«Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһ Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс

«Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһ Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс

Көзге уңыш җыела, бакча эшләре төгәлләнеп килә. Быел яшелчә, җиләк-җимеш елы түгел дип куркытсалар да, Аллаһка шөкер, барысы да җитәрлек булды. Гошер сәдакасына да урын калды. Аны түләү фарызмы? Бу сәдаканы туганыңа бирергә ярыймы? Гошер сәдакасы һәм аның кагыйдәләре турында Казанның «Әл-Мәрҗәни» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән искә төшердек.

– «Бәкара» сүрәсенең 267нче аятендә: «И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез, һичшиксез Аллаһ бай, мактауга лаеклы!» – диелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в. ) тә бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп, ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Моннан чыгып караганда, 10 чиләк бәрәңге алгансыз икән, аның 1 чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә тиешсез.

– Гошер сәдакасын бирмәсәң гөнаһлы буласыңмы?

– Гошер сәдакасы – зәкятнең бер төре. Мөмкинлегең була торып бирмәсәң, гөнаһлы булырсың. «Ибраһим» сүрәсенең 7нче аятендә: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – диелгән.

– Гошерне бәрәңгегә генә бәйләп карыйлар...

– Гошер – бәрәңге генә дигән сүз түгел. Бу яшелчә һәм җиләк-җимеш тә, ашлык, бодай һәм башкасы да. Әйтик, Әбү Хәнифә мәзхәбендә җирдә үскән бөтен әйбердән гошер чыгарылган. Фәкать утын белән камыш кебек нәрсәләр генә гошер итеп бирелмәгән.

Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһ Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс, дигән хәдис бар. Бу дөресме?

– Андый хәдис дөрестән дә бар. Яуган яңгырда хайваннар өлеше генә булыр, ягъни хайваннар булмаса, анысын да яудырмас иде.

– Гошер сәдакасын бүлеп бирергә ярыймы?

– «Тәүбә» сүрәсенең 60нчы аятендә, сигез төрле кешегә зәкят бирелә, диелгән. Болар беренче чиратта – фәкыйрьләр, мескеннәр, акчасыз калган мөсафирлар. Бүген дини уку йортларына да гошер сәдакасы тапшыралар. Син бары берсен туендыру өчен генә дә бирә аласың, 8 төрлесенә дә. Уңышны ничек бүлү һәркемнең үз эше, ул дин тарафыннан тыелмый.

– Гошерне мәчеткә тапшырырга мөмкинме?

– Әлбәттә. Мәчеттә эшләүчеләр бу сәдаканы мохтаҗларга таратачак. Мохтаҗ дигәнгә, аз пенсияле әби-бабайлар, аз керемле, күп бала үстерүче гаиләләр дә керә. Аларга ярдәм итәргә теләүче таза хәлле кеше гошергә дип җыеп куйган берничә капчык бәрәңгене базар бәясеннән сатып, акчалата да китереп бирә ала. Авыл җирләрендә гошер сәдакасын җыюны күбрәк мәчетләр оештыра һәм алар мәдрәсәләргә китереп тапшыра. Бер хәдистә: «Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкертнең авызына салыр, ягъни ризыкландырыр идем», – диелгән. Димәк, гошерне мәктәп-мәдрәсәләргә бирү дә – саваплы гамәл.

– Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерләнгән кайнатмалар, компотлар, тозлаган кыярлар, салатлар бирү гошер сәдакасына керәме?

– Анысы гошер буларак түгел, сәдака буларак килә. Галимнәр: «Бозыла торган әйбердән гошер чыкмый», – дип әйтәләр. Әмма сәдака буларак бирелергә тиеш, диләр. Мәсәлән, кеше бакчасыннан артык булган алма, кыяр, помидор җыя һәм бер өлешен сәдака итеп бирә. Алар аз икән, уннан берен чыгарып бирү мәҗбүри түгел.

– Гошер бирүнең аерым вакыты бармы?

– Кайчан өлгерә, шул вакытта сәдака итеп бирү хәерле. Соңгарак калып бирүдән дә зыян булмаячак.

– Балдан да гошер бирәләр икән?

– Бал да – Аллаһ биргән нигъмәтләрнең берсе. Аны бирүнең дә әҗер-савабы зур.

– Гошерне туганнарыңа бирү ярыймы?

– Әгәр туганнарыгыз мохтаҗ булса, ярый. Ләкин бакчадан алынган уңышны, күчтәнәч итеп, бай яки урта хәлле туганнарыңа алып килү гошер сәдакасы булып кабул ителми, бу күчтәнәч кенә була. Ул бүләк бирү, кеше күңелен сөендерү кебек кенә кабул ителә. Әгәр мохтаҗ, авыру туганыгыз бар икән, һичшиксез гошерне аңа бирергә була.

– Гошер сәдакасын бирүнең фазыйләтләре нинди?

– Мөмкинлегең була торып әлеге төр садаканы бирмәү – гөнаһ. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә без биргән сәдаканы берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак. Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китерәбез. Аларның һәр рәхмәте белән савап алабыз. Үз бакчабызда үзебезнең хәләл көчебез белән үстергән булсак та, хезмәт җимешләре Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерелә, шул хакта онытмасак иде. Беренчедән, Аллаһ Тәгалә безгә бакчада эшли алырлык сәламәтлек бирә. Икенчедән, бары тик Аллаһының кодрәте белән генә, бер кечкенә орлыктан да чиләк тутырып уңыш алабыз. Без юмарт булсак, Аллаһы Тәгалә дә безгә карата юмарт булыр, яңгырларын да вакытында яудырыр. Шуңа күрә булганына шөкер итик, җыеп алган уңышыбыздан мохтаҗларга өлеш чыгарырга ашыгыйк.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии