Хаталансаң, төзәл

Бу тормышта бер генә кеше дә хатасыз яши алмый, беркем дә идеал түгел. Дорфалыктан да гафил түгел кеше. Үзе дә сизмәстән, гөнаһлы гамәлләр дә кыла. Кайчак телебездән берәр дустыбызны рәнҗетерлек сүзләр чыга һәм, нәтиҗәдә, күпмедер вакыт ул сөйләшмичә йөри. Соңыннан үкенәбез, «их, нигә әйттем инде», дип, үзебезне битәрлибез, ләкин инде эш узган була, ә йөрәктә ярасы кала. Алай гына да түгел, телгә куллар да кушылырга мөмкин. Монысы инде чиктән чыгу дигән сүз.

Әйе, гадәттә, кеше башта эшли, аннан соң гына уйлый шул. Үзенә күрә бер чир инде бу. Ләкин аны дәваларга мөмкин. Моны безгә пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәтеп калдырган: «Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык (ягъни, тәкъва бул), берәр гөнаһлы гамәл кылсаң, аның артыннан аны сөртерлек изге гамәл кылып куй, һәм кешеләр белән мөгамәләдә күркәм-әхлаклы бул» ( Тирмизи риваяте, 1987).

Кардәшләрем, бу хәдис – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртергә кирәклеген кисәтү. Ягъни, кеше Аллаһның һәрнәрсәне һәм һәрвакытта күрүен, ишетүен белергә, шунлыктан чикләрне бозудан сакланып, тәкъвалыкка омтылырга тиеш. Аллаһтан никадәр ныграк курыксак, үз тәртип-әхлагыбызга да шулкадәр игътибарлырак булыр идек. Шуны бер минутка да истән чыгармыйк, бер генә бозыклык та җәзасыз калмаячак – йә бу дөньяда яки ахирәттә. Дөрес, кешенең Аллаһтан курку хисе зәгыйфьрәк булган саен, ул бозык-фәхеш гамәлләргә дә салкын карый. Ялганлый да: «Әй, моңа нәрсә сөйләсәм дә була, барыбер дөресен белми», – дип уйлый. Ә тәкъва кеше: «Ул белмәсә дә, Аллаһ күрә бит, шул бер ялганым өчен күпме газап алачакмын», – дип, вакытында тукталып кала.

Аллаһтан куркучы кешеләр күбрәк булса, җинаятьләр саны да кимер иде. Әлбәттә, моңа каршы кемдер: «Гел дөресен генә сөйләп, гадел, йомшак булып яшәсәң, сине сытып-таптап китәчәкләр, чөнки дөньясы шундый бит хәзер», – дияр. Тик галәмнәрнең Хуҗасы әйтә: «Кем Аллаһтан курыкса (тәкъва булса), Ул (барлык проблемалардан да) аңа чыгу юлын күрсәтәчәк һәм көтмәгән җирдән ризык бирәчәк» («Талак» сүрәсе, 2-3нче аятьләр). Аллаһы Тәгалә: «…дорфа, ялганчы, карак, гайбәтче кешеләргә проблемаларын чишәргә ярдәм итәрмен, көтмәгән-уйламаган җирдән мул, бәрәкәтле мал бирермен», – дими бит. Әмма Аллаһтан куркып, тәкъва булган, яхшы якка үзгәрергә тырышкан мөэмин-мөселманнарга карата Ул мәрхәмәтле.

Әгәр онытылып, гөнаһ кылып куйсак, хатаны аңлаганнан соң: «Их, хаталандым бит», – дип, Аллаһтан гафу сорап, шул ук вакытта бу бозык гамәлдән чистарыну максатыннан, берәр яхшы гамәл кылып куйсак, гөнаһның гафу ителүенә бер сәбәп кылган булырбыз һәм шуның белән күңелебез тынычланыр.

Шулай ук бу хәдисне тагын «Һуд» сүрәсендәге 114нче аять тә дәлилли: «Дөреслектә, яхшы гамәлләр начарларын юкка чыгаралар». Мисал өчен, башта язылганча, берәрсен рәнҗеткән булсак, барып гафу үтенсәк, аңа өстәп берәр бүләк бирсәк яки кунакка чакырып, тәмле ризык белән сыйласак, күңелгә рәхәт булып китәр.

Күп хәдисләр һәм аятьләр кешеләрне матур әхлаклы булырга чакыра һәм моның яхшылыгын аңлаталар. Кибеттә, эштә, дәваханәдә яки кайсы да булса җәмәгать оешмасындагы хезмәткәр, синең соравыңа дорфа җавап бирсә, әлбәттә, күңел кителә, андый кешегә рәнҗисең. Әмма кайчагында үзебез дә шул дорфа кеше кебек булабыз түгелме?!

Йомшак агачны корт баса дигән халык мәкален кайбер кешеләр бик оста кулланалар, янәсе, бер йомшаклык күрсәтсәң, муеныңа менеп утыруларын көт тә тор. Урынлы сорау туа: нигә чит кеше генә үзгәрергә тиеш соң әле, ә нигә үзебез түгел?! Башкалардан яхшылык өмет итәсең икән, иң элек үзең башкаларга карата яхшы мөнәсәбәттә бул.

Нинди генә чорда һәм җәмгыятьтә яшәсәк тә, төп әхлакый сыйфатларны югалтырга ярамый. Киләчәк буыннарга нәрсә мирас итеп калдырырбыз? Без аларга бүген үрнәк булырга тиеш! Динебезнең төп кагыйдәсе шул: «Кешеләр белән мөгамәләдә күркәм-әхлаклы бул!» «Начарлыкка яхшылык белән җавап бир. Шул чакта синең дошманлашкан кешең якын дустың кебек булыр» («Фуссиләт» сүрәсе, 34нче аять).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Хаталансаң, төзәл, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии