«Аллаһ» сүзле язуны нишләтергә?

– Догалар язылган газета-журналларны яндырырга ярыймы? «Аллаһ» сүзе төшерелгән савыт-сабалар да бар. Ватылган очракта аны чыгарып ташларга рөхсәт ителәме?

Надирә апа, Арча районы

Соравыгызга «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт МОРАДЫЙМОВ җавап бирде:

– Әгәр дә бу кәгазьләр кулланылмаса, китап-журналларны яндырып, көлен берәр җиргә күмеп кую хәерле булыр. Аять, хәдис һәм Аллаһ Тәгалә исеме язылган кәгазь бите аяк астында аунап ятса, гөнаһ саналыр. Кеше тарафыннан Аны мыскыл итү булыр. Авылларда шундый язулы китап, дәфтәрләрне саклап, шкафның бер читенә җыеп бару гадәте дә яши. Мәчеткә китерү, тапшыру мөмкинлеге дә бар. Кайбер китаплар арасында дин әһелләре өчен кадерле язулар да очрап куя, бу турыда кеше үзе белми. Әйтик, «Рамазан» мәчетендә мондый китап-журналларны кабул итәбез. Кеше бу язуларны нишләтергә белми икән, алып килсен, тиешенчә яндырып, тиешенчә урнаштырып бирәбез. Савыт-сабага килгәндә, чокыр яки тәлинкәгә төшерелгән гравировканы сөртеп була. Аны бетереп ташларга мөмкин. Алар әрәм-шәрәм булып, аунап, кадерсезләнеп ятса, нигездә чыгаручы җаваплы.

Комментарии