Бер җылы сүз әйт син, ичмасам…

Бер җылы сүз әйт син, ичмасам…

Без хәзер өлкән буын кешеләре, шуңадыр, бәлки, яшәгән саен тирәнрәк фикер йөртелә, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга омтылабыз. Шәхсән, мин үзем шулай.

Уйлап карасаң, исең китәрлек: Аллаһының көченә сокланам, хозурланам, сөенәм һәм баш ватам: ничек шушы галәмне җирне, күкне, диңгез-күлләрне үз кысаларында тота; игеннәрне бөртектән үстереп, яңгырлары белән тукландырып, кешелек һәм тереклек дөньясын асрый; һәртөрле бөҗәк аның җылысы, назы астында тереклек итеп, кешеләргә хезмәт итә. Исең китәрлек! Бу бит әкият дөньясына тиң, әмма бу – чынбарлык! Шуларга өстәп, кешелек дөньясына дуслык-татулык иңдергән бөек зат ул Аллаһы Тәгалә! Дан аңа!

Бу сүзләр язачак язмама кереш кенә иде. Чынлыкта, каләм алуыма эчемне пошырган миһербансызлык, мәгънәсезлек, тәрбиясез гамәлләр белән очрашып торуым сәбәпче булды.

Яшь чакларда дус-ишләр, туганнар, хезмәттәшләр белән гел очрашып, сөйләшеп яши идек. Кәефләр дә яхшы, чөнки «сок в крови» заманнар иде бит ул. Дөнья мәшәкатьләре, балалар үстерү, йорт-җир карау кебек эшләр белән мәшгуль булганлыктан, ялгызлыкны да тоймыйсың, күңелсезләнергә дә вакыт калмый.

Әмма гомер тиз үтә, ел узган саен яшь тә бара. Пенсиягә чыкканда инде дуслар да, туганнар да кими, сәламәтлек тә какшый.

Электәге дусларны, күршеләрне искә төшереп, кайберләренә телефоннан гына булса да шалтыратып, хәлләрен белешәсе килә. Дөньясы акчага гына корылган заманда хәзер телефоннан да иркенләп сөйләшә алмыйсың, бөтен нәрсәгә экономия кирәк. Шуңа да сирәк шалтырый ул телефон. Берәрсе шалтырата икән, мин сүз дилбегәсен иң элек үз кулыма алырга тырышам. Хәл-әхвәлләрен җентекләп сорашам. Үзенекен генә түгел, бала-чагаларыныкы белән дә кызыксынам. Ихластан киңәшләремне биргәлим, сәламәтлек, сабырлык телим. Аннары инде әңгәмәдәшемнең үзенә юл бирәм. Нәрсә әйтер икән, дип, кызыксынып тыңлыйм. Юк шул, берсе дә минем хәлемне сорамый. Янәсе, минем нинди кайгы-хәсрәтем, мәшәкать-борчуым булсын, ди! Кайберәүләргә әйтеп тә куям кайчак: «Минем дә хәлләрем бер көе әле». Үзләре белеп хәл сорашмаганга бик тә хәтерем кала, тик кешегә үпкәләмим, мин болардан бер башка өстен икән әле дип кенә уйлап куям. Халыкта: «Түбәнгә карап, гыйбрәт ал», – дигән мәкаль бар. Шалтыратучыларның зарлануы берәр сәгатькә сузыла. Шөкер итмиләр бер дә. Җәмәгать, без нинди генә авырлык кичермәгән буын – сугыш чоры балалары. Ә бүген бернинди эш эшләмичә, җылы өйләребездә пенсия акчасы алып ятабыз. Шул акчага көн күрәбез, суыткыч тулы ризык, газы-суы-бәдрәфе – барысы да өйдә. Аллаһка мең шөкер итеп, хөкүмәтебезгә рәхмәт әйтеп, илләр-көннәрнең тыныч булуын, бала-чагаларның исән-имин эшләп йөрүен теләп, бүгенге көндә исән-сау булуыбызга куанып яшәрлек бит. Телевизорлардан күреп торабыз: дөньяга ике кулсыз, ике аяксыз туып, ата-аналары балалар йортына тапшырган кешеләр дә бар. Көчле рухлы бу кешеләр шушы хәлдә дә мөстәкыйль яшәргә омтыла. Менә кемнәрдән үрнәк аласы безгә. Кайберәүләрнең Аллаһының безләргә иң зур бүләге булган – дүрт санының төгәллегенә шөкер итмичә, намазга бастым әле, дип мактанып йөрүләре белән гөнаһлы булып, намазлары кабул булмаска да мөмкин. Аллаһка чын күңелдән ышанган кеше беркайчан да зарланып йөрмәс. Чөнки бу дөньяда кайгы-хәсрәтсез бер генә кеше дә юктыр. Бөтен кеше дә аны чыгарып селкеп кенә йөрми.

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии