Илгә дин кайтса да, теле әле кайтмады

Октябрь түнтәрешенә кадәр татар халкы гарәп графикасында язган һәм укыган. Әдәбият, тарих – болар бөтенесе гарәп графикасында иде. Татар мөселманнарына шулай ук гарәп теле дә бик мөһим булды, татар теленә бик күп гарәп сүзләре кертелде – гарәпләште татар теле. Без моны шул ук Тукай шигырьләреннән дә укып-күреп беләбез, чөнки анда без аңламаган гарәп сүзләре бик күп очрый. Ә каһарманыбыз Муса Җәлилнең легендар «Моабит дәфтәрләре»нең гарәп графикасында язылуы! 1930нчы елларда әле Казандагы трамвай билетлары да гарәп язмасында ясалган була. Безнең бабаларыбызның гарәп телен шул югары дәрәҗәгә күтәрүе Ислам диненең үз тормышларында нинди зур урын алып торуын күрсәтә. Әле бүген дә татар телен белгән кешегә Коръәнне өйрәнү җиңел. Гарәп теле, Ислам дине татарларның сакланып калуында иммунитет ролен үтәде һәм үти дә.

Гарәпләштерелгән татар теленнән большевиклар күп гарәп сүзен алды һәм халыкның гасырлар буе килгән язмасын үзгәртте.
Кайберәүләр әйтә, безгә латин графикасы кирәк, ди. Әмма латин графикасының гомере санаулы гына ел иде, ә гарәп графикасы бездә 1000 елдан артык кулланылды. Шуңа күрә дә гарәп графикасын, гарәп телен мәктәпләргә дәрес итеп кертергә кирәк. Һәм бу эшкә мәчетләр ярдәме белән дә, төрле олимпиадалар, бәйгеләр оештырып булышып була. Аллага шөкер, хәзер дингә юл ачык, Президентыбызны да намазларда күрәбез. Гарәп телен кайтаруның иң кулай вакыты хәзер: татар телен бетерделәр, шуңа Мәскәүдән гарәп телен сорарга кирәк. Безгә, мөселманнарга, әллә ни кирәкми – хәзер укытыла торган фәннәр, әдәби әсәрләр җитә. Безгә, мөселманнарга, Коръән укый белергә һәм аны аңларга, гарәп телен белергә кирәк – Кыямәттә кызарып тормас өчен. Аллаһ Тәгалә гарәп телен башка телләрдән аерып, дәрәҗәсен күтәрде бит.

Хәзер Татарстан мәктәпләрендә гарәп телен укытмаска бернинди сәбәпләр юк. Күптән түгел Ингушетия, Чечен республикаларында булырга туры килде – анда кешеләрнең әйтүе буенча гарәп телен мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлардан ук укыталар. Ә без алардан ни белән аерылып торабыз. Әйе, бездә төрле милләтләр яши. Ләкин бер-беребезне аңлыйбыз, хөрмәт итәбез, Аллага шөкер. Гарәп телен өстәмә итеп, икенче чит тел итеп кертергә була. Урыс телен кыскартырга кирәк, болай да башка фәннәрне укыганда урыс теле автомат рәвештә өйрәнелә, чөнки бөтен фәннәр урыс телендә алып барыла. Русия укучылары арасында гарәпчә белүчеләр булса, файдадан башка илгә дә зыян килми бит. Мескен хәлендә калган татар теле укытучыларына мәсәлән гарәп телен өйрәтүне йөкләргә була. Шулай ук гарәп телен белүче имамнар да бар, алар да акчалы дәүләт эшеннән баш тартмаслар.

Бу бик тиз үзгәрүче һәм алдавыч дөньяда үзебезнең балалар укый торган дәүләт мәктәпләрендә мөселман культурасын бетермәскә иде һәм үзебез саклаган, яклаган дәүләт хисабына үзебез өчен, милләт, өммәт өчен кирәкле әйберләрне өйрәтергә кирәк!

Айрат БИКМУЛЛИН

Комментарии