Уразаларыбыз ашамыйча ач торуга калмасын

Уразаларыбыз ашамыйча ач торуга калмасын

Аллаһның рәхмәтләре, бәрәкәтләре һәм нигъмәтләре белән тулган Рамазан-шәриф аена ирештек. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп ураза тотуларыбызны дәвам итәбез.

Коръән Кәримнең «әл-Бәкарә» сүрәсенең 183нче аятендә Аллаһы Тәгалә безгә: «Әй мөэминнәр! Сездән әүвәлләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз! Һәм тәкъвалардан булырсыз», – дип әйткән.

Без – мөселманнар, Аллаһы Тәгаләне күрмичә дә, Аны күңелләребез, йөрәкләребез белән танып, кабул итеп, әмерләренә буйсынабыз. Исламның биш баганасының берсе булган уразаны да җиренә җиткереп үтәргә тырышабыз. Быелгы ураза үзенчәлекле шартларда үтә: «коронавирус» дигән чир таралган чорга туры килде. Аллаһы Тәгалә безләргә, Үзен сөйгән һәм таныган, чын күңелләре белән буйсынган мөселманнарга да, сынауларын һәрдаим җибәреп тора. Безгә моны дөрес итеп аңларга, тиешенчә кабул итәргә кирәк. Мәчетләребездә җәмәгать намазлары, тәравих намазлары укылмый икән – бу да безнең өчен Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге. Ни өчен дигәндә, төрле сәбәпләр белән таркала башлаган гаиләләр бер урынга, бер нигезгә, әти-әни нигезенә җыйналды. Башка елларда кичен ястү намазына дип өйләрдән чыгып киткән әтиләр, бабай-әбиләр тәравих намазларын да мәчетләрдә укып, иртән сәхәр ашарга гына кайткан булсалар, быел исә алар һәммәсе дә үзләренең йортларында, фатирларында гаиләләре белән бергә. Бакчаларга йөрүче оныклар да, мәктәпләрдә укучы балалар да әти-әни, әби-бабайларның ничек итеп ураза тотканнарын, сөенешеп авыз ачканнарын, биш вакыт һәм төнге тәравих намазларын күреп, бу гамәлләрнең шаһитләре булдылар. Хәтта телләре ачылып бетмәгән оныклар да әби-бабайлар рәтендә «Аллаһәппәр», дип сәҗдәләргә төшәргә өйрәнделәр. Шушы түгелме инде Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте, бүләге?!

Рамазан-шәриф ае дибез, ә аның шәрифлеге нидә соң? «Рамазан» – гарәп сүзе, «яндыру», «көйдерү», «юкка чыгару» дигән мәгънәләрне бирә. Шушы айга ирешкән, сау-сәламәт кеше, сәфәрдә булмаса, ураза тотарга бурычлы санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең бер хәдисенең мәгънәсендә: «Кем дә кем Рамазан-шәриф аена ирешеп, ураза тотмыйча үткәрсә, ул кеше чын адашуда, зур югалтуларга ирешеп, тәмуг әһеле булучы», – диелгән. Чөнки Рамазан-шәриф аенда ураза тоткан кешенең элеккеге гөнаһлары янып-көеп юкка чыга, дип әйтелә башка бер хәдистә. Ураза тоткан кешенең тәне генә түгел, күңеле, җаны да чистарына. Чөнки бу айда, безгә дөрес итеп яшәргә, Аллаһы Тәгалә кушкан юлдан барырга комачаулык итүче, туры юлдан тайпылдыручы, адаштыручы көчле шайтаннар богауда булалар. Без фәкать үзебезнең нәфесебез белән генә көрәшәбез. Бу айда ураза тотмаган, намазда булмаган кешеләргә фарыз гамәлләрен башлап җибәрергә бик җиңел була. Бер-ике көн ураза тоткан кеше аның бер дә авыр түгел, ә киресенчә, тәннәренә җиңеллек килгәнлеген тоя. Төрле чирләрнең күзгә күренеп юкка чыкканнарын аңлый.

Рамазан-шәриф ае ул – сөенеч ае да. Чөнки бу бөек айда иң шәрәфәтле, бөек кичә – Кадер кичәсе бар. Бу кичнең кайсы көнгә туры килүен Раббыбыз ачык рәвештә белдермәгән. Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгалә безгә нигъмәтләрне бернинди пәрдәсез бүләк итә. Бу кичәне уяу булып, намазда, догада үткәргән кешегә Аллаһы Тәгалә мең айлык һәм аннан да күбрәк әҗер-саваплар бирә. Ул 83 еллык кеше гомеренә тиң әҗер-савап булырга мөмкин!

Әгәр дә инде кем Аллаһы Тәгаләнең икенче бер нигъмәте булган хасталыкка, ураза тота алмаслык чиргә яки озын гомерле булып картлык яшенә ирешкән икән, аларга да безнең Раббыбыз, Тәрбиячебез бу халәттән дөрес итеп чыгарга җиңеллеген бирә. Бу гамәлне без «фидия» дип атыйбыз. Ягъни бер көн тотылмаган ураза өчен бер мескенне, фәкыйрьне бер көн ашату тиешле була. Әгәр авыру булган кеше савыгып, Рамазан ае уразасын башка вакытта каза кылып, тотып бетерсә, аның биргән фидиясе нур өстенә нур булып, бик зур әҗерле савапка әйләнер, диелә.

Коръәни-Кәримдәге «әл-Бәкара» сүрәсенең 184нче аяте мәгънәсендә: «Әмма мескеннәрне ашатып (үзегез ураза тотмыйча) өстегездән төшергәнгә караганда, үзегезнең Рамазан-шәриф аенда (йә булмаса, башка вакытта каза кылып) ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр (уразаның фазыйләтләрен) белсәгез, сез ураза тотуны сайлар идегез», – диелә.

Аллаһы Тәгалә безгә бар гамәлләребездә дә җиңеллек тели, авырлык бирми. Минем хәлемнән килә, дип, кайберәүләр иртән сәхәр ашамыйча да уразага керәләр. Болай эшләү бик үк дөрес түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) алай эшләргә кушмаган. Ул: «Ифтарны ашыктырыгыз, ә сәхәрне кичектерегез», – дигән. Ягъни ифтарны (авыз ачуны) Азан тавышын ишетү белән үк, ә сәхәрне (иртән ашауны) аклык беленә башлаганчы, ягъни кояш чыгарга чама белән ике сәгать калганчыга кадәр башкарыгыз, – дигән.

Икенче бер хәдиснең мәгънәсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: «Өч нәрсә Рәсүлләрнең сөннәте була: сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру, намазда уң кулны сул кулның өстенә кендек астына кую».

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Тоткан уразаларыбыз ашамыйча ач торуга гына әйләнеп калмасын иде. Ашказаннарыбыз белән беррәттән күзләребез, колакларыбыз, кулларыбыз, аякларыбыз, телләребез дә ураза тотсын. Әгәр без ашамыйча торган халәтебездә гайбәт сөйләсәк, кешеләрнең араларын бозарлык начар сүзләр әйтсәк, кирәкмәгән нәрсәләргә озаклап карап торсак, начар гамәлләр эшләнә торган җирләргә аякларыбыз белән атлап барсак, кулларыбыз белән кирәкмәгән гамәлләр кылсак, безнең тоткан уразаларыбызның әҗерләре бетеп, гөнаһларга әйләнә күрмәсен. Аллаһы Тәгалә безнең һәммәбезгә дә күркәм сабырлыклар бирсен, тәкъвалыкларыбыз артсын, иманнарыбыз ныгысын, балаларыбыз, оныкларыбыз намазларын укып, уразаларны Аллаһы Тәгалә риза булырлык итеп тотып, күп әҗерләргә ирешсәк идек!

Догада калып,

Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимәсе

Гөлфия абыстай ФӘТТӘХОВА

Комментарии