Пермьдә Алмуш хан мәчете

Пермь шәһәрендә гаҗәеп матур бер мәчет төзелеп ята. Дөрес, аның нигезе инде 1999нчы елда ук салынган булган, төзелеш озак вакытлар туктап торган, 2019нчы елда яңадан башланып киткән. Һәм мәчет күзгә күренеп күтәрелә, бөтен тирә-юньгә ямь биреп, балкып тора. Аның исеме дә безнең өчен бик кадерле, 922нче елда халкы белән Болгарда ислам дине кабул иткән Алмуш хан исемен йөртәчәк ул мәчет! Аның гөмбәзләре дә гадәти түгел, хан очлымын (шлем) хәтерләтә... Алмуш хан мәчете ике манаралы, өч гөмбәзле булачак.
Бу төзелешне халык төзелеше, дип тә әйтергә була, чөнки милли эшмәкәрләребез дә, татар хәрәкәте вәкилләре дә һәрвакыт биредә, мөхтарият җыелышлары да монда үтә. Яңа мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен зур-зур заллар, мәдрәсә, милли-дини музей, китапханә дә каралган, тәһарәт алу урыны аерым бинада булып, ул бөркәүле юл белән тоташтырылачак. Ишегалдында исә фонтаннар, гөлбакчалар, балалар мәйданчыклары булачак, иншәәАллаһ!
Мәчет төзелешен алып баручы милли эшмәкәрләребез Ринат Вәлиев һәм Ринат Сафиуллин, Пермь крае мөфтие урынбасары, Березники шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллин мине мәчет белән таныштырдылар, монда инде җомга намазлары укыла икән. Алмуш мәчете киләсе елга төзелеп бетеп, рәсми рәвештә ачылыр, дип көтелә. Моннан мең ел элек Уралга ислам дине Болгардан килгән, Уралда ислам динен бүген дә болгарларның варислары татарлар тота, мәчетләрне дә алар салдыра. Афәрин, Урал татарлары, милләттәшләрем! Сезгә Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии