- 13.03.2022
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2022, №09 (10 март)
- Рубрика: Иманга юл
Шәригать кануннары буенча, арттырып түләү шарты белән әҗәткә акча, машина, фатир алу мөселман кешесенә хәрам санала. Күп кенә Ислам дине белгечләре процент түләүне рибачылык, ягъни ришвәтчелеккә тиңли. Сер түгел, бүген ун кешенең җидесе –кредит тозагында. Безнең илдә бурычсыз яшәү мөмкин хәл дә түгел. Ә ислам динендә процентлар белән түләү, кредит һәм ипотека төшенчәсенә караш нинди? Һәр мөселманның да кесәсендә миллионнар юк, аларның фатир алырга хокукы юкмыни? Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.
– Рөстәм хәзрәт, нәрсә ул рибачылык?
– «Бер-берегезнең малларын (риба, талау кебек һәм, гомумән, Аллаһ кушмаган) нахак (юллар) белән ашамагыз. (Ялгышлыгын һәм гөнаһлылыгын) Үзегез белә торып, кешеләрнең бер өлеш малларын гөнаһ белән ашавыгыз өчен хакимнәргә бирмәгез», – диелгән Коръәни Кәримдә. Пәйгамбәребез (с.г.в) дә алтынны –алтын, көмешне көмеш белән кайтар дигән. Әгәр күпмедер вакыт узгач, бурычыңны арттырып түләүне таләп итәләр икән, димәк, риба кылалар. «Риба бирүче, аны алучы да, бу вакытта шаһит булып торганнар да, әлеге эшне рәсмиләштереп, язып торганнар да – барысы гөнаһлы», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.).
– Димәк, машина, фатир, башка кирәк-ярак алу өчен банктан акча алу риба булып тора?
– Риба – үз көчең кермәгән өстәмә керем. Бер күрше икенчесенә әҗәткә 30 мең сум акча биреп торды, ди. Ә күршесе бурычын кайтарган вакытта: «35 мең итеп түлә», – ди. Бу арттырып түләүне сорау була. Банклар исә бу процентны тагын да арттыра. Банктан ике кеше фатир алу өчен дүртешәр миллион сум алган икән, алар бурычларын түләп бетергәндә бу сумма өчләтә арта. Дөрес, монда банкларның гаебе юк. Ислам динендә кредит алучы һәм аны түләүче генә гөнаһлы.
– Ипотека алуның да хәләл шартлары бар түгелме?
– Әйе, кайбер ислам галимнәре, мөселманның баш өстендә түбәсе юк икән, үзен һәм гаиләсен саклап калыр өчен кредит алырга, ипотека рәсмиләштерергә мөмкин, ди. Ләкин моның бер шарты бар: әгәр бу гамәлеңне алыштыра торган башка финанс чараң юк икән, алырга мөмкин. Әмма уйлап эш итү хәерлерәк. Бүген фатирларны арендалап торып була.
– Хәрәм акчага алынган йортта бәрәкәт буламы?
– Хәзер ипотекага фатир алучылар бихисап. Дин әһелләре дә шул юл белән йортлы була. Кайсының гына тормышын карасаң да, шөкер, матур гына яшиләр, бәрәкәтле, мул тормышта гомер итәләр.
– Бурычлардан котылуның берәр дәвасы юкмы?
– Кемдер бурыч алып, бирә алмый йөрсә, борчуларыңны эчеңә бикләргә кирәкми. Безнең арада вай-фай юк. Ул кеше син бурычыңны бирә алмаган өчен борчылуыңны белми бит. Очрашып, шалтыратып, аңлатырга, булдыра алмыйм, дияргә кирәк. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә безгә тел биргән. Бурычың булып – бирә алмасаң, сөйләшергә кирәк. Бурыч шәһидләргә дә кичерелми. Бурычы кичерелмәсә, кеше җәннәткә керә алмый. Бурычлы кеше үлеп китсә, аның мирасыннан түләргә кирәк. Мөмкинлеге булган кешеләргә бурычны кичерә белү дә хәерле. Әҗәтне кичерү сәдакадән дә артык була.
КАЗЫЙ ФИКЕРЕ
– Ипотека бик үк гади мәсьәлә түгел. Ипотеканың төрлесе бар бит. Менә социаль ипотека турында гына сүз йөртик. Госман хәзрәт Исхакый мөфти булып торган вакытта без, казыйларның бөтенесе кул куеп, социаль ипотека алу мөмкинлеге турында нигезләмә кабул иттек. Чөнки анда алган саен кимрәк кайтарасы, әйтик, бала туган саен ике йөз мең сумга бурычың киметелә. Без, анда өч шарт белән, ягъни торырга урыны булмаса, бүтән җирдән акча таба алмаса һәм күңеле белән шушы гамәленнән канәгать булмаган очракта, мөмкин дип, мөселманнарга ипотека алырга рөхсәт бирдек.
Инде процентларга яшәүгә, рибачылыкка килгәндә, аның гөнаһ эш икәне күптән билгеле. Ә кредит алу-алмау мәсьәләсендә фикер алышу, гомумән, урынсыз нәрсә. Аллаһ Тәгалә рибаны тыйган, бу хөкемне беркем дә үзгәртә алмый. Коръәндә аракыны тыйган аять бар, шуның шикелле була бит инде – анысы да хәрам, бусы да. Эшли икән, гөнаһы үзенә була. Кредит аркасында гаиләләр таркалып, күпме тавыш чыгып, кеше кая барып керергә белмичә интегә. Бармак бөкмичә генә, акчадан акча ясарга ярамый. Эшләмичә генә процентларга яшәргә теләгән байтак кешенең бөлгенлеккә төшкән банкларда акчасы янды да инде. Ачтан үлмәс өчен түгел, нәфес артыннан куганга, шактый кеше шушылай читен хәлдә калды. Сәдака өчен ун тапкыр савап булса, бурычка биреп тору унсигез мәртәбә саваплы. Ләкин арттырып, өстәп түләү булырга тиеш түгел, – дип саный Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
БУ ТЕМАГА
Шәригатебез процентлар белән түләүне хупламау сәбәпле, 2019нчы елда «Ак барс» банкы «Ислам ипотекасы» булдырды. Аның нигезендә кредит һәм бурычка акча бирү түгел, ә сату-алу килешүе нигезендә фатир сатып алу тора. Ул Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган.
Ислам ипотекасы буенча Казанда һәм Уфада фатир алырга мөмкин. Өстенлекләренә килгәндә:
1. Әлеге ипотека тулысынча Шәригать кануннарына туры килә;
2. Килешүдә күрсәтелгән фатир бәясе килешү срогы тәмамланганчы үзгәрми;
3. Соңга калып түләгән очракта пеня исәпләнми. Шәригать кануннары буенча бурычтан ниндидер табыш алу тыелган, шуңа күрә соңга калып түләгәндә пеня исәпләнмәячәк. Бары тик торак сату-алу турындагы килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түләргә кирәк.
4. Иминиятләштерү катгый тыелган;
5. Ислам ипотекасын рәсмиләштерү өчен торак бәясеннән 10 процент күләмендә беренчел кертем бирү дә җитә.
Күчемсез милеккә таләпләр дә бар: фатир Казан яки Уфа шәһәрләрендә булырга тиеш. Йортның 1960нчы елдан соң төзелгән булуы шарт, шулай ук бүлмә подвалда яки барак һәм агач йортларда урнашмаска тиеш.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии