ДИНЕБЕЗДӘ АРТИСТЛАР КҮБӘЕП КИТТЕ

Бүген Русиядә йөзгә якын тоталитар секта исәпләнә. Адашкан юлга басучы үз тормышын гына упкынга салмый, ә якыннарына да рухи һәм физик зыян китерә. Гамәлдәге законнар, хокук саклаучылар эшчәнлеге сектаның кимүенә китерми. Киресенчә, дини төркемнәр, агымнар киң колач җәя, ә халык шуларга тартыла.

Бу җәмгыятебезнең кыйбласы югала бара дигән сүз. Монда татарлар да искәрмә түгел.

Берничә ай элек басылган “Татарлар секталарга тартыла” язмасында, читтән кергән тәгълиматка, дини төркемнәргә, ягъни секталарга иярүче татарлар турында сүз барган иде. Әлеге язмага психолог Мәлик САБИРҖАН аңлатмасын да тәкъдим иттек. Аның фикеренчә, динебездә рухи кыйммәтләр белән идарә итүче дин әһелләре зәгыйфь булган вакытта җәмгыятьтә секта һәм башка дини төркемнәр киң колач җәячәк. Чөнки изге урын буш тормый. Әгәр без илаһи кыйммәтләрне халыкка җиткерә алмыйбыз икән, бу үз чиратында секталар тарафыннан ялган кыйммәтләр таралуына китерәчәк, ягъни без моңа үзебез шартлар тудырабыз дигән сүз. Әңгәмәбез дә әнә шул четерекле мәсьәләләргә кагыла.

Демократия шаукымы җәмгыятькә куркыныч янарлык проблемалар тудырды, шуларның берсе секталарның киң колач җәюенә китерде. Сүз бит кайсы диннең хакыйкатькә якынрак булуы турында гына бармый. Кайсысының җәмгыятькә файда китерүе дә әһәмиятледер. Гасырлар буе безнең җирлектә калыплашкан традицион диннәрнең роле бәхәссез. Ә хәзер кайсы секта белән генә кызыксынма, сине сектант-татарлар камап ала. Араларында рус теллеләре дә, саф районыннан чыккан милләттәшләребез дә әз түгел. Секталарның җәмгыятьтә киң колач җәюендә, татарларны үзләренә җәлеп итә алуында нинди сәбәпләр ята?

– Безнең руханилар чын мәгънәсендә рухи дәрәҗәдә яши, дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз. Моның сәбәбен 15 еллап кына әле динебез торгызыла башлау белән аңлатырга була. Бу – рухи кыйммәтләрне барлау өчен бик кыска вакыт. Шуңа күрә соңгы 15-20 ел эчендә динебезгә төрле кешеләр килә башлады. Сәхнәдә чыгыш ясаган, көр тавышлы, халыкны үз-үзенә җәлеп итәрлек артистларның дингә килә башлавы күзәтелә. Исламда артистлар күбәеп китте. Бүген күз алдыбызда чалынган хәзрәтләр, имамнарның күбесе – профессиональ артист. Ә алар, билгеләмә буенча, икейөзле кешеләр. Артист кая гына барса да, ул үз йөзен, үз образын яраклаштыра, үзгәртә. Кухняга керсә пешекчене уйный, сәхнәдә – сәхнә кешесе, кирәк икән хәзер имам ролен дә башкара. Әлбәттә, монда үпкәләү булырга тиеш түгел, моны аңларга кирәк. Димәк, әгәр руханиларыбыз икейөзле икән, объектив кыйммәтләрне бер яктан кабул итә икән, аны икенче кешегә икенче йөз белән җиткерә дигән сүз. Аны үзгәртми, ничек бар, шулай кабул итеп, халыкка җиткерү мәслихәт. Шуңа күрә һәрбер кеше руханидан ихласлылык көтә. Әйтик, кеше мәчеткә йөри, ди. Тормышта булган вакыйгага киңәш сорап килә. Мулланың ихлас булмавы әңгәмәдәшенә ситуацияне ясалма сүзләр белән аңлатуга китерә. Димәк, рухани иң югары дәрәҗәдәге рухи кыйммәтләрне үз мәнфәгатьләреннән чыгып бәян итә дигән сүз. Шунлыктан иң чиста рухи кыйммәтләр юылып төшә. “Син – миңа, мин – сиңа” кебек алыш-бирешкә нигезләнгән мөнәсәбәтләр килеп туа. Рухи өлкә андый аралашудан ерак булырга тиеш. Бу имамнарның сәдакага яшәп, кайберәүләргә бик аз сәдака эләгүеннән килеп туа. Ник дигәндә, һәркемнең яшисе, тормыш алып барасы килә бит. Шуннан чыгып әйтергә була: бүген гади кеше үз мәнфәгатен диндә, исламда канәгатьләндерә алмый. Руханилардан ала алмаган кыйммәтләрне иртәме-соңмы башка җирдән, читтән эзләргә мәҗбүр була. Аннан адәм баласы төрле дини төркемнәргә килеп эләгә. Кайберәүләр секта корбанына әверелә. Әмма болай дип әйтү дә дөрес булмый, бу кешеләрне үзеңә каршы кую дигән сүз. Секта – безнең җәмгыятьтә туган тар җәмгыять кенә. Имамнарның камил булмавы килгән-киткән җәмәгатьләрнең таралуына бер нигез булып тора. Төп сәбәп әнә шуңа барып тоташа да инде.

Мәчеткә бармыйча кинәт кенә сектага йөри башласа, гаеп кешенең үзендә буламы?

– “Элегрәк эчеп, кәеф-сафа корып йөргән динчеләрне беләм. Йә булмаса, элек марксизм тәгълиматын пропагандалап йөрүче кеше бүген динче булып сөйли” дигән караш та яши һәм, әлбәттә, бу кешенең дингә тартылуына киртә булып тора. Һичшиксез, кеше моны гомумиләштерә һәм ялгыш нәтиҗә чыгара. Әйтик, мин мәчеткә теге яки бу имам булганы өчен килмим, ә гыйбадәтханәгә Аллаһы Тәгаләгә табынырга барам. Мәчет ул – сәҗдә урыны, кеше бирегә Аллаһыга сәҗдә кылыр өчен килә. Ә халык йөрмәвенең төп сәбәбе – әлеге дә баягы руханиларның рухи тәрбиясе бик түбән дәрәҗәдә булуында. Имам, чын мәгънәсендә, рухи кеше булырга тиеш. Әйтик, мәхәлләне, җәмәгатьне, мөселман өммәтен ниндидер камиллеккә йөз тоткан рухи кеше җитәкләми икән, аның артыннан мөселманнар иярми башлый. Шуңа да бүген рухи кыйммәтләр матди кыйммәтләргә алыштырылган.

Имамнарны читкәрәк куеп торыйк әле. Секталарга каршы кем көрәшергә тиеш?

– Секталар белән көрәшергә кирәк дигән фикер белән килешмим. Секталарның төп максаты да зур җәмгыятьне, ягъни дөньядагы төп диннәрне үз-үзләренә каршы куймаудан гыйбарәт. Юри генә бейсбол уенына игътибар итик. Анда тупны таяк белән сугып җибәрәләр. Туп көчлерәк сугылса, ул катырак оча, әкрен сугылса, тизлеге дә кими. Секта белән дин мөнәсәбәтләре дә шундый. Зур җәмгыять сектаны үзеннән никадәр аерса, секта шулкадәр ныграк җәелә. Безнең җәмгыятьтә секталарга каршы көрәшү шулай корылган. Гаиләләрне сәламәт яшәтү өчен көрәшкән саен, аларның таркалуы ишәя бара. Ата-анасы баласын сектага каршы куйса, бала, киресенчә, аңа якыная. Бу табигый. Мондый хәл булмасын өчен, безгә башка принципны кабул итәргә кирәк. Әйтик, һинд тәгълиматының безгә үтеп керүен генә алыйк. Бу, беренче чиратта, читтән килгән җәмгыять, ягъни дини төркем вәкилләрен ничек кабул итүебездән тора. Без җәелдерәбез икән мондый хәлне, димәк, биредә шундый шартлар тудырылган. Шуңа күрә безгә тупны таяк белән көчлерәк сугып котылу юлына басарга кирәкмәс. Бу дөрес юл түгел.

Авыл хәлләрен ничегрәк күзаллыйсыз?

– Бүген авылда ике-өч кеше мәчет төзергә дип, халыктан акча җыя һәм ахыр чиктә эшен ерып чыга. Парадокс: мәчеткә йөрүчеләр юк, тик нигәдер мәчет бар?! Әмма мәчетне салганнан соң, аны ничек яшәтергә кирәклеген уйларга кирәк бит. Әгәр алар буш тора икән, аның дингә файдасы булмый. Шуңа да эш иң элек мәхәллә, җәмәгать туплаудан башланырга тиеш, аннан гына мәчетне торгызу мәслихәт. Бу очракта дин гөрләп торачак. Секталар бу яктан аңлы рәвештә эш итә. Алар башта дәгъват кылып үз тарафдарларын туплый, аннан үз башлыкларын сайлый, шуннан соң гына гыйбадәтханә төзү турында уйлыйлар. Дәүләт структурасыннан күчерелгән дин рәсми диннән аерылып тора. Шул сәбәпле яшьләр рәсми дингә түгел, секталарга тартыла. Секталарның нәкъ шушы система белән эш итүе уеннарын дәвамлы алып баруга китерә.

– Димәк, секталарның киң колач җәюендә динчеләребезнең дә, халыкның да гаебе бар. Шулай да бүген татар исламга кайту юлында нинди чаралар күрергә тиеш? Халык моңа сусаганмы?

– Халык бүген рухи кыйммәтләр белән эш итүчегә мохтаҗ. Әйткәнемчә, ниндидер мәхәллә булдырылса да, безнең халык каяндыр китерелгән имамны көтә. Авылларда гына түгел, гомумән, үзебезнең мәчетләрдә дә төрле мөхтәсибләрне, казыйларның билгеләнеп куелуын көтеп утырабыз. Бу шәригатькә каршы килә. Мөселманнар үзләре арасыннан иң белемле баш имамны сайларга тиеш. Чөнки шул чакта гына рухи кыйммәтләр белән идарә иткән кеше абруй казана ала. Димәк, җәмгыятькә файда китерә, диннең абруен күтәрә ала. Диндә абруй казанган шәхесләр бар икән, секталарның үсүенә җирлек тумый.

Бүген мәчетләрдә иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр күтәрелсә, алар белән бергә үрелеп барса, хәл башкачарак булыр иде. Имам-хәзрәтләр мондый проблемага тукталмый, чөнки бу югарыдан кушылмый, киресенчә, тыела гына. Имам үз вәгазьләрендә шундый четерекле проблемаларга туктала башласа, аннан теманы читкә бора. Моны халык аңлый. Шулай ук Коръән тәфсирләрен, хәдисләрне урта гасырдагы сыман аңлату бүгенге кысаларга сыймый. Һәр заманның үз таләпләре була. Коръәнне, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен хәзерге вәзгыять белән бәйләп сөйләргә кирәк. Кызганыч, әлегә мондый белемле имамнарыбыз күп түгел. ДИНЕБЕЗДӘ АРТИСТЛАР КҮБӘЕП КИТТЕ, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии