Таһир Саматов: «Себердә калуым хәерлерәк»

Таһир Саматов: «Себердә калуым хәерлерәк»

Таһир хәзрәт Саматов – Русия мөселманнары даирәсендә аерым урын алып тора, беренчедән, ул танылган дин әһеле Габделхак Саматовның улы, икенче яктан, ул Казанда туып-үссә дә, 90 еллар башыннан бирле Урал-Себердә дини-милли эшчәнлек алып бара. автоном өлкәсе мөфтие.

Әле 1993 елда ул баш мөфти тарафыннан шәһәрендә имам, берничә елдан Ханты-Манси автоном өлкәсендә имам-мөхтәсиб булып билгеләнә. Аның вакытында Сургутта Җәмигъ мәчет һәм мәдрәсә салына. 1999 елда Ханты-Мансида Үзәк Диния нәзарәтенә караган төбәк нәзарәте оештырыла. Шул вакытта ул мөфти итеп билгеләнә. Үзәк Диния нәзарәте рәисенең урынбасары, заманында баш мөфтинең Себер һәм Уралдагы вәкаләтле вәкиле булып торды.

– Таһир хәзрәт, Хантый-Мансида мөселманнар, татарлар ни хәлдә?

– Безнең өлкәдә мөселман факторы зур дәрәҗәдә тора, дип әйтер идем. Беренчедән, мөселманнарның, гомумән, татарларның абруе көчле. Мәсәлән, нефть һәм газ өлкәсен күтәрүчеләр – ул бүген татар-башкорт милләте. Себерне өч «ТТТ» хәрефе күтәрде, дигән сүзләр әле һаман да йөри. Беренчесе – ул трактор, икенчесе – «Tатра» машинасы һәм, әлбәттә, татарлар, диләр. Яшерен-батырын түгел, халык сөйләмендә ул һаман да бар. Бу – безнең өчен бик зур абруй. Чөнки абый-апаларыбыз вагончыкларда, суыкта, сазлыкта яшәп, үзләренең яшьлекләрен, саулыкларын хезмәткә биреп, Русия икътисадын күтәрделәр. Шуңа күрә, бездә бүген халыкның 20-25%ы мөселман. Уртача 300 мең мөселман яшәсә, шуның 250 меңе – татар халкы. Ханты-Манси автоном өлкәсе – ул Татарстан һәм Башкортстан җире кебек урын түгел. ягъни, әти-әниләре, әби-бабалары белән яшәгән татарлардан бигрәк, бездә татарларның күбесе 70-80-90 елларда килгәннәр. Алар татарча белмәсә дә, «Мин – татар!» дигән горурлык белән яшиләр, Аллаһыга шөкер. Бер милләтләр арасында да үзләрен кимчелекле итеп тоймыйлар, киресенчә, горурлыклары бар. Татар икән, димәк, яхшы һәм тырыш эшләүче кеше син. Гаиләсе яхшы икән, дип аны шундук эшкә алалар. Татар белемле кеше итеп санала бездә.

Дин буенча әйткәндә, бездә татарлар берникадәр үзләренең ата-бабаларыннан, токымнарыннан аерылып яшәсәләр дә, ихласлык белән мәчетләргә килеп йөрү, хәер тапшыру, укыту һәм бик күп мәҗлесләр үткәрү киң таралган.

– Мәскәү җанисәп алдыннан Себер татарларын 30лап төркемгә бүлде. Үз «токымнарыннан аерылган» дип хис иткән татар үзен ничек тотты, аерым милләт итеп язылырга теләүче төркемнәр күзәтелдеме?

– Себер татарлары белән без әңгәмә алып бардык, Аллаһыга шөкер. Алар бу вәзгыятьне аңлый. Бердәм, үзләрен татар милләте балалары, шул милләтнең аерылмас бер өлеше булган себер татарлары, дип хис итәләр. Беренче сүздән үк безне хупладылар. Чөнки аңлату эше алып барылмаса, бәлки, алар Себер татары дип тә язылыр иде. Без – Себер татарлары, башка өлкә татарлары белән сөйләштек, бер сүздән аңлаштык. Мәсәлән, исәпне алучы, чыннан да, «Син бит – Себер татары» дип әйтеп, татарлар, бәлки, риза да булыр иде, ә инде аңлаткач, милләт өчен булган эшчәнлекне хупладылар, Аллаһыга шөкер.

– Күп төбәкләрдә мөселманнар өчен иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе – мәчет салыр өчен җир алуга рөхсәт ала алмау. Сездә бу яктан нинди вәзгыять күзәтелә?

– Проблемалар бар. Кайбер шәһәрләрдә вәзгыять бик катлаулы. Хәтта Ханты-Манси шәһәренең үзендә дә хәзерге вакытта гына җирне рәсмиләштерүне тәмамлыйбыз. 15 ел буе тартыш булды. Безнең хәзер яңа губернатор белән мөгамәләбез яхшы, без ниятләгән планнар, бәлкем, тормышка ашар. Белоярск бистәсендә мәчет салыр өчен җир бирмичә аптыраттылар. Төрле шәһәрдә мәсьәлә төрлечә хәл ителә. Мәсәлән, Лукойл шәһәрләрендә мәчет салыр өчен җир дә, проектлар да үзләре сызалар, имамны да сорап алалар, аңарга фатир бирәләр. Моны халык белмичә дә кала. Кайбер урыннарда язмыш кушканча: үзе имам да, үзе ишегалды себерүче, үзе электрик, үзе машина йөртүче…

– Шулай да мәчетләр җитәме?

– Аллаһыга шөкер, җитә. Безнең төбәктә 22 зур шәһәр бар. Шуңа да карамастан, Ханты-Манси өлкәсендә 27 мәхәллә теркәлгән. Кечкенә бистәләрдә яшәгән мөселманнарның да мәчет салып чыгарга исәпләре зур. Бездә һава шартлары авыр булу сәбәпле, имамнар китерү, аларны тәрбияләү, социаль яктан урнаштыру катлаулы. Шуңа да якын-тирә шәһәрләрдә булган мәчетләргә йөрү яхшырак та, дип уйлыйбыз. Әгәр без 50-100 кеше өчен мәчетләрне сала башласак, ул башка халыкларны кыздыра башлый. Алай гына түгел, мәчетне салу бер, аны тәэмин итү бүген бик катлаулы. 27 мәчетнең бөтенесе дә мәчет түгел. Күбесе гыйбадәтханә урыннары. Тулаем салынып беткән бездә дүрт кенә мәчет бар. Калганнары да мәчет, мәхәллә вазыйфасын башкара, ләкин алар әле тулысынча төзелеп бетмәгән.

Ханты-Манси автоном өлкәсендә урнашкан мөфтият Русия Үзәк Диния нәзарәтенә карый. Без имамнардан эшкә фәкать татарларны гына алабыз. Әле Ханты-Манси өлкәсендә генә түгел, Ямал-Ненецк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш өлкәләрендә дә мәхәлләләр белән шул яссылыкта эш итәбез. Үзебезнең имамнарыбызны гына куярга тырышабыз. Кайбер мәхәлләләрдә генә Кавказ, Урта Азия кешеләрен куярга мәҗбүр булдык, мәсәлән, искәрмә буларак, бездә дагыстан, чечен, таҗик егетләре бар.

– Мәҗбүр булу, димәк, татар имамнарына кытлык бар дигән сүз

– Әйе. Кайбер шәһәрләрдә үзоешу татарларда пассив булды, башка милләтләр активрак булу сәбәпле, алар үзләренең имамнарын тәкъдим итеп, аннан безгә тест тапшырып, безнең уставтан чыкмыйча, итәгать буенча эшләү аша зур вазыйфага алынды. Проблемалар чыкмый, алар татар-башкорт милләтләренә карап, аларга игътибар итеп торалар.

Мәдрәсәләр юк бездә. Әмма мәхәлләләр каршында ял көнне эшләүче белем бирү үзәкләре эшли.

– Сезнең өчен Татарстан, Казанның ни дәрәҗәдә якын урын булуын беләбез. Соңгы вакытта Татарстандагы вәзгыятьне дә күзәтеп баруыгыз табигый. Хәтта шундый сүзләр дә йөрде, янәсе, мөфти итеп Татарстанга баштарак Сезнең кандидатны тәкъдим иткәннәр.

– Беренчедән, шулай тәрбияләнгәнбез, без – карьеристлар түгел. Бары Аллаһы Тәгаләдән булган тәкъдиргә ышанабыз. Ничек әйтергә? Бер яктан тәкъдим ителгән кебек тә булды. Ләкин имамнар тарафыннан зурлап тәкъдим ителгән булса, бәлкем без дә кабул итәр идек. Татарстанга мөфти булып кайту, бәлкем, минем өчен яхшы булыр иде. Икенче ягы бар бит: безнең Себер өлкәләрендә җитәкләрлек башка кешеләр юк. Аллаһы сакласын, бу Себер яклары мөселманнарын пассивлаштыруга этәргеч ясар иде. Бездә фетнәләр күп булды, дагыстаннар үз мөфтиләрен, имамнарын куярга ниятләгән иделәр, башка милләтләр үзенекен тәкъдим итәргә омтылды. Яңа параллель мөфтиятләр оештырырга теләделәр, әмма мондый таркаулыкка юл куймадык бит. Алай гына түгел, Ямал-Ненецк, Төмән өлкәләрендә дә үзебезнекен саклап калдык. Бездә башка параллель структуралар юк. Шуның өчен дә, китә калсам, бу да башка көчләрне активлаштырыр иде.

Татарстанда булып узган вәзгыятькә күзәтү ясаганда, бәлки, элеккеге җитәкчелек кайсыбер мәсьәләләргә күз йомган, игътибар итеп бетермәгәндер, ялгышлыклары да булгандыр. Шуңа күрә дә, мөфтинең китүе бушка гына түгел бит, аның сәбәпләре бар. Һәрбер эшнең хәерлесе була. Хәзерге мөфти турында мин аны акыллы, итәгатьле кеше буларак беләм. Диния нәзарәтенең максаты – динебезне, милләтебезне күтәрү, идарәне тәртиптә тоту. Бу бик яхшы ният, ул шулай булырга тиеш тә. Әгәр без, мисал итеп, дөньяви учреждениеләрне алсак, аларның оешма кагыйдәләренә ничек буйсынып, мәсәлән, сәгать иртәнге 9дан кичке 6га хәтле бер тәртиптә эшләүләрен күрәбез. Бу дини оешма түгел әле. Ә дини оешмада бу тагын да көчлерәк булырга тиеш. Мөфти сайланган икән, аңа хәзер итәгать итү кирәк, аның сүзеннән чыкмау сорала, Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм ата-бабаларыбыз юлыннан бару таләп ителә. Госман хәзрәт Исхакый вакытында Татарстан мөфтияте Үзәк Диния нәзарәтеннән читтәрәк иде. Илдус хәзрәтнең нияте – бергә булырга. Шуңа да, бернинди проблемабыз да юк, фәкать бергә эшләргә кирәк.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Таһир Саматов: «Себердә калуым хәерлерәк» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии