Мәет җирләүдә тудырылган мәшәкатьләр

Озак еллар дәвамында бергә эшләгән дустыбызның вафат булуы турындагы хәбәрне ишетеп, аны соңгы юлга озатырга дип барсак, табиблар карары буенча, мәетне ярдыру өчен моргка җибәрергә тиешлеге ачыкланды. Ул арада моргтан машина килеп тә җитте, алып та киттеләр. Безнең шәригать законнары буенча мәетне озакка сузмыйча җирләү тиешлеге язылган. Безнең очракта 3-4 ел элек инсульт кичергән 82 яшьлек ир-ат турында сүз бара. Җинаять белән бәйле булмаган очракта мәетне ярдыру аның үзенә һәм туганнарына җәза биргән кебек күренә. Мәшәкать өстенә мәшәкать ясап, синең теләгеңә каршы килеп, сиңа кирәк булмаган эшне башкарган өчен синнән үк шактый зур күләмдә (берәү 30 мең дип язган) акча түләттерү бернинди мантыйкка да сыймый. Бу үзенә күрә бер бизнес, күрәсең. Төрле газеталарда да моңа бәйле рәвештә язылган мәкаләләр күренеп тора.

«Безнең гәҗит»нең 13нче санында (5 апрель, 2023 ел) «Хозур» нәшриятының «Мәет озату йолалары» китабыннан алынган мәгълүмат буенча «Туган авылым» мәчете имамы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинның мәет ярдыруга кагылышлы сорауларга җаваплары басылган иде. Мәетнең үлеме криминал белән бәйле булмаган очракта, аның язып калдырган васыяте булса яки туганнарының соравы буенча, мәетне ярдырмыйча гына җирли алабыз. Моның өчен көрәшергә кирәклеге турында әйтелгән иде. Аның көне килеп җиткәч кенә моргтагы тәртипләр белән көрәшеп булмый бит инде. Моргларның шимбә, якшәмбе көннәрендә эшләмәве сәбәпле, дүшәмбе көнне зур чират барлыкка килүе турында да әйтелгән. Мондый очракта ришвәт бирү өчен шартлар тудырылган була бит инде. Әллә соң махсус рәвештә шулай эшләнәме икән, дигән уйлар да килә. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус чыгарылган карары бар микән? Булса, аны халык күрә торган җирдә элеп куйсалар, андый шикләр тумас та иде.

Мәетнең васыяте яки туганнары соравы буенча дигән сүзләр дә ышандырмый. Безнең Аксакаллар шурасында катнашып йөрүче бер бабай, үлгәч үзен ярмасыннар өчен васыять язып, нотариуста раслаткан булган. Кулдан гына язылса, пичәте булмаса, аңа кем ышансын?

Кешеләрнең болай да кайгылы вакытларында аларны мондый өстәмә мәшәкатьләрдән саклау юллары бармы икән? Бу безнең барыбызны да борчый торган мәсьәлә. Газеталарда язылганны укып утырырга түрәләрнең вакытлары юк, билгеле.

Хөрмәтле редакция, Сәламәтлек саклау министрлыгына редакция исеменнән бәлки сез мөрәҗәгать итеп карарсыз?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Редакциядән: бу мәсьәлә белән безнең мөрәҗәгать итмәгән оешма калмады бугай инде. Әмма вәзгыять үзгәрми. Тагын бер кат рәсми мөрәҗәгатьләр юлларбыз.

Комментарии