«Диплом алу – белемле булу дигән сүз түгел ул»

«Диплом алу – белемле булу дигән сүз түгел ул»

Беркайчан да соң түгел! Татарстанлылар бу сүзләргә аеруча колак салалар. Ник дисәң, 60 яшьме сиңа, 70ме – укырга беркайчан да соң түгел дип, югары уку йортына керә алар. Баксаң, быел Казан федераль университетына керүче иң өлкән студентка 65 яшь икән. 2021нче елда бу исемгә 72 яшьлек Анатолий Кульчицкий лаек булган. Белем алырга беркайчан да соң түгел. Ислам динендә дә гыйлем алу зур урын алып тора. Коръәндә дә: «Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың», – диелгән. Бу темага «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.
– Рөстәм хәзрәт, Пәйгамбәребез (с.г.в.) укый-яза белгәнме?
– Мөхәммәд (с.г.в.) башка кардәшләре кебек мәктәп дигән нәрсәне һәм уку-язуны белмәгән. Әмма аны халыкка имам һәм үрнәк буларак әзерләгән зат Аллаһ Тәгаләне таныган. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд (с.г.в.) янына беренче иңүендә үк: «Укы!» – дип, аңа әмер биргән. Моңа ул: «Мин укый белмим», – дип җавап кайтарган. Бу хәл өч мәртәбә кабатланганнан соң: «Бөтен нәрсәне яратучы Раббың исеме белән укы!» – дигән. Аңлашылганча, Пәйгамбәрне (с.г.в.) аять уку-язуга чакырган ул. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул. Йә, булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, тыңлаучы, гыйлемне яратучы кеше бул, башкасы булма, һәлак булырсың», – дигән. Гыйлем алуның әһәмиятен аңлау өчен шушы бер сүрә һәм хәдис тә җитә.
– Дөньяви белем белән динине ничек берләштереп алып барырга? Икесе дә мөһим бит.
– Әйе, тик дөньявимы, дини гыйлемме – мөселман кешесе икесен дә тигез күреп өйрәнергә тиеш. Алар икесе дә үзара бәйләнгән һәм бер-берсен баеталар. Сүз дә юк, дин гыйлемен, әйтик, әдәбият, тарих, тел һәм башка шуның ише дөньяви фәннәр белән бәйләп өйрәнү иң хәерлесе. Кеше белем алмый икән, димәк, ул Аллаһ Тәгалә алдындагы бурычын үтәми. Ә кеше күбрәк гыйлем алган саен Аңа якыная гына. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары, чөнки алар динар да, дирхәм дә калдырмадылар, бәлки, мирас итеп гыйлем калдырдылар. Кем ул гыйлемне алса, шул байлыкны алган булыр», – дигән. 
– Балаларны кечкенәдән китап укырга өйрәтегез, диләр, тик, ни кызганыч, бүген алар телефонда утыруны кулайрак күрә...
– Өендә китаплары булган балалар күбрәк укый. Сәбәбе һәркемгә дә аңлашыладыр. Интернетка чумган бала, билгеле, бу китапларны укырга теләмәсә дә, читкә этәрми – матур рәсемнәрен булса да карый. Буш вакытларда ата-анасы белән бергә китаптагы сүзләрне укый, әйләнә-тирәсе белән чагыштыра. Бала шулай әкренләп дөньяви вә динебезгә кагылышлы китапларга да якыная һәм, иң мөһиме, алар аша баланың әхлагы, дөньяга карашы формалаша. 
Ни кызганыч, балага китап алырга күпләребезнең акчасы җитми. Шулай дип акланабыз. Шулай без, ата-аналар, балаларыбызны гыйлемнән читләштерәбез. Дини гыйлем хакында әйтеп тә торасы юк. Ә Кыямәт көнендә Аллаһтан иң ераклары – баласына дин гыйлеме бирмәгәннәр. 
Ләхеткә кадәр гыйлем алу – фарыз. Сиңа ничә яшь кенә булмасын, намаз, тәһарәт, госел тәртипләрен, иман шартын, кырык фарызны белергә тиешсең. Гомер буе укырга, гыйлем таләп итәргә беркайчан да соң түгел. Пәйгамбәребез (с..г.в.) янына бервакыт 70 яшьлек кеше килеп: «Миңа нинди файдалы нәрсә эшләргә?» – дип сорый. Пәйгамбәребез (с.г.в. ) аңа: «Гыйлем ал», – дигән. Һәм бу кеше гыйлем алып, 95 яшенә кадәр балалар укыткан.
– Гыйлем алуның фазыйләте нинди?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә гыйлем алырга өндәп болай дигән: «Гыйлемне өйрәнегез. Чөнки, гыйлем өйрәнү – изгелек, гыйлемне теләү – гыйбадәт, гыйлем хакында сөйләшү – тәсбих, гыйлемнән сорашу – җиһад, аны белмәгән кешегә өйрәтү – сәдака, кешегә гыйлем бирү – аңа якын булу. Аң булыгыз, дөреслектә, гыйлем Җәннәт халкының урыннарының юлы, ялгызлыкта – иптәш, бай вакытта – юл күрсәтүче, фәкыйрь вакытта – ярдәм итүчедер. Дуслар янында – бизәк, дошманнарга каршы корал булыр. Аллаһ Тәгалә ул гыйлем сәбәпле күп халыкны күтәрә. Гыйлем ул халыкны изгелеккә җитәкче имамнар ясый. Андый халыкның калдырган әсәрләренә, аларның фигыльләренә башкалар иярерләр. Фәрештәләр аларның дуслыгын теләрләр, аларны канатлары белән сыйпарлар һәм алар өчен һәр корыган һәм юешләнгән нәрсә, диңгездәге җанварлар, җир йөзендәге мәхлуклар, коры җир һәм диңгез җанварлары, ягъни барча тереклек рәхмәт әйтерләр. Чөнки, гыйлем – калебләрнең наданлыктан тереклеге, ягъни наданлыктан арындыруы, күзләрнең караңгылыктан яктыруы, тәннәрнең зәгыйфьлектән куәтләредер. Бәндә шул гыйлем сәбәпле изгеләр һәм яхшылар дәрәҗәләренә, дөнья һәм Ахирәттә югары мәртәбәләргә ирешер. Гыйлем хакында бер уйлау – нәфел уразага бәрабәр килә. Гыйлем хакында сөйләшү – гыйбадәт белән кичә торуга бәрабәрдер. Шуның белән якыннарның күңеле табыла һәм шуның белән хәләл нәрсә хәрамнән аерыла. Ул гыйлем – имамдыр, гамәл исә, аның иярүчеседер. Ул гыйлемне бәхетлеләр белә, бәхетсезләр исә аңардан мәхрүм буладыр». 
– Сер түгел: яхшы белем алу кыйммәткә төшә хәзер. Укымышлы булу кесәңне тишә, дигән сүз түгелме бу?
– Сүз дә юк, югары уку йортында белем алу кыйммәткә төшә. Дөньяда яшәү өчен дә акча кирәк. Әмма, рухыңны-җаныңны тоймаслык дәрәҗәдә акчага таянырга ярамый. Гыйлемне байлык белән чагыштыргач, галимнәр 180 төрле аерма тапкан һәм мондый нәтиҗәгә килгән: гыйлем – кешене саклый, ә байлыкны кеше үзе саклый. 
Гыйлемне кешегә бирү белән ул арта гына, ә мал-мөлкәтне, акчаны тоткан саен ул кими. Мал-мөлкәткә ия булган бай кеше вафат булса, аның зикере киселә. Ә менә галим кеше вафат булса, аның исеме кала һәм хәерле-файдалы китаплары, хезмәтләре кешеләргә озак еллар хезмәт итә. Мал иясенең һәрбер тәңкәсеннән, һәр тиененнән соралыр: кайдан, нинди юллар белән тапкан ул аны, кайда сарыф иткәнлеге хакында хисап алыныр. Гыйлем иясенең исә, һәрбер дәресе, һәрбер вәгазь-нәсыйхәте, аңлаткан һәрбер Коръән аяте һәм хәдисе бәрабәренә Җәннәттә бер дәрәҗә булыр. Дипломлы булу – белемле булу дигән сүз түгел ул. Дипломны акча түләп, сатып алырга мөмкин, ә белемне калебкә кертү бушлай, тик мең кат авыррак хезмәт.
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии