УМАРТА КОРТЛАРЫ

УМАРТА КОРТЛАРЫ

сиңа бирәсе булса, тешеңне сындырып булса да, керер. Әгәр ризыгын синнән аласы булса, аркан белән тотсаң да, – калмас.

Рәисә апаның тәрәзә каршысында, урам якта үсеп утыручы агачка кортлары күче килеп сарыла. Рәисә апа моны күреп куркуга төшә. Аның ире Латыйпка корт чагу ярамый. Әле ярый, эш вакыты. Ул авыл башында гына яшәп ятучы, кыз туганы Әнисә апага йөгерә. Булган хәлне сеңлесенә сөйләп бирә.

– Әнисә туганым. Безнең агачка умарта күче сарды, зинһар, коткарырга булыш, – ди.

Әнисә апа үзе умарта тотмый, күрше Сабир бабайга кереп, хәлне сөйли. Аларның умарталары була.

– Минем умарталарым җитә. Миңа кирәкми. Күч җыя торган әйберләрне биреп җибәрәм, үзең җый, – ди.

Әнисә апа урам буйлап әйберләрне күтәреп бара, үзе кемне ярдәмгә чакырырга икән, дип уйлый.

Ул урамда Әнәсне очрата. Тегесе бераз салган-салуын, зыянлы түгел. Әнәс күч җыярга ризалаша. Тәртибен дә белүен әйтә.

Әнисә апа Рәисә апаларына барып җиткәч, Әнәсне корт чакмаслык итеп киендерә. Үзе киенеп чыгарга апасының өенә кереп китә. Әнәскә үзе чыкмыйча, күчкә кагылмаска куша. Салган баш түзәме соң… Әнәс күршедән балта алып чыга да күч сарган агачны төбеннән чабып та аудара. Агачын ишек алдына өстерәп алып керә. Умарта кортлары ишек алдына, урамга таралып оча. Әнисә апа, өеннән чыккач, аңына килә алмый тора. Ни хикмәт, кортлар кабат җыелып, Әнәснең үзенә сара башлый. Әнисә апа аңа кыймылдамаска куша. Кортлар сарып бетергәч, Әнисә апа тубалга үзе җыеп ала кортларны. Күч тутырылган тубалны бәрәңге базына салкынга куеп кайта. Әнисә ападан бигрәк, Әнәс шатлана. Кортлар очып китмәде, яратып аңа сардылар бит. Әнисә апа умарта кортларын ябарга урын әзерләп куя. Күршеләре әйбәт – кайсы умарта, кайсы рам бирәләр.

Кич белән күршеләр ярдәме белән Әнисә апа беренче умартага күч яба. Инде үзе картайганчы умарта кортларыннан аерылмый, үзе карый.

Әнисә апа шулай беренче умарта тота башлаган чагын көлә-көлә искә төшерде. Әнәс күптән юк инде. Безнең сөйләгәннәр аның рухын шатландырсын, урыны оҗмахта булсын. Хәзер Рәисә апа да вафат. Язма аның рухына да дога булып барып ирешсен.

.

, .

 

Комментарии