ФЕТНӘДӘН ЧЫГУ ЮЛЫ – НАМАЗДА

ФЕТНӘДӘН ЧЫГУ ЮЛЫ – НАМАЗДА

Мәңге җиңелмәс һәм җимерелмәс, һичъюгы, озак гасырларга сузылыр булып тоелган динсезлек империясе кыска гына вакыт эчендә ком сараедай таркалып юкка чыкканнан соң, ниһаять, бөтен чикләр ачылды. Элеккеге Советлар Союзы биләмәләренә төрле яктан төрле идеологик-рухи агымнар, дини тәгълимат тулды. исеменнән сөйләгән һәр кешене күккә күтәреп, үзенең остазлары итте халык. Чөнки ул дингә, рухи чистарынуга мохтаҗ иде. Татарларга да сабаклары алырга, яшь егетләрне чит илләрдәге абруйлы Ислам югары уку йортларына җибәреп белемле итәргә мөмкинлекләр туды. Озак та үтмәде, гыйлем алган шәкертләр ватаныбызга кайта да башлады.

Чит илләрдә укып, гыйлем алып кайткан шәкертләрнең үзләре белгәннәрне-күргәннәрне халыкка җиткерәселәре, тиз арада мондагы «хаталарны»төзәтәселәре килде. Эшне алар гамәлләренең – кыям- рөкугның, сәҗдә-кагъдәнең тышкы атрибутларыннан башлады… Ләкин «БисмилЛәһ»не дә хатасыз әйтә алмаган халыкка беренче чиратта, намазның нечкәлекләрен түгел, хикмәт белән иман гыйлемен өйрәтергә кирәк иде. Чөнки бу халык 70 ел динсезлектә тәрбияләнгән, «дин»төшенчәсе әби – бабайларда гына сакланып калган иде. Шуңа, мөселман илләрендәге вәзгыять белән мондагы вәзгыять бер түгел. Андагы халыкка намазның нечкәлекләрен өйрәтергә кирәк булса, мондагы халыкны иманга чакырудан башларга иде. Намазның фазыйләтләрен, бөеклеген, аның мөэмин-мөселман өчен нинди әһәмияткә ия икәнлеген аңлап бетермәгән җирле халык һәм аларга шуны яхшылап аңлатмаган яшь имамнар, фәкать ничек иттереп уку рәвеше буенча икегә аерылып, алар арасында фикер каршылыгы, бер-берләренә кушамат-ярлыклар тагу барлыкка килде. Югыйсә, Тәгалә «…Чиктән чыкмагыз!»дип боера бит Коръәни Кәримдә…

Бер чик – «Без сөннәтчә генә намаз укыйбыз»дип, икенче чик – «әби-бабаларыбызча, «традицион исламча»дип үз карашын алга сөрде…

Ул чорларны хәтерләгез: мәчетләрдә намаз укуны әби-бабаларыннан отып калган картлар янәшәсендә яшь егетләр һәм кызлар күренә башлады. Кешенең намазны нинди ният белән укуын, кылган гамәленең ихластан яки риядан булуын белеп булмый, ул намазлык өстендә җәелеп ятмый… Ә менә тышкы аермалыклар күзгә кереп тора! Түбәтәйсезләр, яшь кенә башлары белән көрәк кадәр сакал үстергәннәр, чалбарларын да кыскартканнар, кулларын да кендек астына куймыйлар, аякларын да аерып, күршесенекенә терәп куйганнар, әттәхият укыганда да, имән бармакларын селкетеп утыралар, кызлары да яулыкларын безнең әбиләрчә бәйләмәгән, кигән киемнәре дә унтугызынчы гасырның бәби итәкле күлмәкләре кебек түгел… Нәрсә соң бу? Кемнәр болар? Әллә «экстремист-террорчылар»мы? Әллә аларны мәчетләрдән куып чыгарыргамы? Карасак-баксак, алар – үзебезнең татар егетләре һәм кызлары икән бит. Фәкать бераз гыйлем алганнар да, шул гыйлемнәренә нигезләнеп, гамәл кылалар. Һәм һәрбер кылган гамәлләренә хәдис яки Коръәннән дәлилләре бар.

