«Күпне өмет итүче муллалар бар»

«Күпне өмет итүче муллалар бар»

Узган атнада бик кызыклы бер шалтырату килеп иреште. «Хәзер никахны кафе-рестораннарда үткәрү модага кереп китте. Элек-электән никах кыз йортында укылырга тиеш дигән кагыйдә яши, ә хәзер бөтенләй башкача. Аннары, никахны мулладан башка үткәреп булмыймы? Муллалар кыйбат йөри икән хәзер. Берсе 10 мең, берсе биш мең сум акча сорый», – диде телефон артындагы тавыш. Яхшы туй үткәрәсең килсә, симез үгезләреңне әзерлә, дип шаяртырга ярата халык. Димәк, хәзер никах үткәрер өчен дә ярты абзарыңны бушатырга туры килер. Ризык-фәлән хакын каплау өчен генә түгел, муллага түләр өчен дә, күрәсең.

АКЧАҢ БУЛМАСА НИКАХ УКЫЛМЫЙ?

Яңа гаилә никахтан башлана һәм шуңа да ул изге бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Аллаһы Тәгалә барлык нәрсәләрне дә парлап яраткан. Без, мөселманнарга да, парлап яшәү бәхетен бүләк иткән ул. Сәламәт булган ир һәм хатын парлы яшәргә тиеш. Бу – Аллаһ тарафыннан куелган таләп.

Никах күкләрдә укылган инде дисәләр дә, аның җирдә укылуы да бик мөһим вакыйга, тик артык кыйммәткә төшә торган икәнен дә онытмаска кирәк. Хәер, яшь парлар үзләре катлауландыра. Күпләр мәчеткә кереп, мулланың ике-өч вәгазен тыңлап та, никах укылды дип йөри бит.

Элек кеп-кечкенә йортта да 50шәр кешене кунак итеп, зурлап никах уздырганнар. Өстәвенә, берәр атнадан соң шул ук йортка бөтен авылны җыеп, туй да үткәргәннәр. «Безнең гәҗит» укучыларының күбесе мондый хәлләр белән үзе үк таныштыр, тик хәзерге яшьләр өчен бу китапта язылган әкияткә тиң. Үземнең танышларымны гына мисал итеп китерим. Дус кызларым бер-бер артлы кияүгә чыга. Бу җәйдә генә дүрт дус кызымның никах мәҗлесендә булырга туры килде. Һәрберсенең никахы кафе һәм ресторанда узды. Һәркайсы йорт кечкенә, кеше сыймый, дип хафалана. Ә бит 6-7 ел элек шул ук йортта аларның апа-сеңелләренә никах укылган. Ул чакта кеше ябык булганмы әллә – сыйганнар, тик хәзер никах мода артыннан кууга әйләнде сыман.

«Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да шундый фикердә. «Кызганыч, өебез кечкенә, диләр. Күңелең киң булсын! Туганнарның барысын җыярга телиләр, берсен дә үпкәләтәселәре килми, шуңа күрә мәчетнең матур залларын, кайчак кафе-рестораннарны да үз итәләр», – ди ул.

– Берничә ел элек никах кыз өендә булырга тиеш, егет белән кызга никах укыган вакытта ишек-капкадан беркем йөрмәсен дигән кагыйдәгә таяналар иде, хәзер заманасы икенче: никахны да кафе-ресторанда үткәрәләр. Бу шулай ук дөрес гамәлме?

– Барысы да нияттән тора. Әгәр дә ата-ана чын күңелдән балаларының бәхетле булуларын теләп, матур залларга җыела икән, ник үткәрмәскә? Рөхсәт ителә. Ә инде кем алдындадыр мактану нияте белән үткәрелә икән, бу дөрес булмас. Яшьләрнең никахы гомерле булсын дип теләргә кирәк. Ата-ана зур кредитлар алып, муеннан бурычка батып, зурлап туй уздыра, ди. Яшь парлар ике ай тора да, характерыбыз туры килмәде дип аерылыша. Менә мондый хәл булмасын өчен дөрес ният белән эш итәргә кирәк. Никах кайда да укылыр, тик Аллаһ кабул кылырмы? Кайда укылса да, хәләл булсын. Мулла китүгә өстәлгә аракы чыга икән, пар бәхетле булырмы – шулай ук икеле.

Никах чын мәгънәсендә хәләл булсын дисәгез, мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Казанның нинди генә мәчетен алма – һәркайсында матур, аерым бәйрәм заллары бар. Анда ашап-эчәргә дә, никах укытырга да мөмкин. Һәр мәчетнең үз кагыйдәләре һәм таләпләре бар, ә мәчеттәге аерым бәяләрне яшь парлар белән оештыручылар үзләре хәл итә. Никахны да бизнеска әйләндерделәр дисәк, ялгышмабыз.

«Ярдәм» мәчетен мисал итеп алыйк. Биредә никахны «А»дан «Я»га кадәр үткәрергә әзерләр. Кәләшкә күлмәк тегә, яулык бәйли, бизәндерә, табын кора, алып баручы белән үзләре сөйләшә, фотога да төшерергә әзерләр. Ә меню нәкъ кафе, рестораннардагыча: бер кешегә 1000 сумнан 2500 сумга кадәр.

«Әл-Мәрҗани» мәчете каршында дүрт банкет залы эшли, шуларның иң зурысы 100гә якын кешене сыйдыра. Никах бизнесында да ташламалы хезмәтләр бар, тик еш кына өстәмә чыгымнар өчен дә түләргә туры килә. Әйтик, кәләшкә яулыкны бәйләгән өчен мәчет каршында эшләп килә торган «Безнең никах» проекты 500 сумнан 1000 сумга кадәр акча ала, ә шәхси эшмәкәрләр бу эшне 3000 сумга башкарыр иде. Бу чыгымнарга 3000 сумлык бизәндерү, 10000-20000 мең сумга кадәр күлмәк сатып алу, фотографка, ким дигәндә, 15 мең сум акча түләү дә керә. Кайбер мәчетләрдә фотога төшү бушлай түгел. Мәчет тышында фотога төшү өчен акча алынмаса да, мәчет залында 1-2 фото ясау өчен акча түләргә туры киләчәк. Әйтик, «Ирек» мәчетендә фотога төшүнең бер сәгате 7 мең сум дип билгеләнгән.

– Никах уздыручылар арасында дөньяви кешеләр, һичшиксез, шәригать буенча яшәүчеләрдән күбрәк, – ди «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев. – Тик бу начар түгел, димәк, халык акрынлап иманына әйләнеп кайта. Без мөселман яшьләренә бу йоланың ни өчен кирәк булуын, аннан соң ничек яшәргә кирәклеген аңлатырга тиеш. Кызганычка каршы, әлегә яшьләрнең үз-үзләрен тотышында хаталар күп.

Элек никахны биш мең сумга да үткәргәннәр, хәзер бу акчага кәләшкә чәчәк тә алып булмый. Безнең апа-әбиләр бизәнмәгән дә, ясанмаган да, чисталыкка кия торган итәк белән озын җиңле кофтасын кигән дә, иң матур ак яулыгын бәйләгән. Авыл мулласын чакыртып никах укыткан. Баласын да тапкан, әле дә шул хәләл җефете белән яшиләр. Вәзгыять үзгәрә, диләр. Юк, җәмәгать, вәзгыять тә, никах таләпләре дә үзгәрми, кеше үзгәрә. Һаман да шул чит ил мөселманнарына тартылу, аларның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен үзләштерү алымы бу.

ХАЛЫК ҮЗЕ АЗЫНДЫРА

Никахның төп геройлары – кияү белән кәләш булса да, авызына каратып тора белгән мулланың булуы да кирәк. Хәзер яхшы хәзрәтне табу кыен түгел, дөресен табу кыенрак. Безгә шалтыратучы апа да районда 10 мең сум акча сораучы мулла барын билгеләп үтте. Бу беренче очрак кына түгел, андыйлар һәр районда һәм шәһәрдә дә табылыр. Сорый икән, димәк, аңа ул акчаны түләргә әзер булган пар бар.

– Һәр нәрсә алдан ук сөйләшенергә тиеш. Хәзрәтне мәҗлескә чакырганчы, бөтен нечкәлекләр турында да сөйләшегез. Төрле хәзрәтләр бар. Кемдер акча алмаска, кемдер биргәненә риза булырга, ә кемдер күпне өмет итәргә мөмкин. Алдан сөйләшмәгәнлек аркасында муллалар турында гайбәт сүзләр йөри башлый. Бу дөрес түгел. Мулла кеше үз вакытын әрәм итеп, 2-3 сәгатен яшь парларга багышлый, димәк, аның үз хезмәте өчен түләү алырга хакы бар, – дип саный Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Кол Шәриф» мәчетендә никахлар уздырылган чорда, никах укыту, балага исем кушу – барысы да бушка эшләнелә иде. Аның өчен аерым сумма да билгеләнмәде. Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтендә дә: «Билгеләнгән сумма юк, чөнки никах уку процедурасы бушлай. Мәҗлестә катнашучылар сәдака мәсьәләсен үзләре хәл итә. Кемдер тәмле «өстәл»е белән рәхмәт әйтсә, икенчеләре кулыннан килгәнчә сәдака бирә ала», – дип белдерделәр.

Хәдисләрдә дә дини йолаларны үтәү өчен акча алу тыела, «Коръәнне укыгыз, ләкин аның ярдәме белән тукланмагыз», – диелә. Тик ни кызганыч, безнең ислам дине кануннарын төптән белмәвебез безнең наданлыктан файдаланып калырга тырышкан, үзләрен «дин әһеле» дип йөргән кешеләрне барлыкка китерә түгелме? Сакал үстереп, түбәтәй кию генә синнән хәзрәт ясамый. Элек-электән никах укучыга сәдака гына биргәннәр. Хәзер берәү бер мең сум бирдем дигәч, икенчесе яхшырак булыйм дип ике мең сум суза. Шуннан барлыкка килә дә инде «түләүле» никах. Дин әһелләренә таш атмыйм, халыкның гади әйбергә дә ышана алуыннан һәм «әнә, җен», дисәң борылып каравыннан гына көләм. Үзебез дә шушылар исәбендә, югыйсә.

 

«Безнең халык аракы эчмичә күңел ачарга өйрәнмәгән»

Хәләл бәйрәмнәр алып баручы Гамил Нур белән дә сөйләшеп алдык. Никах мәҗлесен алып бару авырмы дигән сорауга тамаданың үз җавабы бар.

– Хәзер никахларны күбрәк кафе-рестораннарда үткәрәләр. Моның сәбәбен нидә күрәсез?

– Хәзер кешеләр шәхси тормышын, гаиләсен, йортын яшерә. Халык арасында кунакка чакыру гадәте кими бара. Мәҗлес ресторанда булгач, мәшәкате азрак. Кунакны өйгә чакырсаң, обойны алыштырырга, бөтен нәрсәне җыештырырга, ашарга пешерергә кирәк, ә кафеда барысы да матур, чиста, бары тик акчаны гына артыграк түләргә кирәк.

– Йортта үткәрелгән никах белән кафедагы нәрсә белән аерыла?

– Йортта – бәйрәм. Кунак чакыру, кеше ашату – өйгә акча, бәрәкәт китерә. Татарча сөйләшү, җырлап алу, дога һәм Коръән укыту өйдәге балаларга, яшьләргә яхшы тәэсир итә һәм туганлык җепләрен ныгыта.

– Халык арасында никахта исерткеч эчемлекләр булмагач, бәйрәм күңелсез үтә, дигән ышанулар яши. Бу хакта ни әйтерсез?

– Мондый ышанулар бар. Кызганычка каршы, Казанда бер генә мөселман рестораны да уңышлы эшләп китә алмады. Бөтен ресторанда да аракы куялар. Анысы булгач дәрт өстәлә, энергия арта. Бу аеруча төньяк халкына, ягъни безгә, татарларга хас нәрсә. Халык аракы эчмичә күңел ачарга, ләззәт кичерергә өйрәнмәгән. Никах – ул Коръән укый торган җир. Хәзер никахтан соң туен да ясыйлар. Бер үк җирдә, бер үк урында ике бәйрәмне бер итәләр. Монда да аракы булмаса яхшырак. Азрак җырланып, азрак эчелсен, тик аракысыз урында мәгънә һәм бәрәкәт күбрәк була. Аннан бигрәк, киләчәк буынга яхшы үрнәк тә бу.

– Хәләл мәҗлесләрне алып бару кайсы ягы белән авыр?

– Мәҗлес күңеллерәк булсын, кунаклар тирләп-пешсеннәр дип тырышсаң – авыр. Хәләл бәйрәм уздырам дисәң, аракыга тотмаган акчаны Фирдүс Тямаев кебек җырчыларга сарыф итегез. Алар сезнең бәйрәмне ямьләндерер. Әгәр дә артистлар чакырырга да акчагызны кызганасыз икән, бик акыллы, хәйләкәр, дәртле һәм аек кешеләрне дә сикертә ала торган алып баручы чакырыгыз. Дөрес, бу хәләл туйларга кагыла торган сүзләр, чөнки никахта таләпләр кырысрак. Никахта җыр-бию дә, мәгънә дә булырга тиеш. Хәләл мәҗлесләрне ике төрле алып барып була. Утырттың, ашаттың котлаттың – бетте. Ә бит чит җирләрдән махсус синең туеңа дип кайткан туганнарыңны алай итеп кенә каршылап булмый. Ашатырга, эчертергә дә, күңелен күрергә дә, кәефен күтәрә белергә дә кирәк. Хәләл мәҗлеснең төп авырлыгы – кунакларның күңелен күрү. Безнең халык 50-100 грамм капканнан соң бии дә, җырлый да, башкаларны да үз янына җыя, ә эчмәгән кешене селкетү кыенрак.

 

 

СОРАГЫЗ!

Бүләккә нинди бүләк...

Татарларда элек-электән бәйрәмнәргә бүләк бирү гадәте бар. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк булса да, кайбер очракта бирергә ярамаган бүләкләр дә бар. Менә мин иремә сәгать бүләк иткән идем – араларыбыз бозылды. Ә сынамышларга ышансаң, туган көнгә сәгать бүләк итәргә ярамый икән. Мондый бүләк ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерә ди. Ислам дине мондый төр бүләк бирүне рөхсәт итәме?

Галия апа,

Казан шәһәре

Соравыгызга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Бүләк бирегез һәм сезнең арада бер-берегезгә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисе туар», – дигән. Әйе, бүләк итәргә ярый һәм ярамый торган бүләкләр бар. Хәләл булган бөтен әйберне дә бүләк итәргә мөмкин, ә хәрам булган нәрсәләрне бирү тыела. Әйтик, бер шешә затлы исерткеч эчемлек, дуңгыз итеннән ясалган колбаса бирү ислам динендә тыелган гамәл. Кеше арасында сәгать – кеше гомерен саный дигән ышаныч бар, тик сынамышларга ышану диндә шулай ук тыела. Без пычак та, чәнечке дә, сәгать тә бүләк итә алабыз. Бер генә кагыйдә: ир-атларга алтын сәгать бирергә ярамый, чөнки алар алтыннан ясалган әйберләрне кияргә тиеш түгел.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии