Дингә карашлары өчен җәзаланган хатын-кызлар

Дингә карашлары өчен җәзаланган хатын-кызлар

ТАТЬЯНА

Һәр елның 25нче гыйнварында бөтен дөнья буйлап яшьләр, бигрәк тә студентлар Татьяна көнен бәйрәм итә. Ә кем соң ул Татьяна? Тарих дигән бай мираска күз салсак, ул менә болайрак икән. Татьяна исемле чибәр кыз, безнең эраның өченче гасыры башында Рим империясендә яшәгән. Аның әтисе Рим империясе хәрбиләре һәм гражданнарының югары катлам вәкиле – Рим империясе консулы. Татьяна исеме чыгышы белән греклардан һәм «оештыручы, төзүче» мәгънәсен аңлата. Өченче гасыр башында Рим империясендә үзләренең берничә төрле Аллаларына табыну булган, Христиан дине дәүләт дине булып танылмаган. Христиан диненә табынучылар булган, ләкин алар Рим дәүләте тарафыннан каты эзәрлекләнгәннәр. Татьянаның әтисе, консул булса да, яшертен генә христиан диненә табынган һәм кызын да шул дин кысаларында тәрбияләргә тырышкан. Үзенә тиешле белем алгач, Татьяна дәрәҗәле Рим кызы тормышын ташлый һәм христиан диненә хезмәт итүне сайлый.

Рим империясендә иң хөрмәт ителүче Аллаларның берсе Аполлон була. Билгеләнгән көннәрдә Рим халкы Аполлон храмында аның сыны каршында тезләнеп баш ияргә тиеш була. Әмма Татьяна Аполлон сынына тезләнүдән баш тарта. Шуның өчен каты җәзага тартыла. Нинди җәза булганы тарихта күрсәтелмәгән. Рим империясе христиан динен кабул итеп күп вакытлар узгач, халык Татьяна исемен искә төшерә һәм Римның христиан дине җитәкчеләре аны изге Татьяна дип игълан итә, төрлечә хөрмәтли башлый. Күп Аллалыкны инкарь итеп, христиан динендә бер Аллалыкны танучы, борынгы Рим империясе Татьянасының исеме Русиягә дә килеп ирешә. Аның исемен пропагандалауда христиан дине әһелләре генә түгел, язучылар, шагыйрьләр дә зур роль уйный. Русиядә Татьяна исемен кыз балаларга кушу киң тарала. Бигрәк тә, күренекле язучы, шагыйрь А.С. Пушкин үзенең поэмасында Татьяна исемен атагач, ул халык телендә тагын да популярлаша. Борынгы Рим кызының исеме Русия фәннәрен үстерүдә дә зур роль уйный. Русия империясе патшабикәсе Елизавета Петровнаның фавориты Иван Иванович Шувало, 1755нче елда, үзенең әнисе Татьяна Радионовна Шувалова туган көнен изге Татьяна көненә туры китереп, патшабикәгә Мәскәү университетына нигез салу үтенечен җиткерә: «Для общей Отечеству славы». Әлбәттә, әби патша яшь Ваняның үтенечен кире кага алмый, указ имзалана. Мәскәү университетына нигез салына. Бераз вакыттан Татьянаны искә алу бәйрәме Мәскәү университетында гына түгел, бөтен Русия югары уку йортларында да үтә башлый. Русиядә Татьяна көнен зурлау студентлар бәйрәме белән генә бетми. 1791нче елда Мәскәү университетында аның хөрмәтенә чиркәү дә ачыла. Ләкин аны ничек кенә «освящать» итсәләр дә, 1812нче елда ул яна. Яңадан 1837нче елда гына төзелә. 1919нчы елда чиркәүне большевиклар бөтенләй яба. Университет чиркәве Русия Федерациясендә Дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгәч, 1995нче елның 25нче гыйнварында янә эшләп китә. Хәзерге вакытта изге Татьяна көне 25нче гыйнварда Русия дәүләте һәм югары уку йортлары җитәкчеләре, студентлар белән берлектә киң күләмдә, РФ дәүләте бәйрәме дәрәҗәсендә билгеләп үткәрелә, шул исәптән Татарстанда да.

КИСӘНБИКӘ БАЙСАРОВА

1739нчы елның 30нчы апрелендә Екатеринбург шәһәренең үзәк мәйданында Русия империясенең гамәлдәге законы нигезендә калын аркан белән баганага бәйләнгән килеш, зур учакта хатын-кыз яндырыла. Рус армиясе чиновнигы кычкырып хөкем карарын укый, янәшәдә тылмач татарчага тәрҗемә итә. Учак тирәсенең бер ягында хәрби оркестр барабаннар кага, апрель кояшында ялтырап җиз быргылар кычкырта. Шунда ук дөрләп янган учак ялкыны кызуыннан җан ачысы белән кычкыручының тавышын басарга тырышып чиркәү хоры җырлый. Ә бер якта «…на то смотря, другие казнились…» – шәһәр халкы кайсы елап, кайсы усал йөз белән чукынып бу ерткыч тамашаны күзәтә. Инде бөтен гәүдәсен биләп алган ялкын кыздыруыннан чыккан кеше тавышы утлы төтен өстеннән бар тавышларны басып һавага күтәрелә… Кем яна соң учакта? Ни өчен бу 60 яше тулып узган хатын шундый ерткычларча җәзага тартылган?

Кисәнбикә Катай волостеның Сакул авылында туып үсә. Бу хәзерге Чиләбе өлкәсенә караган Сосновский районына туры килә. 1736нчы елның язында генерал Василий Татищев җитәкчелегендәге хәрби отрядлар бу яклардагы йөзләгән татар авылларын туздыра, юк итә. Меңләгән татар кешесе үтерелә һәм күп кеше әсир итеп алына. Әсир итеп алынган кешеләр арасында татар-мөселман хатыны Кисәнбикә Байсарова да була. Әсирләрне Екатеринбург шәһәренә китерәләр, аннары чиркәүгә кертеп көчләп чукындыралар. Бер сүз урысча белмәгән татар-мөселман хатынының муенына тимер тәре тагалар һәм Катерина дип исем кушалар. Болар барысы да чиркәү кенәгәсенә теркәлеп куела. Яңа гына чукындырылган православныйлар шәһәрнең төрле урыс кешеләренә кол итеп таратыла. «Яңа туган» Катерина җирле язучы, тылмач Кириак Кондратовичка крепостной кол итеп тапшырыла. Көчләп чукындырып муенына чит дин тамгасын тагуны һәм мәҗбүри чиркәүгә йөртүләрне бу дөньяда ак белән караны аера алырлык дәрәҗәдәге 60 яшьлек, җаны-тәне белән гомер буе ислам динендә тәрбияләнгән мөселман хатыны Кисәнбикә бу мыскылларны кабул итә алмый. Беренче мөмкинлек табу белән, генерал Татищевта коллыкта иза чиккән яшь татар кызы белән яшәгән җирләреннән качалар. Әмма аларны таныш түгел шәһәрдә бик тиз тотып алалар һәм чыбык белән суктыралар. Иреккә омтылган Кисәнбикә бераз вакыттан Иван Зорин дигән урыс түрәсенә «дворовая женка» итеп билгеләнгән татар кызы белән тагын кача. Аларны тагын тотып алалар һәм бу юлы камчы белән суктыралар. 1738нче елның сентябрь аенда төнлә белән Кисәнбикә тагын кача. Исәт елгасын аркылы йөзеп чыгып, юлда очраган авылларны әйләнеп үтеп, туган авылы Сакулгә кайтып егыла. Әмма авылдашларын һәм улы Бикчәнтәйне куркыныч астына куймас өчен, Урал таулары арасына китеп, чит кеше күзеннән югалырга уйлый. Архив документларыннан күренгәнчә, ул Урал якларында башкорт старшинасы Мандарда бер ай яши, тегесе аның чукындырылганын белгәч, Екатеринбургка кире кайтып, властьларга бирелергә куша, шул хакта аңлатмалы хат та әзерләп бирә (архив документта «сопроводительное письмо» диелгән) һәм өеннән чыгарып җибәрә. Кисәнбикә Екатеринбургка кайтмыйча, Башкортстанның хәзерге Дуван волостена килеп чыга, анда ике кич бертуган энесе Разге Байсаровта кунганнан соң, аны абыз Мәхмүт Мемеделин тотып ала һәм «верный башкир»ларның конвое белән Екатеринбургка озата. Кисәнбикәне шунда ук богаулап төрмәгә ябып куялар һәм Тау заводы канцеляриясендә сорау ала башлыйлар. Архив документларыннан күренгәнчә, аны чукынганнан соң яңадан Ислам диненә кайтуда гаеплиләр. Русия православие дине хөкүмәтнең бер структурасы булганлыктан, дингә кагылышлы законнарны империя җитәкчесе чыгара. Бу хакта әле 1649нчы елда кабул ителгән «Соборное Уложение»дә һәм 1681нче елның16нчы маенда чыгарылган указда әйтелә. 1728нче елның 12нче сентябрендә чыгарылган указ моны тагын бер тапкыр раслый. Екатеринбургта православие динен ташлап качкан хатын турында патшабикәгә хәбәр итәләр. Ул ике дә уйламый үлем карары чыгара: «…оной татарке за три побега и что она будучи в бегах, крещеная, обасурманилась, учинить смертную казнь –сожечь», диелә 1739нчы елның 6нчы февралендә Кисәнбикә Байсарова буенча чыгарылган хөкем карарында. Шул ук елның 14нче мартында генерал Соймонов бу эшкә йомгак ясап: «Пойманную татань (?)-башкирку (?), которая была крещена и дано ей имя Катерина, за три побега и что она, оставя Закон Христианский, обасурманилась, за оное извольте приказать на страх другим казнить смертию – сжечь, дабы впредь, на то смотря, другие казнились». Шушы ук документтан күренгәнчә, 1739нчы елның 30нче апрелендә Татар-мөселман хатынын, көчләп чукындырудан һәм коллыктан качкан өчен, Екатеринбург шәһәре уртасында, меңнәрчә кеше алдында утта яндырып үтерәләр. Менә сиңа святая Русь!?

Кисәнбикә Байсарова мисалында без ислам динендә үз диненнән баш тартмаган өчен җәзаланучы хатын-кызлар булганын беләбез. Шул ук вакытта, бик борынгы Рим империясендә христиан диненнән баш тартмаган хатын-кыз мең еллар буе изгеләр исемлегендә. Алай гына да түгел, аның исеменә чиркәүләр торгызыла, бәйрәмнәр үткәрелә, ата-аналар балаларына аның исемен бирәләр, шигырь-поэмалар иҗат итәләр… Ә менә тарихи яктан чагыштырмача кул җитеме якын вакытларда, үзебез яшәгән дәүләттә шундый ук кешене белергә, искә алырга уйламыйбыз. Кайда соң Татарстанның язучылары, драматурглары, шагыйрьләре, хөрмәтле ислам дине әһелләре? Нигә Байсаровага багышлап дини бәйрәмнәр, укулар оештырмаска. Киләчәктә бу язманы укыган һәр мөселман намаз укыганда Кисәнбикә Байсарованы искә алып дога кылыр дип ышанасы килә.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Дингә карашлары өчен җәзаланган хатын-кызлар, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии