә торган урынга барырсыз, нигә шулай кыланасыз? Урын җитмиме, әллә җир җитмиме? Ташлыйк мондый начар гамәлләребезне. Әйдәгез кардәш булыйк!

Тату яшик, татулыкка ни җитәр?! Пәйгәмбәребездән, күршелекнең чиге кайда, диеп сораганнар. Ул исә: «Кырык өй бер якка, кырык өй икенче якка» , – дип әйтеп калдырган. Шулай булгач, бөтен авыл синең күршең булып чыга, бер җан, бер тән булып яшәргә кирәк. Әле бит һәммәбезнең дә ахирәткә барасы бар, анда ни әйтербез? Нигә күршең хакына кердең дип сораганда ни диеп җавап бирербез? Әллә инде безнең халык шундый имансызмы? Болар турында уйларга акылы җитмиме? Ә бәлкем, менә шулай бер-беребезгә юл бирә алмаганга, Аллаһ безне ләгънәтләгәндер?! Кайчандыр зур дәүләтле булган халык бүген башкаларга кол булып яши. Үз телебездә сөйләшергә куркабыз, тырышып-тырышып тапкан малыбызны алып бетерә баралар. Инде тагын нинди түбәнлеккә төшәсе калды?! Тукаебыз дөрес әйткән: ач мужиктан соңгы кисәкне тарткалаучы бар, шөкер. Урыслар алып китә алмаганын, үзебезнекеләр йолыккалый. Кардәшләр тагын бер кабат уйлансак иде. Аллаһтан курыкмасагыз, теләсә ни кыла аласыз.

Рәис хәзрәт ӘХМӘТОВ.

 

Комментарии