«Аллаһның иң яраткан халкы юк, ул иманлы халыкны ярата»

«Аллаһның иң яраткан халкы юк, ул иманлы халыкны ярата»

Ислам диненең биш баганасы турында ишетеп булса да беләбез. Һәрберсен үтәмәсәк тә, дин турында кызыксынуыбыз кимеми, арта гына. 30нчы июль көнне Кабан күле яр буенда узган «Печән базары» фестивалендә дә дингә урын табылды. «Әл-Мәрҗани» мәчете янында «Тәртип» радиосы оештырган фикер алышу мәйданы үзе янына Ислам дине турында күбрәк белергә теләүчеләрне җыйды. «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинның «Ислам һәм милләт» темасына лекциясен без дә тыңладык. Кызыклы фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

***

– Арабызда татар халкы өчен янып-көеп йөргән милләтчеләр шактый. Кызганыч, ләкин күбесе үзләрен дин белән бәйләми. Күбрәк татар халкы, милләт өчен дип йөриләр. Дин мөһим, диндә иң мөһиме – Аллаһ Тәгаләнең кануннарына колак салу, шул кануннар белән яшәү, диләр. Милләт тә, дин дә мөһим, ә аларның икесен ничек итеп берләштерергә? Дин белән милләт дигәндә, кайсын беренче урынга куярга? Акыллы кеше: «Икесен дә», – дияр. Без билгеле бер милләттә туганбыз, динне сайлап алабыз, дигән фикерләр яши. Дөрес, татарлар арасында атеистлар да, христианнар да бар. Шуңа күрә, иң мөһиме – милләттер, диючеләр табылыр. Дин Аллаһ Тәгалә белән бәйле. Ә Ул Коръәни Кәримдә болай дигән: «Без сезне халыклар, милләтләр, кабиләләр итеп яраттык». Тагын бер аятьтә болай диелгән: «Аллаһы Тәгаләнең әмере бу – сезнең тел һәм тәнегезнең төсе төрле булу». Милләт дингә каршы килә торган әйбер түгел. Дөрес, кара тәнле кешене күрсәк, без аңа «татар» дип әйтә алмыйбыз. Кысык күзле Кытай кешесенә дә «татар» дип дәшмәячәкбез. Әмма «милләт» дигән төшенчә нәселдән-нәселгә күчәме икән? Тәнебезнең төсе генә күчә. Тел күчми, гореф-гадәт күчми. Африкадан бер баланы алып, татар авылында тәрбияләсәң, ул татарча сөйләшәчәк. Миңа пальмалар кирәк дип йөрмәячәк, тауларга менәчәк.

Һәрбер халыкның яхшы һәм начар ягы бар. Пәйгамбәребез бер аятендә: «Начар якларыңны башкаларга карап төзәт», – дигән. Милләтләр арасында көнчелек хисе туарга тиеш түгел. Бу милләттә болай, тегесендә тегеләй дияргә ярамый. Үзеңнең дәрәҗәңне югалтмыйча, башкалардан үрнәк ал.

Татар дигән халык юк. Гарәп дигән халык та юк. Чүлдә яшәгән бөтен кешене «гарәп» дип атаганнар. Төрки телдә сөйләшкән һәркемгә «татар» дигәннәр. Барыбыз да татар булсак та, без үзара аерылабыз. Кара тәнле татар да бар, сары чәчле дә. Кысык күзлесе, зур күзлесе дә. Әмма барысы да татар дип йөртелә. «Татар» дигән исем совет чорында популярлашкан. Бу чорга кадәр бу халыкны «мөселман» дип йөрткәннәр. Бу – феномен, тарихта мондый бер генә очрак билгеле. Татар халкы өчен беренче урында дин торган. Элек: «Син кайсы милләттән?» – дип түгел, «Син кем өммәтеннән?» – дип сораганнар.

Болгар ханлыгы Ислам динен кабул итте, дибез. Меңләгән халык дин тирәсенә берләшкән, ә милләт тирәсенә түгел. Димәк, дин дә, милләт тә бер-берсен тулыландырган, тик бер-берсенә бәйләнмәгән.

«Татар» дигән атама кирәкме? Бик кирәк. Хәзер Русиядә яшәгән халыкны без дин белән бәйли алмыйбыз, чөнки ул диннән бик ерагайды. Татар кешесен урамда күрсәк, без карап кына аның татар кешесе икәнен әйтә алмыйбыз. Ир кеше башка милләт кешеләре кебек үк тарта, эчә, хатын-кыз да башка кием кия, сәхнәдә җырлый. Татар дигән термин безне берләштерер өчен кирәк. Тышкы көчләр аны алып атарга теләсә дә.

Татар халкын саклап калып буламы? Әгәр дә хәзерге яшәү рәвешен алып барсак, барысына риза булып торсак, юк. Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен укыганыгыз бардыр. Революциягә кадәр язылган әсәр. Анда татар халкына 200 ел вакыт бирелә, аннары ул бетә, диелә. Иң ахырдан мулла үлә, аның өстенә мәчет манарасы төшә. Ул – соңгы татар була. Бу әсәр язылганнан соң да күпме вакыт үтте инде. Язучының сүзе чынга аша бара. Татарча сөйләшә белүче халык елдан-ел кими, бер ел эчендә берничә йөз меңгә кими. Үзенең гореф-гадәтләрен белгән татар халкы шулай ук аз, ә динне белгәннәр инде 5 кенә процент. Тиздән татар теле бәйрәмнәрдә сөйләнерлек кенә булып калачак, тарихка әйләнәчәк. Татар телендә сөйләшә һәм бу телне аңлый белгән буын – без. Безнең балаларыбыз – татарча аңлый, ләкин сөйләшми, оныкларыбыз – аңламый да, сөйләшми дә. Бу куркыту түгел, ачы хакыйкать. Моны ничек үзгәртергә соң? Татар халкы үз асылыннан кайчан китә башлады? Совет чорында. Ни өчен? Чөнки дин бетте. Халыкны дин тотып торган. Совет чорында кеше теләсә нинди ризык ашый башлады, теләсә нинди кием кия башлады. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем башка халыкка охшаса, ул шул булыр», – дигән. Дин киткәч, без Европага тартылдык. Балаларыбызга Альберт, Альбина, Регина сыман исемнәр куша башладык. Бу – мөселман исемнәре түгел.

***

– Тел мәсьәләсенә тукталыйк. Телебез дингә каршы килми. Татар халкы динне яхшы белгән, аңлаган. Әгәр дә татар теле динебезгә каршы килгән булса, без күптән гарәп теленә күчәр идек. Безнең халык бөтен гореф-гадәтләрен татар теленә күчергән. Намазны татар теленә тәрҗемә итик, дигән фикерләр дә булды. Монысы дөрес түгел. Аллаһ Тәгалә: «Билгеле бер халык диндә булмаса, без аны башкасы белән алыштырабыз», – дигән. Аллаһның иң яраткан халкы юк, ул иманлы халыкны ярата. Иманлы булса, саклый. Татарның иманы көчле. Шуңа күрә ул бүгенгә кадәр сакланып килгән.

Телебез динне аңларга ярдәм итә. Кешегә аның телендә аңлатсак, аңа яхшырак керә. Гарәп теле ул бер тел, тик аның диалектлары бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кайсы гына гарәп кавеменә бармасын, Коръәнне алар диалектында укыган. Мин үзем урысча саный беләм, ләкин кабул итмим, бераз уйларга кирәк. Ә татарча шундук аңлыйсың. Динне аңлатканда да нәкъ шулай. Совет чорында Габдулла Тукайның «И, туган тел» шигырендәге соңгы куплетын алып ташлаганнар. «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!». Бу юлны җырламыйлар иде, чөнки бу – дога. Ул чорда ук дин өстен булган. Ә тел – дингә якынаю чарасы булып торган. Телне саклау-сакламау мәсьәләсе шулай ук үзебездән тора. 1910нчы елга кадәрге татар шигырьләрен укысагыз, берни аңламассыз. Аннан соң, татар әдәби теле килеп кереп, ул безгә аңлаешлы телдә языла башлый. Диннең безгә аңлаешлы формада килеп ирешүендә дә телнең роле зур.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии