Тагын бер Аллаһ йортын торгызыйк!

Тагын бер Аллаһ йортын торгызыйк!

Мәчетләр – Аллаһ Тәгаләнең җир өстендә булган йортлары. Кем Аллаһны сөя, ул Аның мәчетләрен дә сөя. Мондый бәндәләр күбрәк вакытын Аллаһ йортында үткәрергә тырыша. Ә кемдер аларны төзи дә әле. Пәйгамбәребез (с. г. в. ): «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет кора, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер», – дигән.

Биектау районында да яңа «Мөхәммәтзариф» мәчете төзелеп килә. Инде түбә ябу эшләренә дә керешкәннәр. Яңгырлар яуганчы, мәчетне түбә астына кертү турында хыяллана төзүчеләр.

– Кызганыч, бүген кыйммәтле заманда яшибез. Мәчетне торгызу, төзү эшләренә күп акча сарыф итәбез. Ләкин халык ярдәме белән бар да була. Көчебездән килгәнчә тырышабыз. Кредит алып, бурычка батып, булган өйне сүтеп, коттедж төзиләр. Булганыннан канәгать түгел, шөкер итә белмиләр. Ә бит Пәйгамбәребез (с. г. в. ): «Адәм баласы вафат булгач та аңа барып тора торган изгелекләр: калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас иткән Коръән нөсхәсе, бина кылган мәчете, мөсафирлар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, үзе сәламәт чакта малыннан чыгарган сәдакасы. Шушы нәрсәләрнең савабы үзе артыннан өзлексез барып торыр», – дигән. Бәндә бер мәчет салуга үз өлешен кертеп, үзе вафат булгач та, ул мәчеттә кылынган сәҗдә, укылган аять саен ихласлык белән мал бирүчегә әҗер килә. Үзебез исән чакта изгелек кылыйк, мал артыннан кумыйк. Мәңгелек дөнья турында уйланыйк, – ди тиздән төзелеп бетәчәк мәчетнең имам хатыйбы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев.

«Безнең гәҗит» укучылары арасында да мәчет торгызуга үз өлешен кертергә теләүчеләр табылыр дип ышанабыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр +79053727871 номеры аша акча күчерә ала (номер Зөфәр хәзрәтнең Сбербанк картасына бәйләнгән).

Комментарии