Ләкин гыйлем алу – бер нәрсә, ә шул гыйлем аша хикмәт белән гамәл кылу – икенче… Теге вакытларда партия җырын җырлаган, замана үзгәргәч имам булып киткән бабайлар өчен бу нинди стресс бит! Ләкин иң куркынычы шунда: яшьләр белән картлар арасында «Менә без сөннәтчә укыйбыз, сөннәтчә яшибез, ә сез – бидгәтьчеләр! Безнеке – дөрес, ә сезнеке – кабул ителми»дигән нәрсә башланды. Шул сәбәпле, мәчетләрдә яшьләр белән картлар арасында фетнә-гауга купты. Моның сәбәбе дә – кечкенә гыйлемнән олы гыйлемгә сикереп, хикмәтсез гамәл кылуда. Мәктәптә дә бит башта арифметика, аннары алгебра, аннан соң инде югары математика укытыла. Монда да шул ук нәрсә. Динне үзлегеннән өйрәнгән бабайга хәдисләрдән дәлилләр китереп, «менә Бухари җыентыгында болай, Мөслимнекендә болай диелгән»дип, сүз куертып утыруыңда ни файда? Ул бабай үзенең әтисенең намаз укыганын күргән, һәм үзе дә бүгенге көндә шулай укый. Аны гаепләп булмый: гыйлеме шул дәрәҗәдә генә…

Ләкин икенче яктан карасак, кайбер өлкән агаларыбыз да тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакал була алмады. Шул яшьләрне кабул итеп, хикмәт белән генә аңлашасы урынга, киресенчә, тавыш-гауга чыгарып, күпме яшьләрнең мәчеттән генә түгел, диннән китүләренә дә сәбәп булды. Мәчеткә яшьләр дә йөрүенә, аларның иманлы булуына шатлану, кимчелекләре булган очракта, матур итеп, хикмәт белән, өлкәннәрчә аңлату урынына, ул яшь егет яки кызның ничек иттереп намаз укыганын тикшереп, аның гаебен эзләп утыруда мәгънә юк! Намазны кем ничек итеп укый, анда безнең эшебез булырга тиеш түгел. Иң мөһиме: укый бит! Һәм шәригать кануннарыннан чыкмыйча укый! Динсезлек караңгылыгыннан чыгып, мәчет юлына аяк баскан. Ул егеткә, гаиләсен алып барыр өчен, кәсеп итәргә кирәк. Эштән яки укуыннан җәмәгать белән намаз укырга дип сорап кына киткәндер, вакыты тардыр. Ә без аңа безнең белән бергә тәсбих тартмаганы өчен «ваһаби»дип исем таксак, шул да булдымы хикмәт? Рәхмәт, килгән, безнең белән бергә намаз укыды, әҗер саваплы булдык. Әле гел дә килмәгән булса, җәмәгать кимегәннән кимеп, ахыр чиктә гел җәмәгать намазы әҗереннән мәхрүм дә калыр идек бит! Мондый юл белән халкыбызның да, динебезнең дә алга китәсе юк.

Инде килеп чыккан вәзгыятьне уртага куеп хәл итәргә тиеш булган дин әһелләре дә, хәтта мөфтиятебез дә проблеманы чишәсе урынга, әйтерсең лә, ялкынга май өстәп торалар. Яшьләрне һәм картларны берләштерү, халыкны дингә чакыру урынына, эшне гел башка яктан башладылар дисәк тә, ялгышмабыз. Мөселманнарны бер-береннән аерып, берәүләрен «ваһаби, сәләфи»дип, икенчеләрен «традицион Ислам вәкилләре»дип атау, аларга төрле кушаматлар тагу дин юлыннан алып баручыларга бер дә килешә торган эш түгел. Дини белемнәре җитәрлек дәрәҗәдә булмаган халыкка «мәтүридия»ни дә, «әшгәрия»ни. Аларга, иң әүвәле, иман байлыгы кирәк… Әллә безнең мөселман белән мөселманны талаштырудан-дошманлаштырудан тыш башка проблемаларыбыз юкмы? Дин ул – дин! Намаз ул – Аллаһка сәҗдә кылып, гыйбадәт кылуың. Ә ничек иттереп кыласың – анысы башка мәсьәлә…

Ярый, инде хәзер нишләргә? Килеп чыккан вәзгыятьтән ничек чыгарга? Күрәбез, әле татар халкының бик аз өлеше генә намаз укый, ә күпме тавыш-гауга. Әйтерсең лә, Аллаһның иң зур гыйбадәте булган намаз фетнә һәм гауга чыганагы. Чыгу юлы кайда соң?

Бер төрле киенүебездәме? Намаз эчендәге хәрәкәтләрне бер төрле башкаруыбыздамы? Яки бөтен халыкны да матуриди-әшгәрия гакыдәсенә җыеп, Әбү Ханифә мәзхәбенчә намаз укудамы? Яки болар – «ваһабилар», болар – «традицион Исламча»дип, намазны төрлечә укыганнары өчен генә халыкны икегә аерудамы?

Әгәр фикерләп карасак, бөтен каршылык намазның тышкы ягына гына игътибар бирелгәнлектән килеп чыккан түгелме соң? Һәм бу фетнәдән чыгу юлы да шул ук намазда икәнлеген аңларга була. Намаз ул – гәүдә белән аерым хәрәкәтләр ясау гына түгел, ә иң әүвәле, сәҗдә кылуларың белән тәнеңне, калебеңне Аллаһка буйсындырып, үзеңнең коллык сыйфатыңны белдерү. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Дөреслектә, намаз фәхеш һәм мөнкәр эшләрдән тыядыр», – дип. Димәк, без укый торган намазыбыз фәхеш һәм мөнкәр эшләрдән тыярга тиеш. Фәхешлекнең ни икәне аңлашыла. Мөнкәр эш – Аллаһ һәм Аның илчесе каршында тәнкыйтьләнә торган эш. Без укый торган намазыбыз фәхештән яки мөнкәрлектән тыймаса, ул намазыбыз кабуллардан булыр микән соң? Ул намаз өстендә зур сорау билгесе тора! Ә безнең намазның тышкы ягына гына каравыбыз бер-беребез арасына салкынлык салды, талаштырды, бер-беребездән ераклаштырды. Бу эш – мөнкәр! Безне намазыбыз мөнкәрлектән тыярга тиеш бит!? Димәк, җавап та шул ук намазда! Без аның эчке ягына игътибарыбызны арттырырга тиешбез. Намазыбыз башында укыла торган «Фәтихә»сүрәсендә үк: «Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга күндерсәң иде»диелгән. Бу сүзләрне әйткән кеше үзе өчен генә түгел, ә сафта торучыларның, Аллаһка иман китереп гыйбадәт кылучыларның барысы өчен дә сорый түгелме соң?! Намазыбызның ахырындагы «Әттәхият»тә дә «Тынычлык, иминлек булсын безләргә дә һәм барлык төзек гамәл кылучыларга да»дип сорыйбыз. Һәм өстәвенә «шәһадәт бирәмен, ягъни ант итәмен, Аллаһтан башка илаһ юклыкка һәм Мөхәммәд – Аның колы һәм илчесе икәненә»диеп, намазыбызны сәлам биреп тәмамлыйбыз. Бу ни дигән сүз соң? Ягъни «мин – мөселман, минем кулымнан да, телемнән дә мөселманнар җәфа чикмәсләр, зыян күрмәсләр. Мин үземә нәрсә теләсәм, шуны үземнең кардәшемә дә телим»дип, ант итүең бит. Бу сүзләрне әйткән кеше ничек итеп намаз тәмамлану белән янәшәсендәге кардәшен төрле кушаматлар белән мыскыллый алсын? «Син безнеңчә кулыңны куймадың»яки «Әмин»не кычкырып әйттең, син безнең гакыйдәдә түгел, башка мәзһәб буенча укыйсың, син традицион исламча түгел», дип битәрли аламы соң? Юк!!! Ихластан намаз укыган кеше мондый мөнкәрлеккә бармый. Чөнки ул әле генә үзенә һәм барлык мөселманнарга иминлек һәм тынычлык теләде…

Озын сүзнең кыскасы: намазларыбызның тышкы ягына гына түгел, ә эчке ягына да игътибар итсәк, тәхкыйк, бу намазыбыз безләрне фәхешлектән һәм мөнкәрлектән тыяр. Чыгу ишеге – намазда!

Абдулмәлик хәзрәт ХАРИСОВ.

Әлмәт районы, Нәдер авылы

Комментарии