Тәкәбберлек исламга тиң түгел

Тәкәбберлек исламга тиң түгел

Безнең җәмгыятьтә яшәп тә чит-ят сыйфатлардан азат булу һич мөмкин түгел. Тәкәбберлек – адәм баласын хурлыкка калдыручы иң яман гадәтләрнең берсе. Ислам динендәге кешеләргә тиң булмаган тәкәбберлек күренешен, асылын ачыклау өчен Казан шәһәренең «Өметләр» мәчете имам-хатыйбы, Казан ислам университеты мөгаллиме Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмә кордык.

– Алмаз хәзрәт! Иң әүвәл, адәм балаларының дини һәм дөньяви тәкәбберлекләре төшенчәләренә киңрәк аңлатма бирсәгез иде.

– Дини күзлектән караганда, тәкәбберлек – ул хакны кабул итмәү һәм кешеләргә түбәнсенеп карау, ягъни үзеңне алардан өстен күрү. Коръәндә һәм хәдисләрдә аңлатылганча, бу бик тискәре сыйфат булып тора. Тәкәббер кешене Аллаһ Тәгалә дә һәм башка кешеләр дә яратмый. Ни өчен тәкәбберлек Ислам динендә тыелган хәрам гамәлләрнең берсе булып тора? Чөнки бу сыйфат кешенең үзенә һәм башка кешеләргә зыян китерә. Тәкәбберлек адәм баласын кеше хакын бозу, башкаларны рәнҗетү, кеше үтерү кебек гөнаһларга да этәрергә мөмкин. Кайбер кешеләр тәкәббер булганга күрә, башкалардан төрле юллар белән үч алырга, начарлык эшләргә һәм аяк чалырга яраталар.

Дөньяви күзлектән караганда, тәкәбберлек ул кешеләрне санламау, алар алдында масаю, аларны кимсетү, үзеңне алардан дәрәҗәлерәк дип уйлау, очрашкан вакытта алар белән исәнләшмәү. Бу сыйфат күңел авыруларыннан булган начар бер холык. Менә шушы тәкәбберлек дигән начар кешенең күңелендә төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин. Һәр кешенең бер зәгыйфь ягы була, менә шул яктан кешенең күңеленә тәкәбберлек сыйфаты үтеп керә. Кайбер кеше баегач тәкәббер кешегә әйләнә. Кайбер кешенең тәкәббер булуына гыйлемле, матур кыяфәтле, физик яктан көчле булуы, дәрәҗәле эштә эшләве сәбәпче була. Кайбер кешеләр халык арасында дан казангач, җитәкче булгач тәкәбберләнәләр, кешеләрне санга сукмый башлыйлар.

Шулай ук кайбер кешеләр дин юлына баскач, үзен башкалардан өстен һәм изгерәк дип саный башлый. Ул үзенең элекке вакытта гөнаһлар кылып яшәгәнен оныта, ә башка кешеләрне гөнаһлар кылганнары өчен мыскыл итә, хурлый. Андый кеше үзен җәннәткә кергән, ә башкаларны гөнаһка баткан, җәһәннәмгә кергән дигән фикер белән яши. Бу да тәкәбберлек галәмәте.

Намаз укучы һәм ураза тотучы кешенең дә шундый сыйфатка ия булуы Ислам диненең хакыйкатен һәм үзеңнең кем булуыңны аңлату белән бәйле. Мәсәлән, шайтаннарның башлыгы иблис тә тәкәбберлеге аркасында кяфер булды. Ул үзенең гыйлеме һәм уттан булуына масаеп, Аллаһның әмеренә буйсынмады. Аллаһ Тәгалә аңа Адәмгә хөрмәт күрсәтеп сәҗдә кылырга кушкач, ул әйтте: «Мин Адәмнән хәерлерәк, чөнки Син мине уттан, ә аны балчыктан бар кылдың» (Әгъраф –12).

Суфян ибен Гуйәйнә исемле галим әйтә: «Әгәр дә бер кешенең гөнаһысы шәһвәт теләге белән бәйле булса, син аның тәүбә итүенә өметлән. Чөнки Адәм гәйләһис-сәләм шәһвәт теләге белән җәннәттәге тыелган җимешне ашады һәм Аллаһ аның гөнаһысын гафу итте. Әгәр дә бер кешенең гөнаһысы тәкәбберлек белән бәйле булса, аңа Аллаһның ләгънәте төшүдән курык. Чөнки иблис Аллаһның әмеренә тәкәббер булганы өчен каршы килде һәм ләгънәт кылынды».

– Тәкәбберлекнең җитәкчеләргә хас сыйфат икәнлегенә дә гаҗәпләнмибез хәзер.

– Тәкәбберлек, масаеп йөрү шулай ук кайбер җитәкчеләргә дә хас сыйфат булып тора. Җитәкче кеше матди яктан бай булгач, кешеләр белән идарә иткәч, үзен башкалардан өстен дип уйлый башлый. Менә шуның нәтиҗәсендә ул тәкәбберләнә. Ул кеше түрә булуның Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау булуын оныта. Кайбер кешеләрне Аллаһ Тәгалә башкалар алдында чын йөзен ачу өчен байлык, дәрәҗә һәм җитәкчелек белән сыный.

– «Тәкәббер фәкыйрь» дигән гыйбарәне дә ишетергә туры килә…

– Тәкәббер фәкыйрь кеше Аллаһ Тәгалә каршында тәкәббер байга караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә. Мөхәммәд пәйгамбәр андый кеше турында шулай дип әйткән: «Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә өч кеше белән сөйләшми, аларның гөнаһларын гафу итми һәм аларга таба карамый да. Аларга авырттыручы бик ачы газап була. Алар зина кылучы карт бабай, халкын алдалаучы ялганчы патша һәм тәкәббер фәкыйрь» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Гадәттә, кешене байлык тәкәббер итә, ә фәкыйрь кешене тәкәббер итүче мондый сәбәп юк. Шуңа күрә ул бай тәкәббер кешегә караганда да бозыграк булып чыга, чөнки ул сәбәп булмыйча тәкәбберлек күрсәтә.

– Тәкәббер булмау яки күңелдән бу сыйфатны алып ташлау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Тәкәбберлек сыйфатыннан котылу өчен үзеңнең кем булуыңны, кайдан тууыңны онытмаска кирәк. Кеше үзенең атасының бер тамчы суыннан яратылган бер мәхлук. Әл-Әхнәф ибен Кайс шулай дип әйткән: «Тәкәбберләнүче адәм баласының хәле бик гаҗәп. Ул бит бәвел чыга торган юлдан ике тапкыр чыкты (беренче тапкыр әтисеннән, икенче тапкыр әнисеннән)» (әл-Газәлиның «Ихйә’ү гулүүмид-дин» китабы)

Кеше нихәтле генә масаймасын һәм үзен башкалардан өстен күрмәсен, ул барыбер зәгыйфь зат. Ул барыбер кемгә дә булса мохтаҗ. Иң беренче чиратта ул Аллаһның ярдәменә һәм яклавына мохтаҗ. Ул бу дөньяда беркемгә дә мохтаҗ булмыйча яши алмый. Мәсәлән, әгәр дә ул авырса, табибка мөрәҗәгать итә, авыр хәлдә калса, кемнән дә булса ярдәм сорый. Шуны белә торып, кеше ничек тәкәбберләнә ала?!

Моннан тыш тәкәбберлек сыйфатыннан котылу өчен Аллаһка дога кылырга кирәк. Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһка шулай дип дога кыла иде: «Рабби әгүүзү бикә минәл-кәсәли вә сүү’ил-кибәри, Рабби әгүүзү бикә мин газәәбин фин-нәәри вә газәәбин фил-кабри». Мәгънәсе: «Раббым Аллаһ. Мин сиңа ялкаулыктан, тәкәбберлек сыйфатыннан, җәһәннәм утыннан һәм кабер газабыннан саклауны сорап сыенам» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

– Килешүгә бармаган кешеләр тәкәбберлеккә мисал була аламы?

– Әгәр дә ике кешенең арасы низаг аркасында бозылса һәм соңыннан аларның берсе гаебен танып дуслашырга теләсә һәм гафу сораса, икенче кеше аны гафу итәргә тиеш. Әгәр дә ул гафу итүдән баш тартса, тәкәббер кеше була.

– Тәкәббер кешеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди язмыш көтә?

– Тәкәббер кеше әлеге гөнаһның җәзасын бу дөньяда да һәм ахирәттә дә күрәчәк. Андый кешене Аллаһ Тәгалә җәза рәвешендә түбәнсетә яки бер сынау белән урынына утырта. Шулай ук тәкәббер кешене Аллаһ Тәгалә хәтта каты газап белән һәлак итәргә мөмкин. Мәсәлән, безнең эрага хәтле яшәгән Гад халкын Аллаһ Тәгалә каты давыл белән һәлак итте. Чөнки алар тәкәббер халык булды. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: «Гад халкы җир өстендә хаксызга тәкәбберләнделәр. Алар әйтте: «Безгә караганда да куәтлерәк тагын берәр зат бармы?!» Әллә алар үзләрен юктан бар кылган Аллаһ Тәгаләнең күпкә куәтлерәк булын күрмәделәрме? Алар безнең могҗизаларыбызны инкарь иттеләр. Бу дөньяның түбәнсетүче газабын татысыннар өчен Без аларның өстенә шомлы көннәрдә салкын җил җибәрдек. Әмма ахирәттәге газап аларга тагын да түбәнсетүче булачак һәм беркем дә аларга ярдәм итмәячәк» (Фуссыйләт: 16-15).

Тәкәббер кеше шушы начар сыйфаты өчен Кыямәт көнендә дә җәзасын ала. Андый кеше Кыямәт көнендә турыдан-туры җәннәткә эләкми. Әгәр дә ул тәкәббер мөселман булмаса, шушы гөнаһы өчен җәһәннәм утында яна, ә аннан соң җәннәткә кертелә. Әгәр дә ул тәкәбберлеге өстенә имансыз булса, мәңге җәһәннәмдә кала. Тәкәбберлек турында Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйткән: «Күңелендә тузан бөртеге авырлыгы хәтле тәкәбберлек булган кеше җәннәткә керми». Шул вакытта бер кеше сорый: «Әгәр дә бер кеше матур өс киеме һәм аяк киеме кияргә яратса, ул тәкәббер кеше буламы?» Мөхәммәд пәйгамбәр аңа шулай дип әйтә: «Дөреслектә, Аллаһның бөтен гамәле матур һәм Ул матурлыкны ярата. Тәкәбберлек – ул хакны кабул итмәү һәм кешеләрне кимсетү» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Тәкәббер кешеләр Кыямәт көнендә кырмыска шикелле кечкенә сурәттә булачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Тәкәббер кешеләр Кыямәт көнендә кырмыска зурлыгындагы кешеләр кыяфәтендә булачак. Аларны бөтен яктан да хурлык каплаячак. Аларны җәһәннәмдә «Бүләс» исемле төрмәгә ябачаклар. Анда аларны бөтен яктан да җәһәннәм уты чолгап алачак. Су эчәргә сорагач, аларга җәһәннәм әһелләреннән бүленеп чыккан сасы эчемлек эчертәчәкләр» (Тирмизи хәдисләр җыентыгы, № 2680).

Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай диде: «Аллаһ Тәгалә әйтте: «Тәкәбберлек (бөтен нәрсәдән дә өстен булу) сыйфаты минем киемем һәм шулай ук олуглык сыйфаты да минем киемем. Кем дә кем аларның берсен миннән тартып алырга теләсә, Мин аны җәһәннәм утына атачакмын» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Йомгаклап, шуны гына әйтәсе кала: тәкәббер булу-булмау бары тик үзебездән тора. Аллаһ кушканча барлык гамәлләребез матур һәм хак булса иде.

Рамазан КӘБИРОВ

Комментарии