Гашыйклар көне Кыямәт көнен якынайта

Изге Вәли көне, янәсе…

Якынлашып килүче Изге Валентин – Гашыйклар көнен аеруча яшьләр зарыгып көтә. Парлылар бер-берсен котласа, ялгызлар нәкъ менә шушы көнне үз парын табарга өметләнә. 5-6 ел элек кенә аңыбызга килеп кергән бу бәйрәмне инде “татарчалаштырып”, Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Вәли дисәк тә, Гали дисәк тә, ничек кенә үзебезнеке итәргә тырышсак та, юк инде, җәмәгать, безнең бәйрәм түгел бу! Ә күпчелек барыбер бу бәйрәмнең татарлар өчен, төгәлрәк әйтсәк, динендәге татарлар өчен бөтенләй хас булмавы турында уйлап та карамый бит. Гашыйклар көне дип бер-берсенә бүләкләр өләшеп, хәтта бәйрәм белән котлап та, зур гөнаһлы булуларын күпчелек танымый. Әйе, бик күпләр бу сүзләр белән килешмәс тә, янәсе, якын кешеңне бәйрәм белән котлаудан кемнең кайсы җире кителә инде?! динендә мәхәббәт тыеламыни, дип әйтүчеләр дә булыр…

“Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә гаиләдә, ир белән хатын арасында, мәхәббәт булуны искәртә, әмма Гашыйклар көнендәге шикелле бер генә көн мәхәббәт көне була алмый. Киресенчә, Ислам динендә мәхәббәт кешенең күңелендә һәр көн һәм гомере буена”, – ди шәһәре Авиатөзелеш районы “Салихҗан” мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев.

Исмәгыйль хәзрәт, бу көннәрдә халык, күпчелеге яшьләр инде, әлбәттә, йөрәк формасындагы открыткалар, фәрештә сыман уенчыклар алу белән мәшгуль, бер-берсен Изге Валентин көне белән котлыйлар. Бер карасаң, күңелле бәйрәм, ә менә динебезнең бу бәйрәмгә каршы булуын ишеткәнем бар иде. Ислам диненең Гашыйклар көненә карашын, мөнәсәбәтен төгәлрәк аңлатып үтсәгез иде?

– Аллаһы Тәгалә безгә гүзәл динебезне бүләк итте. Тормышыбызның һәрбер вакытын ничек матур булдырырга өйрәтте.

Бу бәйрәмнең тарихына күз салсак, без бер генә дә төгәл мәгълүмат ала алмыйбыз. Барлык чыганаклар да ниндидер легендалар белән генә аңлатыла. Белгәнебезчә, Ислам динебез төгәл, дөрес дәлилләргә генә нигезләнгән. Шуңа күрә бу күзлектән караганда ук, әлеге бәйрәмнең дөрес түгеллеге ачык күренә.

Шулай ук бу көннең беренчеләрдән булып борынгы Рим империясендә, мәҗүсиләр тарафыннан бәйрәм ителә башлаганлыгы билгеле.

Аллаһы Тәгалә безгә бәйрәмнәрне бик ачык күрсәтә, ниндидер яңалык кертүебез бу динебезгә карата битараф булуыбыз турында сөйли. Әгәр динебезне өйрәнсәк, без атна саен булган иң зур бәйрәм җомга икәнен, аннан ике гает икәнен аңлап, тиешле дәрәҗәдә шуларны бәйрәм итәр идек.

– Дусларың арасында бәйрәм уңаеннан бүләкләр бирешү дә ярамыймы?!

– Бу шулай ук ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в) үз хәдисендә, кем дә кем башка халыкларга охшарга тырышса, шулар рәтендә булыр, дигән. Шулай булгач, уйлап карыйк, Аллаһы каршында без кемнәр рәтендә булырга телибез. Әйтеп узганыбызча, бүләк бирү өчен бәйрәмнәребез бар.

– Библиядә мәхәббәт символы йөрәк 1000 тапкырдан да артыграк кабатлана икән. Ә Коръәндә мәхәббәт, ярату турында язылган урыннар бармы?

– Ярату сүзе Коръәндә 83 мәртәбә искә алына. Ислам динендә үзеңнең кемгәдер булган җылы хисләреңне бөтен кеше каршында ачыктан-ачык күрсәтү – зур гөнаһ. Бу хис ике кеше – ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдән тора, аларны читкә тарату кирәкми. Ә бүгенге яшьләр арасында популярлык казанган Гашыйклар көнендә бәйрәм итүчеләрнең ачыктан-ачык зина кылуларын аңлау – кыен эш түгел. Хәдисләрдә килгәнчә, Кыямәт көнен якынайтучы билгеләрнең берсе шушыдыр.

Әйе, беркемгә дә фикерне көчләп тагып булмый, нәрсәнең хак, нәрсәнең яман икәнен һәр кеше төрле вакытта, тормыш юлының төрле баскычында аңлый башлый. Ни кызганыч, бөтенләй аңламаска да мөмкин. Тик шулай да азрак уйлансак иде, дуслар! Якын, яраткан кешеләрегезне Гашыйклар көнендә генә котларга, 14 февральдә генә бүләкләр бирергә димәгән бит. Яраткан кеше өчен иң зур бүләк – сөйгәненең ихлас елмаюы һәм игътибары. Аларны көн дә бүләк итеп була ләбаса.

Рәфилә СӘЛИХОВА

Комментарии