Яңа Шигалигә – яңа мәчет

Яңа Шигалигә – яңа мәчет

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчкәндә, иң беренче эш итеп, Аллаһ йортына нигез ташы салган. Мәдинәдә яшәүче мөселманнар башка бина һәм гамәлләргә мохтаҗ булсалар да, Аллаһның илчесе Аллаһ йортына нигез сала. Моның белән Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетне һәр иман иясе өчен иң кирәк, иң әһәмиятле урын буларак игълан итә. Аллаһка шөкер, мәчет салу, Аллаһ йортын торгызу кебек күренешләр әле һаман да югалмый, киресенчә арта гына. Менә Питрәч районы Яңа Шигали авылында урнашкан «Царево» торак комплексында да яңа мәчет төзелеше тәмамланып килә. Габдрахман ибн Гауф (радыйАллаһу ганһү) исемендәге мәчет Изге Рамазан аена кадәр ачылыр дип көтелә.

– 17нче февраль көнне иртәнге 10.00 сәгатьтә мәчеткә ай кую тантанасы булачак. Кунаклар көтәбез, – дигән шатлыклы яңалыктан башлады сүзен мәчетнең имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов. – Мәчетнең иң беренче исеме «Рахман» иде, ләкин кайбер исемнәргә карата шәригать хөкемнәре бар. Бәлки, мәчеткә Аллаһ исеме бирергә ярамый дигән сүзне ишеткәнегез дә бардыр, шуңа күрә бер сәхәбә исемен сайладык. Габдрахман ибн Гауф – тере вакытында ук җәннәт белән бүләкләнгән олы сәхәбәләрнең берсе.

Мәчет төзелеше 2020нче елның сентябрь аенда ук хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр акчасына башланган. Соңрак авыл һәм шәһәр халкы да ярдәмгә кушылган. Авыл үзәгендә кирпечтән ике катлы бина төзелгән. Хәзерге вакытта төзүчеләр барлык тышкы эшләрне төгәлләгән, түбә ябылган, электр, су, газ үткәрелгән, канализация чыгарылган. Җылылык урнаштыру һәм косметик ремонт та төгәлләнеп килә. Тышкы якта гөмбәз тора, ярымай урнаштырасы гына калган. Гыйбадәт йорты үзенә берьюлы дүрт йөзгә якын кешене сыйдыра алачак. Моңа кадәр дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны башкару өчен мөселманнар биш чакрым читтә урнашкан күрше авыл мәчетләренә йөрергә мәҗбүр булган.

Мәчетләр – Аллаһ Тәгаләнең җир өстендә булган йортлары. Кем Аллаһны сөя, ул Аның мәчетләрен дә сөя. Коръәндә «Җеннәр» сүрәсенең 18нче аятендә болай диелгән: «Мәчетләр – Аллаһ Тәгаләнеке, Аллаһтан башка һичкемгә дога, гыйбадәт кылмагыз».

– Халык ярдәме белән генә төзибез, иганәчеләребез юк. Аллаһка шөкер, акча белән генә түгел, материал белән дә ярдәм иттеләр. Узган елның февраль аенда мине бу мәчеткә имам иттереп сайладылар. Якын-тирәдә мәчетләр юк, шуңа күрә мәчет кирәксез булмас, йөрүчеләр табылыр.

Мәчет территориясендә чишмә һәм балалар мәйданчыгы булыр дип көтелә. Яңа Шигали халкы өчен дини бәйрәмнәрне мәчеттә каршылау мөмкинлеге дә туачак.

– Дини яктан үсеш бар. Әкренләп дингә керәбез, шөкер. Яшьләрнең дингә тартылуы бигрәк тә шатландыра, әмма аласы сабакларыбыз күп әле, – ди имам.

Әлеге мәчетне рәсми рәвештә ачу Изге Рамазан ае алдыннан, 1нче апрель, җомга көнне ниятләнә. Яңа Шигали авылында бу Аллаһ йорты ачылганнан соң, Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 21 мәчет булачак. Бүген яңа мәчетләр төзелеше шулай ук Көек, Богородское, Питрәч авылларында да дәвам итә.

P.S. Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры: 4276 6200 4463 2408 (Сбербанк. Рафаэль Сайфулович Р. исемендә).

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии