«Алма агачында груша үсмәс»

«Алма агачында груша үсмәс»

Соңгы ике-өч елда «гаилә» төшенчәсенең асылы үзгәрде. Элек гаилә төзү – бердәм булу, кыенлыкларны бергә үтү дигән мәгънәгә ия булса, хәзер килеп туйган кыенлыклардан качу ысулы буларак кабул ителә. Яшь парлар ата-ана йортыннан китеп, үз куышларын булдырырга, «рәхәттә» яшәргә ашыга. Ни кызганыч, мондый «рәхәткә» яшь гаиләнең барысы да түзә алмый. Шуңа күрә Татарстанда таркалучы гаиләләр саны айлап түгел, атналап үсә. Әйтик, 2023нче ел башыннан бирле аерылышучы парлар 20 процентка арткан. Гаилә Ислам динендә дә мөһим роль уйный. Шуңа күрә кайбер мәчетләрдә гаиләне саклау буенча махсус проектлар алып барыла. Казанның «Гаилә» мәчете дә моннан читтә калмый. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бәхетле гаилә серләре хакында сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, сез – күп парларга никах укыган кеше. Ничек уйлыйсыз, парларның никахы гомерлек булырмы, юкмы икәнен алдан тоемларга мөмкинме?

– Кайбер хәзрәтләрдән еш кына: «Бу парның бергә озак торачакларын сизәм. Менә монысы тиз арада аерылышачак», – дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Кайсыдыр якның артык масаюына, тәкәбберлегенә игътибар итеп, шундый нәтиҗәгә килә алар. Ләкин белүче – без түгел, Аллаһ Тәгалә. Еш кына миннән дә: «Тормыш иптәшем белән озак гомер итү өчен берәр дога әйтегез әле», – диләр. Мин андый дога белмим. Тату гаиләнең нигезе ир белән хатын арасында үзара хөрмәткә корылган мөнәсәбәттән корыла. Шуңа күрә булачак тормыш иптәшегезнең холкын, уңай һәм тискәре сыйфатларын өйрәнегез.

– Гаилә корыр алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Беренчедән, дин мәсьәләсе. Хәләлеңнең кайсы диндә булуы мөһим. Икенчедән, әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләсенә игътибар итү зыян итмәс. Аның ата-анасы, әби-бабасы кемнәр булган, нәселендә аерылышучылар бармы – белешегез. Алма агачында груша үсмәс – шуны онытмасак иде.

– Хәзерге дөньяда гаиләне саклау өчен дөньяви һәм дини җәмгыятьнең кушылып эшләве мөһимме?

– Мөһим, ләкин дин һәм җәмгыять кенә таркалу алдында торган гаиләне саклап кала алмый. Монда дус-туганнарның ярдәме дә кирәк. Һәр гаиләнең ышанычлы һәм еш мөрәҗәгать итә торган дин әһеле булырга тиеш. Берәр сорау тудымы – шуның янына барыгыз. Кызганыч, тик бүген өлкән буын үз балаларын гаилә тормышына өйрәтми, хәләлен сайлауда ярдәм кулы сузмый. Билгеле, моның объектив сәбәпләре дә бар. Кешеләр мобиль булып киттеләр: яшәү урынын җиңел генә үзгәртәләр, нәселләре турында начар беләләр. Элек берничә буын бер авылда, бер урамда яшәгән. Шуңа күрә яшьләрне өйләндергәндә, кияүнең яки кәләшнең ата-бабалары нинди булганлыгын төгәл белгәннәр.

– Сер түгел, «Гаилә» мәчетенең шигаре – гаиләне саклап калу. Таркалу алдында торган гаилә әгъзалары еш кына шул уңайдан нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә. Аларның сезгә килүләренең төп сәбәбе нидә? Яшь гаилә нинди проблемалар белән очраша?

– Әйе, без «Гаилә дәресләре» үткәрәбез. Аерым гаиләләр белән очрашып, алар арасында туган проблемаларын хәл итәргә тырышабыз. Остазлар, казыйлар белән очрашулар үткәрәбез. Парлар белән белемле психологлар да эшли. Алар мөнәсәбәтләр кризисын җиңәргә ярдәм итә, балалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу ысулларын күрсәтә. Сәбәпләргә килгәндә, безгә мөрәҗәгать итүче парларның сәбәпләре күптөрле. Хатын киемнәрне дөрес төрмәгән, ашны тозлы пешергән, ир аяк күтәреп һаман өйдә ята, мөнәсәбәтләргә ата-ана кысыла... сәбәпләр төрле.

– Яшь парлар гаилә корып, бер ел яши дә, бу минем кеше түгел икән, дигән нәтиҗә ясап, аерылыша. Җәмгыятьтәге әлеге проблеманы ничек хәл итәргә мөмкин соң?

– Гаилә кору – зур хезмәт ул. Вакытында сукыр, кирәк чакта чукрак та була белергә кирәк. Бер ел түгел, гомер буе яшәп тә, бер-берсенә тулысынча ияләшеп бетмәгән кешеләр бар. Хәзерге гаиләләр түзем түгел. Бер ел яшәү дәверендә ире катырак итеп әйткән өчен дә хатын туган нигезенә кайтып китәргә мөмкин. Бер ел әле күрсәткеч түгел. Түзәргә, бер-береңне тыңларга, ишетә белергә кирәк.

– Олылар еш кына кияүгә баручы кызларга: «Барган урыныңда таш булып ят», – диләр. Бу беркайчан аерылма, түзеп яшә, дигән сүз буларак кабул ителә. Ир-атларга карата да шундый гыйбарәләр бармы?

– Ни дисәк тә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гаилә учагын саклаучы да, тиешле һәм тиеш булмаганы хакында артык уйлаучы да – ул. Алар шулай яратылган. Әмма бу очракта ирләрнең дә хатыннарына карата йомшак булулары һәм аларны яратулары мөһим.

– Мөнәсәбәтләрне боза торган тагын бер проблема – хыянәт. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да хыянәт итү күренеше булганмы?

– Андый очраклар булган. Хыянәт – шайтан эше. Ислам динендә хыянәт – иң зур гөнаһларның берсе санала. Ул җинаять кылуга тиң. Насыйп ярын һәркем үзе сайлап ала. Аны беркем гаилә корырга мәҗбүр итми. Ул үзе теләп, тормышын шушы кеше белән бәйли. Соңыннан шул сайлаган ярына хыянәт итә.

– Гаиләнең бәхет сере нидә? Ул бәхеткә ирешү өчен нишләргә кирәк?

– Иң беренче чиратта «талак» сүзен онытырга кирәк. Ялгыш кына да «аерылмый булмас, ахры» ише сүзләрне әйтергә ярамый. Сез – никахлы гаилә. Сез Аллаһ алдында ант биргән кешеләр, шуңа күрә гаилә учагын сакларга, бер-берегезгә тугры булырга бурычлы.

КИРТЛӘП КУЙ!

Коръәннең «Нисә» сүрәсенең 19нчы аятендә болай диелгән: «Хатыннарыгыз белән Аллаһ кушканча мөгамәлә кылыгыз». Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөэминнәрнең холыклары яхшырганда гына иманнары камил булыр. Сезнең арада иң хәерлесе – хатынына карата яхшы мөнәсәбәттә булганы», – дигән. Икенче бер хәдистә болай диелгән: «Хатын-кыз кабыргадан яратылган. Ул тураймас! Аның белән куллансаң, кәкре килеш куллан. Аны турайтам дисәң, сындырырсың, сындыруың талак булыр».

Аллаһ Тәгалә: «Әй, иман китергән ирләр, үзегезне һәм гаиләгезне уттан саклагыз, чөнки аның яна торган нәрсәсе – кешеләр һәм ташлар», – дигән.

 

СОРАГЫЗ!

НИЧЕК ЧАЛЫРГА?

– Элек корбанны бер кеше исеменнән генә чала идек. Хәзер бер сарыкны ике кеше дә кушылып чала. Бу дөресме?

Фәүзия апагыз,

Арча районы

– Әгәр корбан нияте белән сарык яки кәҗә чалына икән, ул бары тик бер кеше исеменнән генә чалынырга тиеш. Бер сарыкны ике кеше кушылып чалу дөрес түгел. Сарык белән кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Әгәр 6 айлык сарык зур булып, бер яшьлек кебек күренә икән, аны чалу дөрес. Сыер һәм дөя төреннән булган хайваннарга җиде кеше кушылырга мөмкин. Кушылучылар мөселман булып, барысында да корбан чалу нияте булырга тиеш. Әгәр араларында берәү корбан нияте белән түгел, ә мисал өчен, ит алу өчен кушылса, беркемнең дә корбаны дөрес итеп саналмый. Сыерның – ике, дөянең исә биш яшьлек булуы шарт, – дип җавап бирде Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.

ҺӘЙКӘЛ КУЮ ДӨРЕСМЕ?

– Зур юлларда фаҗигагә очрап үлгән кешеләр истәлегенә кечкенә генә һәйкәлләр куялар. Ислам дине моңа нинди карашта?

Гөлсия ЗӘКИЕВА,

Казан шәһәре

Соравыгызны «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Һәйкәлләр Ислам динендә тыелган әйбер. Асылда, хәтта чардуган белән ташлар да кую хупланмый. Төгәлрәк әйтсәк, бары бер карыштан артмаган таш кына куярга мөмкин. Сораудагы кебек искәртсәк, әлеге һәйкәлләрнең мәеткә бер файдасы да юк, ул исраф гамәл була. Аларны ясатырга сарыф иткән акчаны мохтаҗга мәет исеменнән сәдака итеп бирсәң, күпкә саваплырак булыр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии