«Кеше зиратка барудан түгел, ә кылган гөнаһлары өчен газап килүдән куркырга тиеш»

«Кеше зиратка барудан түгел, ә кылган гөнаһлары өчен газап килүдән куркырга тиеш»

Кино яки әдәби әсәрләрнең һәркайсында да зират куркыныч урын буларак тасвирлана. Җен– пәриләр күпләп җыелган урын дип атыйлар аны. Бу чыннан да шулаймы? Гомумән, зыярәт кылудан куркырга кирәкме? Аның нинди әдәп кагыйдәләре бар? Бу хакта Казанның «Өметлеләр» мәчете имам– хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, без зиратны үлгән кешеләрне җирләү урыны итеп кенә кабул итәбез. Ислам дине буенча ул тагын ничек бәяләнә?

– Ислам дине буенча зиратка бару үлемне һәм ахирәтне искә төшерүче гыйбрәт алу һәм вәгазьләнү урыны булып санала. Анда бару Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте. Бер хәдистә ул: «Мин башта сезне каберләрне зыярәт кылудан тыйган идем. Хәзер инде каберләрне зыярәт кылыгыз, чөнки бу гамәл күңелне йомшарта, күзләрне елата һәм ахирәтне искә төшерә...» – дигән. Хәнәфи белән Мәлики мәзһәбе галимнәре фикеренчә, зиратка атнаның бөтен көнендә, аеруча пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә бару мөстәһәб гамәл.

– Зыярәт кылуның үз кагыйдәләре бармы?

– Каберләрне зыярәт кылуның Мөхәммәд пәйгамбәр өйрәтеп калдырган кагыйдәләре бар, шулардан:

1) Зиратка кергәч каберләргә карап сәлам бирү. Мөхәммәд пәйгамбәр, аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәләме булсын, зиратка кергәч: «Әссәләәмү галәйкүм әһләд– дийәәр, минәл– мүъминиинә вәл– мүслимиин. Вә иннәә иншәә’әллааһү бикүм ләләәхикуун. Әс’әлүл– лааһә ләнәә вә ләкүмүл– гафийәһ», – дип сәлам бирә торган булган. (Тәрҗемәсе: «Сәлам булсын сезгә, йә мөэмин– мөселманнардан булган зират әһелләре! Аллаһ теләсә бездә сезгә кушылачакбыз. Мин үзебез һәм сезнең өчен Аллаһтан иминлек сорыйм»).

2) Кабер өстенә басмау һәм утырмау. Мөхәммәд пәйгамбәр, аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәләме булсын, бу хакта: «Сезнең берегезнең кабер өстенә утыруына караганда утлы күмергә утырып тәне күренгәнчегә хәтле киеме януы хәерлерәк», – дип әйткән.

3) Купшы, артык матур киемнәр кимичә гади кием киеп бару.

4) Шаярмау һәм көлмәү, дөнья эшләре турында сөйләшмәү.

5) Үлем һәм ахирәт турында уйлану.

6) Кабер янына баргач сәлам бирү. Әгәр дә мөселман кешесе кабер янына килеп шунда яткан әти– әнисенә, әби– бабасына яки кардәшенә сәлам бирсә, үлгән кешенең җаны аны ишетеп сәлам кайтара. Мөхәммәд пәйгамбәр, аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәләме булсын, әйткән: «Әгәр дә бер кеше дөньяда вакытта дус булган кардәшенең каберенә килгәннән соң аңа сәлам бирсә, ул аны таный һәм аңа сәлам кайтара» (Ибнү Габдел– Бәрнең «Әл– истизкәр» китабы).

7) Кабердә яткан мәетнең гөнаһлары гафу ителүне, кабер газабыннан имин кылуын сорап Аллаһка дога кылу.

8) Мәетләрне яманламау. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Мәетләрне сүкмәгез, чөнки алар кылган гамәлләренең нәтиҗәләренә ирештеләр инде», – дигән.

9) Зиратта намаз укымау. Габдуллаһ ибен Гомәр, Аллаһ аннан разый булсын: «Аллаһның илчесе җиде урында намаз укудан тыйды: чүплектә, мал сую урынында, зиратта, юл уртасында, мунчада, дөягә су эчерә торган урында һәм кагъдәнең өстендә», – дип әйткән.

– Мәрхүм– мәрхүмәләргә исән кеше файда китерә аламы? Аның өчен зиратта нинди эш– гамәлләр башкару мөһим?

– Мәетләргә файда китерү өчен зиратта дога– истигъфар кылу һәм Коръән аятьләрен уку сөннәт. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в): «Мәетләрегезгә «Йәсин» сүрәсен укыгыз», – дип әйткән. Ә Мөхәммәд ибен Әхмәд әл– Мәрвәзи: «Мин имам Әхмәд ибен Хәнбәлнең: «Әгәр дә зиратка керсәгез «Аятел– көрси»не һәм «Куль һүвәллааһ»ны өч тапкыр укыгыз һәм соңыннан: «Йә Аллаһ, шуның савабын кабер әһелләренә ирештер» дип әйтегез», – дигәнен ишеткән.

Гайшә анабыздан хәбәр ителгәнчә, «Мөхәммәд пәйгамбәр Бәкыйгъ зиратына барып мәетләр өчен дога кыла иде. Бервакытны ул Аллаһның илчесеннән бу хакта сорагач, ул: «Дөреслектә, миңа мәетләр өчен дога кылу әмер ителде» дип әйткән.

Госман ибен Гаффән (р.г.) болай дип искә төшергән: «Мөхәммәд пәйгамбәр мәетне кабергә җирләгәннән соң кабер янына баса һәм: «Вафат булган кардәшегез өчен Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне һәм сорау алучы фәрештәләргә җавап биргәндә нык торуын сорагыз. Дөреслектә, хәзер аннан сорау алыначак», – дип әйтә иде».

Дога кылганда Аллаһтан мәеткә рәхимле булуын, гөнаһларын гафу итүен, кабер һәм җәһәннәм газабыннан имин кылуын һәм җәннәткә кертүен сорарга кирәк.

– Мөселман кешесенең каберенә чардуган, кара плитәләр кую дөресме?

– Кабер тапталмасын, юкка чыкмасын өчен зур булмаган чардуган һәм исеме, туган һәм үлгән елы язылган таш кую рөхсәт ителә. Ә менә кабер өстен плитәләр белән каплау, бетонлау мәкруг гамәл санала. Җәбир ибен Габдилләһ, Аллаһ аннан разый булсын: «Аллаһның илчесе каберне бетонлаудан, өстенә утырудан һәм өстенә корылма корудан тыйды», – дигән.

– Кабер өстенә элек агач утырталар иде, хәзер аларны кисәләр. Бу рөхсәт гамәлме?

– Әгәр дә агач бик озын булу сәбәпле җил– давылдан аварга мөмкин икән яки шундый куркыныч булса кисәргә ярый.

– Кайбер төбәкләрдә зираттан бернәрсә дә алып кайтырга ярамый дигән гадәт яши. Буяу савытлары, пумала ише чүп– чарны да өйгә алып кайтмыйбыз, дип калдыралар. Бу дөресме?

– Шәригатьтә мондый тыю юк. Бу кешеләр уйлап чыгарган бер хорафат кына. Зираттан буяу савытларын, пумалаларны үзең белән алып кайтырга һәм башка вакытта кулланырга ярый. Әгәр дә бер кеше зиратта кулланып була торган килеш бу нәрсәләрне калдырса, ул зиратны пычраткан, аңа хөрмәтсезлек күрсәткән һәм исраф кылган була.

– Зиратка төртеп күрсәтмә, диләр иде кечкенә чакта. Бу нәрсәгә бәйле икән?

– Зиратка таба бармак белән төртеп күрсәтергә ярый. Шәригатьтә алай эшләү тыелмаган.

– Әдәби әсәрләрдә зират иң куркыныч җир буларак тасвирлана. Рәсемнәрдә дә еш кына караңгы итеп сурәтләнә ул. Чынлыкта да шулаймы?

– Зират куркыныч җир түгел, ә үлеме белән ахирәтне искә төшерүче гыйбрәт алу урыны. Мөхәммәд пәйгамбәр кайбер вакытта хәтта төнлә белән дә зиратка бара торган булган. Кеше үзенең элекке вакытта кылган гөнаһлары өчен газап килүдән куркырга тиеш, ә зиратка барудан түгел.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии