Тырышкан табар

Тырышкан ташка кадак кадар, тырышмаган, алма пеш, авызга теш, дип ятар, дигәннәр борынгыдан ата– бабаларыбыз.

Йөз ел диярлек алласызлык чорын кичергән авылыбыз инде икенче мәчетле булды. Булдыручының исеме авылыбыз тарихында теркәлергә лаеклы фидакарь шәхесебез – Алиев Марс Шәриф улы. Әтисе Шәриф, әнисе Бәян гаилә корып 6 бала үстергән нигезләрен төпчек улы Марс мәчетле итте. Әти– әнисе рухлары өчен моннан да олуг бүләк, саваплы гамәл бармы икән ошбу фани дөньяда?!

Туган авылыбыз Иске Тинчәле, әйткәнемчә, мәчетле иде. Халык мәчеткә агыла, дип мактанасы иде дә, алласызлык чоры эзсез калмаган. Шуңа да карамастан мәчетебез үз вазыйфасын үти. Манарасыннан азан яңгырый, биш вакыт намаз укыла, дини бәйрәмнәрен үткәрә, бакыйлыкка күчүчеләрне соңгы юлга озата, читтәге авылдашларыбызның рәхмәтен тоеп, ярдәмен күреп яши.

Август аеның 15нче көне. Иртәнге 10 тулып 30 минут. Көн аяз. Күктә кояш балкый. Мәчет алды халык белән тулы. Манарага ай кую тантанасына җыелганнарга, кайткан кунакларга Марс Шәриф улы рәхмәт сүзләрен әйтә. Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт ошбу изге эшне башкарырга фатихасын биреп дога кылуга, ай күккә күтәрелә башлады. Халык тәгъбир әйтә, Шәриф абый, Бәян апаларның рухлары көч бирә сыман, ай күккә ашкандай күтәрелә, кояш нурына үрелеп балкый, күңелләр сафлана, күзләр дымлана...

12 тулып 15 минут. Өйлә вакыты. Әле генә айлы булган мәчет манарасыннан беренче азан әйтелде. Фәһим хәзрәт Сөләйманов әйтте аны. Бу мәчеттә иң беренче өйлә намазын Илмир хәзрәт Хәсәнов укытты. Беренче сафта Марс Алиев, эшләп килүче мәчетебезнең имамы Равил хәзрәт Нәҗметдинов, Марс Миннебаев. Дүрт рәкәгать сөннәт, 4 рәкәгать фарыз, 2 рәкәгать сөннәт укылды, сөекле пәйгамбәребез рухына багышлап салаватлар әйтелде, ошбу нигездән дога өмет итүчеләр рухына багышлап дога кылынды.

Соңрак, гореф– гадәтебездәгечә, киңәшеп, килешеп имам сайланды. Ошбу изге вазыйфаны Идиятулла Закиров үтәргә булды. Мәчетне исемле дә итәргә булдылар. Марс Алиев тәкъдиме – авылыбызның атаклы шәхесе Алимбеков Кыям исеме кабул ителде. Шул мизгелдән бар дөньяга «Иске Тинчәле авылы «Кыям» мәчете сафка басты», – дип аваз салып, авылыбыз тарихына теркәлергә тиешле.

Әлхәмдүлилләһ, яшәү рәвешебез булырга тиешле гамәлләребезне үтәдек. Ә һич кенә дә китәсе килми. Тагын да аралашасы, сөйләшәсе, кем ни әйткәнне ишетәсе килә. Менә шушы икән ул мәчетле булуның бәйрәме. Берләш, сөйләш, киңәшләш, бердәм булып яшәүнең ямен тоеп яшәүгә ни җитә?!

Рәуф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе,

Казан шәһәре

Комментарии