Баланы сөннәткә утыртуның аерым көне юк

Баланы сөннәткә утыртуның аерым көне юк

Баланы сишәмбе көнне сөннәткә утыртырга ярамый. Сөннәткә өч яки биш яшьтә утыртырга кирәк. Имештер, так сан булырга тиеш. Мондый һәм башка фикерләрне ата-аналар теленнән еш ишетергә туры килә. Ә бит бала тугач та, ата-ананың иң беренче өч бурычы – аңа хәерле исем кушу, әгәр ир бала икән, сөннәткә утырту һәм гакыйка корбаны чалу. Монда баланың яше, хәерле көне хакында да әйтелмәгән. Тик фикерләргә ачыклык кертер өчен, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.
– Рөстәм хәзрәт, сөннәтле булу – сөннәт сүзеннән килеп чыккан. Бу – сөннәт гамәл, ягъни мәҗбүри булмаган гамәл дип кабул ителә. Шуңа сылтанып, кайберәүләр, миңа гөнаһы булмый, сөннәтсез дә яшим, ди. Бу дөресме?
– Әйе, сөннәтләү – сөннәт сүзеннән. Димәк, сөннәт гамәл. Тик аны барлык пәйгамбәрләребез дә үтәгән. Баланы сөннәтләү күренеше аерым төркем гамәлләрнең берсе булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Бала тугач үтәлергә тиешле сөннәт гамәлләр бар», – дигән. Беренчесе – балага мәгънәле исем кушу. Икенчесе – гакыйка корбанын чалу. Кыз балага – бер, ир балага ике сарык итеп корбан чалынырга тиеш. Өченчесе – ир баланы сөннәткә утырту. Дөрес, сөннәткә утырту Ислам динен кабул итүнең мәҗбүри шарты түгел. Ләкин Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый хәдисе бар: «Кем Ислам динен кабул итә, сөннәткә утырсын. Өлкән яшьтә булса да». Икенче бер хәдистә болай диелгән: «Кеше үзенең табигате буенча биш төрле гамәлгә мохтаҗ (ягъни кеше болардан арынырга, котылырга тиеш): сөннәткә утыру, гаурәт җирләрендәге йоннарын кыру, култык асты йоннарын йолку, тырнак кисү һәм мыекларны кыскарту».
– Так санлы көннәрдә, яки 3,7,9 яшьтә генә сөннәткә утыртырга кирәк, диләр. Сөннәтләүнең аерым көне билгелеме?
– Пәйгамбәребездән (с.г.в.) ир баланы кайчан сөннәткә утыртырга кирәк, дип сораганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иң хәерлесе – 7нче көн. Анысын булдыра алмасагыз – 14нче көн, алай да булмаса – 21нче көн. Ул көннәрдә булмаса, кайсы көндә дә ярый», – дип җавап биргән. Так аерым ел, айлар турында сүз юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) оныклары Хәсән һәм Хөсәен туганнан соң, аларны җиденче көнгә сөннәткә утырткан.
– Ир баланы сөннәткә утырту – ата-ана җилкәсендәге йөк, ди кайбер хәзрәтләр. Бу дөресме?
– Балигълык яшенә кадәр, баласының гөнаһлары, аның һәр адымы өчен ата-ана җавап бирә, ә бу яшькә җиткәч, сөннәтләнүне башкару аның үзенә йөкләнә. Галимнәр фикеренчә, әти-әни ир балаларын балигълык яшенә кадәр сөннәткә утыртмый икән, аларга гөнаһ була. Әгәр дә берәр кешенең әти-әнисе аны кечкенә вакытында сөннәткә утыртмаган булса, ул балигъ булганнан соң үзе табиб янына барып, бу йоланы үтәргә тиеш. Кайвакыт бала үскәч, үзе сайлар, дип әйтәләр. Балаларын кызганалар. Тик еллар узу белән, әлеге операция авыррак уза. Әгәр дә ир балага берничә яшь тулып киткән икән, әти-әнисе аңа бу операциянең ничек башкарылуы турында аңлатырга мәҗбүр була. Малайларын операциягә әзерләр өчен төрле ялганнар уйлап чыгара. Бала өчен бу барыбер психологик стресс була. Сабый чактан ук сөннәткә утыртылган бала үзен туганда ук шулай булган кебек кабул итә. Ә 40-50 яшьтә киселгән тире тагын да озаграк төзәлә. Шуңа күрә әлеге операцияне бәләкәй вакытта ясату хәерлерәк.
– Әгәр медицина ягыннан ир бала өчен бу куркыныч гамәл булып саналса, баланы сөннәтләмәү гөнаһ булачакмы?
– Юк, безнең динебез беркайчан да үзебезгә зыян китергәнне хупламады. Әгәр дә табиблар күрсәтмәсе буенча, сөннәткә утыртырга рөхсәт ителмәсә, баланың сәламәтлегенә зыян китерергә ярамый. 
– Рөстәм хәзрәт, кайбер ир балалар туганда ук сөннәтле була. Бу Аллаһ Тәгалә хикмәтеме?
– Әйе, сөннәтле булып туучы сабыйлар бар. Бу – Аллаһ Тәгаләнең бер могҗизасы. Ул Коръән китабында: «Мин сезгә төрле галәмәтләр бирәм, аларны күреп, Минем турында онытмагыз, зикер итегез», – дигән. Әлеге күренешне дә шундый бер галәмәт итеп карау дөрес булыр. 
 

«Пәйгамбәр күрсәтмәләре – безгә маяклы юл»
 

«Иманга юл» сәхифәсендә вәгазьләр күрәсебез килә, дигән шалтыратуларны еш кабул итәбез. Шуңа да бүгенге санда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазен урнаштырырга булдык. Әлеге сәхифәдә тагын нәрсәләр күрергә телисез? Дин әһелләренә нинди сорауларыгыз бар? Барысын да «Безнең гәҗит» газетасының электрон почтасына юлларга мөмкин. Шулай ук кесә телефонына шалтыратулар, ватсапка смслар да кабул ителә. «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә мөрәҗәгатьләр кабул иткәндә, әлеге сәхифәгә карата үз теләк-тәкъдимнәрегезне белдерә аласыз.
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм сыйфатларының берсе – күркәм холкы, күркәм әхлагы. Аллаһ Раббыбыз да аңа: «Синең әхлагың төзек булмаса, синең күңелең йомшак булмаса, сиңа иярүчеләр дә шушы хәтле күп булмас иде», – дип әйткән.
Ислам динебезнең нигезе булып бер Аллаһка гына ышану торса, аның икенче мөһим өлеше – гүзәл әхлак, күркәм холык. Аллаһның безгә боерган фарызлары, тыйган хәрамнары бүген безнең әхлагыбызны төзәтергә ярдәм итә. Әгәр бер кеше намаз укып, ураза тотып, аның холкы яман булса, аның теленнән дә, кулыннан да башкалар зыян күрсәләр, бу вакытта аның шушы ямьсез холкы, начар гадәтләре кылган фарыз гамәлләрен юкка чыгара, аларның әҗерен бетерә. Димәк, бу кеше намаз укымый, тик хәрәкәтен генә ясый, теленнән дә, кулыннан да, сүзеннән дә тирә-юнендәге кешеләргә тынгылык юк. Димәк, аның намазы «өлгереп», «пешеп» җитмәгән. Кеше намаз укый, ураза тота икән, ул – гүзәл әхлак иясе дә булырга, үзен-үзе тыя да белергә тиеш. Шушы вакытта гына аның үтәгән фарыз гамәлләре кабул булачак, дип әйтелә хәдисләрдә.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә болай дип әйтелә: «Бер кеше гүзәл, күркәм холыкка ия булса, аның шушы гүзәл холкы нәфел уразалары, нәфел намазы савабын алу дәрәҗәсенә күтәрелер». Начар холык фарыз гамәлләребезне юкка чыгара, ә гүзәл холык хәтта безнең нәфел уразалары, нәфел намазларына караганда да күбрәк савап бирә, безне күбрәк дәрәҗәгә күтәрә икән.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) гүзәл холык, күркәм әхлак турында тагын бер хәдисе бар: «Шәригатебезгә һәм акылыбызга муафыйк булмаган, начар, фәхеш, оятсыз булган сүзләрне кычкырып сөйләмәгез, аны кат-кат әйтмәгез». Хәдиснең беренче өлешендә Пәйгамбәребез телебезне бозык сүзләр әйтүдән сакларга куша. Безнең нәфис әдәбиятыбыз, матур сәнгатебез дә әхлакны төзәтү юлында эшләргә тиеш. Күбегез телевизор карыйсыздыр. Ул әхлакны төзәтәме? Әгәр гаилә, балаларыбыз, әти-әниләребез белән бергә утырып карыйбыз икән, шуннан гыйбрәт алырга тиешбез. Күрсәтелгән әсәрләр, тапшырулар бездә ахмаклыкка, наданлыкка, оятсызлыкка каршы нәфрәт уятырга, күркәм, гүзәл хисләрне көчәйтергә тиеш. Ә бүген анда нәрсә генә күрсәтмиләр? Әти-әниең, балаларың белән түгел, ә кайчакта хәтта җәмәгатең белән утырып карарга да оят булып китә. Бозык халыкта – бозык сәнгать, дигән шикелле.
Без бүген татар халкын, татар милләтен күтәрергә теләсәк, иң беренче чиратта әхлакны төзәтергә кирәк. Гүзәл әхлаклы халыкны беркем дә җиңә алмый. Бозык әхлаклы халыкка исә бернинди дошман да кирәк түгел, ул үз бозыклыгы белән үзен-үзе юкка чыгара.
Гарәпләр Ислам динен кабул иткән вакытта, әхлакны шул хәтле югары дәрәҗәгә күтәрделәр ки, алар алдында зур империяләр баш иде. Бөтен дөньяны үз кулында тоткан Рим империясе, Фарсы империясе яшәгән, әмма андагы халыкларның әхлагы бозык булган. Үзләренең гүзәл холыклары белән гарәпләр өстен чыкты. Бер халык Җир йөзендә үзенең урынын табарга теләсә, ул гүзәл әхлаклы булырга, балаларын шушы гүзәл әхлак белән тәрбияләргә тиеш. Аларда яхшылыкка мәхәббәт, начарлыкка карата нәфрәт уянсын. Сәнгать әсәрләре дә шуңа хезмәт итсен.
Бүген безнең халкыбыз әхлак ягыннан шул хәтле түбән төште ки, югары сәнгатьне бөтенләй аңламас хәлгә җитте. Безнең сәнгать әһелләребез, язучыларыбыз халыкта күркәм әхлак тәрбиялисе урынга, үзләре үк төрле ямьсез сүзләр кулланалар, оятсыз мәзәкләр сөйлиләр, газетага да шуны язалар, телевизордан да шуны күрсәтәләр. Дивананы тилертәм дигән шикелле, нәтиҗәсен белмичә, шырык-шырык көлдерер өчен, нәрсәләр генә эшләмиләр. Артистларыбыз да ниләр генә кыланмыйлар, сәхнәдә кайсы җирләрен генә ачып күрсәтмиләр. Моның белән милләтне тәрбияләп, алгы урынга чыгып булмый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бу турыда да хәдисе бар: «Үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, «Ләә иләәһә илләлаааһ, Мүхәммәдүр Расүүлүллааһ» дип иман китергәнбез икән, без әхлагыбызны сафландырырга тиешбез». 
Әхлак төзәтүнең иң беренче адымында без балаларыбызны Аллаһны танырга, Аллаһны хөрмәт итәргә өйрәтик. Аллаһның безгә кушкан иң зур фарызы – гыйлем. Гыйлемгә мәхәббәт уятырга кирәк. Гыйлем нәрсә ул? Гамәл һәм әдәп. Димәк, берәү гамәлен үтәп, аның әдәбе булмаса, ул – надан. Гыйлемле кеше гамәлне, фарыз гамәлләрен үтәргә, хәрамнан тыелырга тиеш. Һәм аның шушы ук вакытта әдәпле, күркәм кеше булып калуы шарт. Аңардан нур бөркелеп торсын. Ул фарыз гамәлләрне кеше күрсен өчен генә, йә булмаса, кемдер кушкан өчен генә үтәмәсен, үзе тырышып, гүзәл әхлакка килсен. Шулай булмаса, ул үз эшен җиренә җиткерми, дигән сүз. 
«Хикмәт нәрсә ул?» – дигән сорауга Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Гыйлем белән гамәлнең туры килүе ул», – дип җавап кайтарган. Берәү галимлеккә ирешә, әмма ялкау була. Намазларын укымый, ураза тотмый. Үзе динен дә яхшы белә: «Мин динле, шәригатьне бик яхшы беләм», – дип, мактанып та йөри әле. Әмма үзе аракы эчә, дуңгыз асрый, аның итен ашый, хәрамнан тыелмый, фарыз гамәлләрне үтәми. Димәк, моның гыйлемлегеннән үзенә дә, халыкка да бер файда да юк. Берәү тырыша, гыйбадәт, гамәл кыла, ураза тота, намаз укый – гыйлеме юк. Мөхәммәд (с.г.в.): «Диннең афәте өчтер: аның беренчесе — бозык имамдыр, икенчесе – залим түрәдер, өченчесе – үзе надан булып та, дин өчен тырышлык күрсәтүче кешедер», – дигән. Надан кеше, нәрсәләрнедер белеп бетермәгәнлеге аркасында, кечкенә генә бер әйберне зур итеп күтәреп, төрле низаглар чыгарырга мөмкин. Берәү исә галим дә булса, гыйлемлегенә күрә гамәлен дә кылса, фарызларын үтәп, хәрамнардан тыелса – менә бу хикмәт була, югары дәрәҗәгә ирешкән кеше була. Без дә шушындый хикмәтле гыйлемгә ия булырга тырышыйк. 
Безнең әхлагыбыз шул дәрәҗәгә җитеп бозылды ки, хәтта мәчетләрдә дә бер-беребез белән ызгышабыз, бер-беребезнең якасына ябышабыз. Бер-беребезне гел гаепләп, юл куймыйча, яман тормыш алып барабыз. Балык башыннан кортлый, койрыгыннан чистарталар, дигән шикелле, кайсы тармакны карама, ил башындагы җитәкчеләрдән башлап, кеше бер-берсен хөрмәтләп, теге яки бу эштә юл куеп, әйбәт мөгамәләдә буласы урында, ызгышып, тавыш чыгарып яши.
Берәүдән: «Тормышыгыз ничек, ничек яшисез?» – дип сораганнар. Теге кеше: «Тавык кетәгендәге шикелле», – дип җавап биргән. «Ничек соң ул?» – дип сораганнар. «Һәркемнең югарырак менеп кунаклыйсы, янәшәсендәгесен чукыйсы, астындагысын нәҗеслисе килә. Менә шулай итеп яшибез», – дип әйткән, ди. Без дә шушындый тормыш алып барабыз кебек.
Авыллар саен мәчетләрне төзеп, аякка бастырабыз. Миллионлаган акчалар чыгарып, мәчет салганбыз икән, алар әхлак тәрбиясе урынына әверелергә тиеш. Әмма бүген кайберләрендә әледән-әле низаг чыгып тора...
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии