Беренче христиан дәүләте

Беренче христиан дәүләте

Гарәпләр Гарәп ярымутравының барлык территориясендә яши. Тарихи мәгълүматлар безнең эрага кадәрге 4-6 меңьеллыкта ук гарәпләрнең борынгы бабалары ярымутрауның үзәк һәм төньяк өлешләрен биләвен раслый. Безнең эрага кадәрге өченче меңьеллыкта алар Месопотамиягә (хәзерге Сүрия һәм Иран) килеп урнашалар.

Тарихи чыганакларда ярымутрауда яшәгән 80нән артык халык турында мәгълүмат бар. Бик сирәген генә телгә алмаганда, ул халыкларның барысы да нигезен гарәп теле тәшкил иткән тугандаш телдә сөйләшкәннәр. Традицияләре, гадәтләре һәм хокукый нормалары да охшаш булган. Барысы да ватаннары Гарәбстанны ата-бабалары яшәгән җир дип таныган.

Сүриядә яшәүче арамилар да шул ук фикердә тора. Классик гарәп теленә якын булган арами теле безнең эрага кадәрге беренче меңьеллыкта ук күрше дәүләтләрдә дә киң таралган булган һәм халыкара аралашу теле, язу һәм рәсми документлар теле булып хезмәт иткән. Сүрия һәм аның мәдәнияте дөнья тарихында, гомумкешелек цивилизациясендә күренекле урын биләгән. Аның учагы, йөрәге булып җыйнак кына Осроэн дәүләте саналган. Дәүләтнең башкаласы Эдесса шәһәре булган. Ул дәүләткә күчмә гарәп кабиләсе осроэн (бәлки осром) нигез салган. Осроэн белән идарә иткән Авгарлар династиясе гарәпләрдән торган. Менә шушы гарәпләр нигез салган Осроэн христиан дине дәүләтнең рәсми дине булган беренче дәүләт санала. Осроэн дәүләте, тулаем алганда Сүрия, галимнәр фикеренчә, христианлыкның барлыкка килүендә һәм дөньякүләм таралуында зур роль уйнаган. Инҗилнең иң төгәл текстлары сүрия телендә сакланып калган. Күп санлы дини китаплар, шул исәптән Тәүрәт (Библия), Европадагы христиан дине җитәкчеләренең үзгәртүләреннән читтә калган, беренчел мәгънәләрендә сакланган. Христиан диненең нәкъ Сүриядә, гарәпләр илендә үсеп китүен, бу җирләргә Рим империясенең үтеп керә алмавын Сүрия дәүләтенең Римнан бәйсез яши алуы белән аңлатырга була. Димәк, Христиан дине тәгълиматы белән яшәргә теләгән төркемнәр Сүриягә килеп җиткәч, аларны монда эзәрлекләмәгәннәр. Бәлки киресенчә, аларны Рим империясе эзәрлекләүләреннән качып килүчеләр дип кызганганнар. Һәм аларның үзләренчә дини тормыш итүләренә комачауламаганнар. Акрынлап җирле гарәп халкы да христиан динен кабул итә башлаган. Шулай итеп христиан дине дәүләт диненә әверелгән һәм Гарәбстан җирендә Ислам дине таралганчы дәүләт дине булып сакланып калган. Христиан диненең Рим империясеннән чит җирдә үсеп китүе Ислам диненең Мәдинә шәһәрендә үсеп, дөньякүләм таралуы белән охшаш. 622нче елда Мөхәммәт пәйгамбәр нәкъ шуңа ошаш хәлдә, Мәккә шәһәреннән андагы христианнар эзәрлекләүләреннән качып, Йасриб шәһәренә килеп чыга. Соңрак Йасриб шәһәрен – Мәдинәтәй-Нәби (Пәйгамбәр шәһәре), кыскартып Мәдинә шәһәре дип атый башлыйлар.

Христиан динендәге апостоллар турында Сүриядә язылган китаплар христианнар арасында зур уңыш казанган. Сүриянең дини галимнәре христиан дине, шул исәптән аның бер тармагы булган православие таралуда зур өлеш керткәннәр. Нәтиҗә ясап әйтәсе килә: гарәп халыклары яһүди, христиан һәм ислам диннәренең килеп чыгуында актив катнашкан. Бу турыда Коръән Кәримдә дә бәян ителә.

Хәзерге вакытта Сүрия дәүләтендә ислам дәүләт дине. Шул ук вакытта христианнарның чиркәүләре, монастырьлары элекке хәлендә сакланган. Русия дәүләте аларга һәрдаим ярдәм итеп килде һәм хәзер дә ярдәм итеп тора, чиркәүләр, монастырьлар торгызыла. Сүрия дәүләте җитәкчесе Башар Асад арамилар нәселеннән. Билгеле булганча, арамилар христиан динен якын күрә. Бәлки шуңадыр, Русия дәүләте, аның православ дине җитәкчеләре Сүрия дәүләтендә ныгып калырга дигән сәясәт алып баралардыр. Анда Русия хәрби көчләре урнашкан. Хәрби базаларында чиркәүләр төзелгән. Киң колач җәеп, миссионерлык эшләре белән шөгыльләнәләр – христиан динен җирле халыкка тараталар. Сүрия мәктәпләрендә рус теле дәресләре оештырылган.

Протоиерей Всеволод Чаплин әйтүенчә: «Идея, что церковь и государство должно быть отделены друг от друга, не характерна для православной цивилизации. Это характерно для Запада». РПЧ һәрчак Русия хәрби көчләренең Сүриягә кереп урнашуын хуплап килде. «На протяжении почти всей Российской истории церковь была младшим партнером государства и служила его интересам. Кажется, ситуация снова возвращается на круги своя», – дип яза журналист Николай Сванидзе.

Нәтиҗә ясап әйтергә була: Русия хөкүмәте Сүрия дәүләтенең җир асты байлыклары хисабына (нефть, газ, һ.б.) Сүрия кораллы көчләренә ярдәм рәвешендә тотылган чыгымнарны каплап, анда православие динен һәм рус телен таратып, киләчәктә Сүрия дәүләтен Русия империясенә кушарга мөмкин.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии