Укып кына галим булып буламы?

Укып кына галим булып буламы?

Гыйлемлек Хак рәхмәтедер, бер нур торыр,

Кемне галим кылса Раббым, хөрмәтле торыр.

Мәүла Колый

Фәнзилә Мостафинаның «Татар башын татар ашар…» (№51, 23 декабрь, 2015) исемле мәкаләсен укыгач, милләтебезнең бүгенге халәте турында озак уйланып йөрдем. Инде 15-20 ел буена милләтебезнең зыялылары булырга тиешле укымышлы шәхесләре бер-берләре белән массакүләм мәгълүмат чаралары аша да, хәтта кайберләре бер-берсен мәхкәмәгә биреп тә талашып, ызгышып беттеләр. Мәкаләдә барысы да дөрес язылган. Мин мәкаләгә анализ ясарга җыенмыйм, мин аны халкыбыз, милләтебез турында уйлануларны яңартуы һәм үземнең фикерләремне язарга этәргеч булган өчен генә искә алдым. Әйе, мәкаләдә сүз ил агалары булырга тиешле, гади халыкны үз артларыннан яктылыкка, нурга, бәйсезлеккә таба ияртеп барырга тиешле, төрле дәрәҗәдәге диссертацияләр яклап «галим» исеме алган шәхесләр турында бара. Ә бер-береңне яманлап, нәҗесләп, төрле матбугат чараларында бер-береңне пычратып чыгышлар ясап, китаплар бастырып чыгарып, гади халыкка хезмәт итеп буламы соң? Гади халыкка аң-белем биреп буламы? Шушы сорауларга җавап итеп, тагы бер сорау туа: әгәр кеше хакыйкый галим булса, ул икенче бер галимгә пычрак атарга җөрьәт итәрме? Юк, хакыйкый галим һичкайчан үзенең коллегаларына ялгыш кына да нәҗес сүзләр әйтмәс. Чөнки хакыйкый галим ул саф күңелле, пакь йөзле булыр һәм аның калебендә нәҗес сакланмас, шуның өчен башкаларга да нәҗес ата алмас.

Мин монда зур тырышлык куеп, күп укып, төрле дәрәҗәдәге диссертацияләр яклап, галим исеме алган бер генә кешене дә кимсетәсем килми, әмма шуны төгәл итеп әйтә алам, кеше күпме генә укыса да, нинди генә дипломнарга ия булса да, әгәр аңа Аллаһы тарафыннан гыйлем бирелмәсә, ул галим була алмый. Чөнки «галим» сүзе «гыйлем» сүзе белән тамырдаш. Эпиграммада китерелгән Мәүла Колый сүзләре белән мин тулысынча килешәм. Әйе, гыйлем – Хак Тәгалә бүләге ул, кемне Аллаһы гыйлем белән бүләкләсә, ул кеше үз халкына нур бөркеп, тормышның караңгы юлын яктыртып, киләчәккә өмет уятып, яшәргә дәрт өстәп тора. Ә инде тырышып укыган һәм күп белем туплаган кеше теге яки бу өлкәдә белгеч кенә була. Бу турыда тагы Мәүла Колый сүзләрен китерми булмый:

«Галимнәр күк йөзендә кояш кебек,

Шәкертләр булыр тулып торган ай,

Мөэминнәр күк йөзендә йолдызга тиң,

Наданнар коңгыз-кортка охшар бугай».

Әйе, кояшны да, айны һәм йолдызларны да Раббыбыз кешеләргә хезмәткә куйган, галимнәр дә шулай үзенең халкына армый-талмый хезмәт итәргә тиешләр. Ә инде коңгыз-кортлар алар пычракта, тирестә казыналар.

Димәк, без шушы шигъри юллардан шуны аңлыйбыз: кеше наданлыктан аерылыр өчен мөэмин булып йолдызларга тиңләшергә, аннан соң шәкерт булып ай кебек булырга һәм инде, әгәр Аллаһы гыйлем бүләк итсә, кояш кебек балкып янарга, милләтеңне җылытыр һәм яктыртыр өчен, үз гомерен халкына багышларга тиеш була.

Шагыйребез Муса Җәлил дә шулай әйткән:

«Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма».

Әгәр узган гасырлардагы үзебезнең милләт галимнәренең хезмәтләрен өйрәнсәк, алар һәммәсе дә, төрле чорларда яшәгән булсалар да, галимнәрнең үз халкына хезмәт итәргә тиеш булулары турында язып калдырганнар. Ягъни галим исеме алып, халык алдында үзең ялтырап күренер өчен түгел, киресенчә, үз халкына хезмәт итәргә тиеш, чөнки Хак Тәгалә Үзенең колларына, туры юл күрсәтсеннәр өчен, гыйлем белән нурландырып, галимнәр җибәрә. Менә шундый галимнәрнең берсе Габдерәхим Утыз Имәни гыйлем һәм галимнәр хакында үзенең «Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр» исемле шигырендә менә нәрсә ди:

«Галим тәнен тәрбияләү илә чикләнмәс,

Кеше илә җитәкчелеккә һич омтылмас.

Гыйлемең булып та, гамәлең булмаса,

Юлың Аллаһыга якынлашу булмас».

Галим исеменә ия булган кайбер кешеләр белән сөйләшкәндә: «Безгә дин укуы эләкмәде бит», – дияргә яраталар. Имеш, дини уку эләкмәгән? Ничек итеп галим кешегә уку эләкмәгән? Уку эләкмәгән кеше ничек итеп үзен галим дип әйтә ала икән? Габдерәхим хәзрәтләре үзенең гыйлем турында язган шигырен дәвам итеп болай ди:

«Галим шулдыр – ахирәт илә кызыктырыр,

Инсаннардан мәгърифәтлесе – ул булыр».

Күргәнебезчә, галим кеше башкаларны да ахирәттәге җәннәт тормышы белән кызыктырырга тиеш тә бит инде. Галим кеше белмәгәч, гади халык ничек белсен инде кешенең ни өчен дөньяга килгәнен?

Кайберәүләр: «Гыйлем белән белем бер үк әйбер инде, нигә баш катырып торырга кирәк булды икән мондый мәкалә язып?» – дип әйтер. Болай уйлаучыларга кистереп әйтәм: гыйлем һәм белем – икесе ике әйбер. Һәм исбатлар өчен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) турында исебезгә төшереп үтәсе килә. Ул укый да, яза да белми иде һәм хәреф тә танымады, әмма Аллаһы Раббыбыз аны шундый гыйлем белән бүләкләде ки, хәтта: «Әгәр миндә булган гыйлемне Аллаһы сезнең башка салса, сезнең башыгыз ярылыр иде», – дип сәхабәләргә әйтте Пәйгамбәребез (с.г.в.).

Тагы бер мисал: «Аллаһы Адәмгә дөньядагы барлык исемнәрне дә өйрәтте» (2. 31). Балчыктан яралтып, җан өргәч тә, Аллаһы атабыз Адәм (г.с.)гә хәтта фәрештәләр дә белмәгән гыйлемне өйрәтте. Шулай ук Габдерәхим Утыз Имәнине мәдрәсәдә укыганда ук «Укымыйча белә торган шәкерт» дип атаган сабакташлары, чөнки аңа Раббыбыз балачактан ук гыйлем бирә башлаган, шуның өчен укымаган әйберләр хакында да белгән.

Нәтиҗә ясап кистереп әйтә алабыз: гыйлем – Аллаһыдан, белем – укып, тырышлык куеп алудан килә.

Янә Габдерәхим хәзрәткә мөрәҗәгать итәбез:

«Гыйлем – нур, ачар күкләрне,

Бүләкләр Хак, сөйсә кемсәне».

Аңлашыла ки, Аллаһы сөймәгән кешесен нурлы гыйлем белән бүләкләми. Димәк Раббыбыз бүләгеннән мәхрүм кеше галим дә була алмый.

Галим һәм шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни хәзрәтләре үзенең иҗатында гыйлемгә урынны мулдан биргән. Ул хәтта һөнәр ияләре дә гыйлемле булырга тиешлеге хакында бәян итеп әйтә:

«Гыйлем ул – тормыш тоткасы.

Гыйлемсездә юктыр һөнәр».

Мисал өчен бүгенге хөкемдарларны, полиция хезмәткәрләрен, башка җитәкчеләрне алып карыйк. Мәхкәмәдә казый булып утыручы гыйлемсез кеше, законнарны яхшы үзләштергән булса да, кешеләрне гадел хөкем итү турында уйламый да, кем күпме ришвәт бирсә, шуның файдасына хөкем чыгара да куя. Әгәр гыйлемле казый булса, ул, гадел хөкем чыгарыр өчен, барысын да эшләр иде, чөнки ришвәт алып хөкем иткәнлеккә Аллаһының җәзасы каты икәнен аңлап эш йөртәчәк ул. «Гыйлемсездә юктыр һөнәр», дигән җөмләне кешенең эшли белмәгәнен аңлатмый шагыйрь, ә гыйлемсез һөнәр иясе үзенең эшен сыйфатлы итеп, Аллаһы ризалыгы өчен башкармаганын аңлата.

Инде XX гасыр башында ук Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре, милләтебезнең язмышы аяныч икәнен күреп, каләмен йөрәгеннән саркып чыккан «канга манып» язып калдырган: «Газиз милләтем җан биреп ятканлыгы күз алдымда. Ни кайгы! Ни үкенеч! Ни хурлык һәм түбәнлек! Бу милләт хакында: «Идел, Урал сәхраларында төрки кавеме һәм ислам динендә булган олуг бер милләт мең елдан артык вакытлар гомер сөргән, мәчетләре һәм мәдрәсәләре дәвам иткән, мәшһүр галимнәре вә киң күңелле кешеләре, зур дәүләт әһелләре булган», – дип сөйләүчеләр генә булыр дип тә өметләнмим. Әгәр Аллаһы Тәгалә күктән бер билге җибәреп кисәтмәсә яки берәр яңартуны күндереп, расүлуллаһ юлын яңартмаса, безнең газиз милләтебез һәлак булачак, хәтта тарих китапларына да бер дә булмаган кебек керә алмый калачак һәм тәмам онытылган булачак».

Әйе, Үзгәртеп кору чорлары килеп, милләтне үстерергә, милләт файдасына эш йөртергә форсат та туган иде, әмма, янә шул «галим»нәр һәм «милләтче» депутатлар үзара ызгыша торгач, латин графикасына да күчә алмыйча калдык. Галимнәрнең ызгышу нәтиҗәсе милләтнең тез астына сугуы күз алдыбызда. Шуны аңлап иманга килеп, хакыйкый галимнәр тәрбияләми торып, милләтебез упкынга тәгәрәүдән туктамаячагы көн кебек ачык…

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Укып кына галим булып буламы?, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии