Нәрсә генә ашарга?

Нәрсә генә ашарга?

Бу соравымны чәршәмбе көнне «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә генә шалтыратып белешермен дигән идем дә, фикеремне аңлатып бетерә алмам, дип, үзем язарга булдым.

Хөрмәтле Рәсим Хәбибулла «Безнең гәҗит»нең 8нче санында (22 февраль, 2017) «Хәләл тамгалы хәрам ризыклар» дигән мәкаләсендә: «Ризыкларга кушылган һәрбер «Е» кешенең сәламәтлегенә зыян сала, шуның өчен, алар булган бер генә ризыкны да ашарга ярамый – хәрам», – дип яза. Андый кирәкле, төпле язмасы өчен хәзрәтебезгә рәхмәт укып, Казанның зур бер кибетенә киттем. Исәбем – һәр ризыкны тикшереп кенә, «Е»лар булмаганын гына сайлап алу иде. Аннан кайткач, кибеттә алган ипи өстендәге ярлыкка күзем төште. Туктале, минәйтәм, көлемсерәп кенә (ипидә «Е»ның булуы мөмкин түгел, янәсе) укый башладым. Һәм… шаклар каттым! «Пшенично-ржаной» дигән ипидә биш «Е»!

Мин узган гасырның 70нче елларында икмәк заводында технолог булып эшләдем. Мондый ипиләрне бары тик су, чүпрә, тоз, он салып кына пешерделәр. Ипекәйләр кызарып, хуш исле булып, кабарып пешә иделәр. Ә калач-күмәчләргә атланмай, шикәр комы, йөзем, кайберләренә мәк кушылды. Шуңа күрә гап-гади ипекәйне нәрсәләрдер кушып пешерәләрдер дип уйлый да алмадым.

Чыннан да, ул кушылмалар белән онга да, суга да, чүпрәгә дә экономия ясап булмыйдыр. Шулай булгач, ни өчен кушалар соң аны? Әллә шулай итеп халыкны агуларга дигән яшерен күрсәтмә бар микән? Шундый шөбһәле (гөнаһлы) уйлар да килә башлады.

Уйламаслык та түгел бит. Гади ипидә шул кадәр кушылмалар булганны, майлы-татлы камыр ризыкларында «Е»ларның бихисап икәнен чамалап була. Тутырмалар итсез генә диярлек, төрле кушылмалардан әзерләнә. Тавык итенең чын тәмен күптән оныттык. Май – чын май түгел. Сөт ризыклары порошок белән кушылмалардан ясала. Җитмәсә, рәсми сәүдә әйләнешенә кергән сөтнең якынча 50 проценты лейкоз вируслары белән агуланган булуы мөмкин, дип язалар газеталарда. Авылда бәрәңгене язын агулап утырталар яки, тишелеп чыккач, сабагын агулыйлар. Торбалардан килә торган су эчәргә яраксыз. Сулый торган һавабыз газлар белән пычранган.

Ата – кызны, ана улны белми торган заман шушылай була микән? Кем нәрсә тели – шуны җитештерә, сата. Агулы ризык ашап, халык авырса – авырсын, кырылса – кырылсын, беркем дә бернәрсә өчен дә җавап тотмый. Ирексездән, совет чоры хәтергә килә. Ул вакытта ГОСТ та, ОТК да эшләде. Җаваплылык, намус дигән төшенчәләр дә бар иде.

Язмамны хәтта ипекәйдә дә «Е»лар булуына гаҗәпләнеп яза башлаган идем. Уйлана торгач, эчкәре кереп кителде. Гафу итегез, шактый хәвефле, күңелсез язма килеп чыкты.

Аллаһы Тәгалә җан биргәнгә юнь бирә, диләр. Безне юктан бар кылган Раббыбыз Үзенең рәхмәтеннән ташламас, дип ышаныйк. Колорадо коңгызы агуга яраклашкан кебек, без дә, шәт, яраклашырбыз. Өметебезне өзмик.

Шулай да үземне борчыган сорауны бирми кала алмыйм, хөрмәтле милләттәшләр. Гөнаһка батмас өчен, нинди ризыклар белән тукланырга тиеш икән без?

Һәркайсыгызга хәерле, бәрәкәтле гомер, сәламәтлек теләп,

Фәтхия САБИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии