- 06.12.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №47 (1 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Дөресен сөйли торган мулла диләр аның турында. Диндә ялганга урын юк дисәк тә, кайбер дин әһелләренең авызларын ябып, теге яки бу сорауга җавап бирми калуы муллаларны да дөрес һәм ялган сөйләүчегә аерырга этәрә шул. Хакыбыз да юктыр, бәлки, әмма Биектауда яшәүче дистәгә якын дини китаплар авторы Зөфәр хәзрәт Тәхавиевның дөреслегенә инанып кайттык.
Зөфәр хәзрәтне районда «погонлы мулла» дип тә йөртәләр. 2003нче елның 2нче ноябрендә милиционер сыйфатында Мәскәүгә юл тотучы поездны саклап барганда фаҗигагә очрый ул. Көндезге уннар тирәсендә бер төркем бандитлар ул саклаган поездга һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, Зөфәр хәзрәт яралана. «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән исән калдым», – дип искә ала ул чакларны хәзрәт.
– Сәбәпсез беркем дингә килми. Кемдер баласын югалту ачысыннан килсә, кемдер намазга авыруы аркасында баса. Рәхәтенә чыдый алмаганнан беркайчан да туры юлга чыкмый адәм баласы. Мин дә шундыйлар рәтеннән. Аллаһы Тәгалә мине үлем түшәгеннән торгызды. Шуңа мин хак юлга бастым. Аннары, канда да булгандыр, чөнки муллалар нәселеннән мин. Әнием ягыннан 7 буын бабам да мулла булган.
«МАТУР СӨЙЛӘҮ – СИХЕР ТАРМАГЫ»
– Зөфәр хәзрәт, игътибар иткәнсездер: газета-журнал битләрендә, радио һәм телевизион тапшыруларда күбрәк авыл, район мулласы күренә хәзер. Халык та аларга күбрәк тартыла дип әйтимме соң.
– Халык аларга якыная, дөрес. Аерып әйтүем түгел, әмма тапталган бер үк сүздән туйды халык. Ялганнан да. Кешегә хак сүз кирәк. Аның да дөреслекне ишетәсе килә. Ә кайбер муллаларның заманага яраклашуын халык та аңламый түгел. Гали – Вәлигә, дигәндәй. Дөресен сөйләсәм, иртәгә эшсез калам дигән уй яши аларның башында. Кешенең тышкы кыяфәтенә түгел, эчке дөньясына карагыз. Бер бөек сәхабә: «Сез кешенең матур итеп Коръән укуына карап алданмагыз, без – Аллаһ китабын укучылар. Ул болай да матур. Сез ул кешенең гамәлләренә күз салыгыз», – дигән. Сөйләүчеләр күп, ә шул укыганы буенча яшәүчеләр сирәк.
– Муллаларны идеаллаштыру дөресме?
– Идеал кеше юк. Коръәннең 80нче сүрәсе «Габәсә» (Йөзен чытты) дип атала. Анда менә болай диелгән: Габдуллаһ ибне Өмме Мәктум сукыр була. Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп: «Йә Расүлуллаһ! Аллаһ сиңа өйрәткән нәрсәләрне миңа да өйрәт әле!» – ди. Бу вакытта ул Пәйгамбәрнең (с.г.в.) мөшрикләр белән мәшгуль булганын белми. Шулчак Расүлебез (с.г.в.) мөбарәк йөзен чыткан һәм аннан йөз чөергән. Коръәндәге аятьләр барысы да тарих белән иңгән. Пәйгамбәребез аның сукыр икәнен белмәгән, шуннан Аллаһ каршына басып ул: «Мин дә кеше, мин ялгыша алам», – дигән. Идеал кеше юк. Дөрес, хәзер кеше ялгышса, без аны энәсеннән җебенә кадәр салып таптыйбыз, ә кылган изгелекләрен күрмибез. Яхшы ягын да күрә белергә кирәк, югыйсә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер хатын килгән дә, иренең бөтен начар гадәтләрен сөйләгән. «Начар якларын сөйләдең, аның яхшы яклары бармы соң?» – дигәч, «Бар», – дигән җавап алган. «Башта шуларын күрә бел». Аллаһ Тәгалә көчләп берәүне дә җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә кертми, сайлау үзебездә. Халыкның шәһәр муллаларыннан ерагаюы да мулланың үз гаебедер.
– Муллалар арасында көндәшлек бармы?
– Мулла – халык өчен тырышучы. Халык дөреслеккә тартыла. Социаль челтәрләрдә актив эшлибез, шөкер, начар әйбер түгел. Шулар аша теге яки бу хәзрәтне карыйбыз, тыңлыйбыз. Вәгазьне матур итеп сөйләүче күп хәзер. Чыпчык күпме сайраса да, сандугач була алмый. Бер хикмәт иясе болай дигән: «Син берәүнең су өстеннән батмый йөрүен, йә күктә кош булып очуын күрсәң, бу –Аллаһның әүлиясе диеп уйлый күрмә. Әгәр Коръән буенча яшәмәсә, Аллаһны танымаса, ул – шайтан». Кешенең гакыйдәсе һәм тоткан мәсләге дөрес булмаса, ул адаша. Ул синең динең дөрес түгел, ди һәм шикләнә башлый. Кешенең алган гыйлеме дөрес булса, аны ничек кенә котыртмасыннар, ул иярмәс, чөнки аның ышанычы дөрес. Авырый башласак, табибка йөгерәбез, терлек табибына түгел. Аера белү өчен гыйлем кирәк. Ә исламда ул – Коръән. Динне аңлау өчен Коръәнне укырга кирәк. Бу хәзрәт болай сөйләр, икенчесе – тегеләй. Ләкин кеше алар артыннан иярергә тиеш дигән сүз түгел бу. Аның нәрсә сөйләгәненә колак салыгыз. Бер имам халык арасында популяр булырга мөмкин. Сүзен тыңлагыз, әмма аның яшәү рәвешенә дә игътибар итегез. Аның дингә, тормышка, гаиләгә карашы нинди, сөйләгәне Коръәндә язылганнарга туры киләме? Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Матур сөйләү – сихернең бер тармагы», – дигән. Матур сөйләү түгел, хак сүз сөйләү – фарыз. «Сүз юк күзсез Татарларга, Сүз бар күзле Хәзрәтләргә: Чакырмыйлар Халыкны безнең хәлне аз-маз рәтләргә», – дигән Тукаебыз. 28 яшендә язучы динне аңлаган, Коръәнне белгән дип әйтәләр. Хәзер исән булса, кешелек дөньясы турында нәрсә язган булыр иде ул?
– Нигә күп кенә имам-хатыйблар сорауга җавап бирүдән баш тарта?
– Куркалар. Әйткәнемчә, яраклашу заманында яшибез.
– Ә сез нигә курыкмыйсыз?
– Ә нидән куркырга? Аллаһы Тәгалә гомеремне күптән язган. Миңа язган ризыкны миннән берәү дә тартып ала алмый. Дөреслекне сөйләү аркасында минем гомерем кыскармый. Күпме язылган, шулай булачак. Күпме генә тырышсам да, Аллаһы Тәгаләдән уза алмыйм. «Хак сүз сөйләү һәм аны кабул итү – сәдака», – дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Габдулла ибн Габбас бәләкәй чакта, Рәсүлебез (с.г.в.) аңа: «Мин сиңа бер нәрсә әйтәм, шуны хәтереңдә сакла: бөтен дөнья кешеләре җыелып, сиңа ярдәм итәргә теләсәләр дә, тәкъдиреңә язылганча гына ярдәм итәчәкләр. Бөтен дөнья халкы һәм җеннәр дә бергәләшеп зарар итәргә теләсәләр, Аллаһы Тәгалә теләгәнчә генә бәла булыр». Туганың президент булса да, табиб, укытучы булса да, ярдәме тәкъдиреңә язылганча гына булачак. Күптән түгел бер табибның атасы үлеп китте. «Кыйммәтле дарулар алып кайттым, ярдәм итә алмадым», – ди ул. Бездән бернәрсә дә тормый, тәкъдире шундый.
«ТУЗАН ҖЫЕП ЯТА ТОРГАН КИТАБЫН МАКТЫЙ»
– Азгын, бозык муллалар бездә дә бармы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт алдыннан минем өммәтем өчен иң куркынычы явыз муллалар булыр», – дигән. Бу бөтен мулла да явыз дигән сүз түгел. Дөреслекне яшергән, Коръән сөннәт буенча бармаган дин әһелләренә кагыла ошбу сүзләр. Алар кешене адаштырыр, дигән. Бүген мисалын да күрәбез. Кыямәт алдыннан дөреслекне сөйләүче кешеләрнең сүзе аста калыр, ялганчының – өстә булыр. Бу мәдәният, сәясәт, икътисад өлкәләренә дә кагыла. Гыйлемсез кешегә эш тапшырылыр, дигән. Шунда ук: «Коръәнне укучы күп, ләкин мәгънәсен аңлаучы кеше сирәк булыр», – диелгән. Элек мәгънәсен аңлаучы күп булса да, тотып укырга Китап булмаган. Хәзер һәр өйдә Коръән бар, ә Ул кушканча яшәүчеләр саны шулай ук күпме? Шкафның иң өске катында тузан җыеп ята бу Китабыбыз, ә татар шуның белән мактана. Иманы да юк, гамәле дә. Кеше гамәл кылмаса, иманы да булмас. Намаз укыр өчен дә иң башта тәһарәт алырга кирәк бит.
– Бүген дин модага әйләнде дигән фикер белән килешәсезме?
– Килешәм. Яраклашу заманы бит. Кешенең мәчеткә йөрүенә карамагыз, аның чапан, түбәтәй, затлы күлмәк киюенә алданмагыз. Суфьян исемле бер галим: «Надан кеше мәчеттә Аллаһ турында сөйләгән һәркемне мулла итеп күрә», – дигән. Үземә дә еш кына: «Хәзрәт, сез күп укыгансыз», – диләр. Шөкер, дин юлында инде 30 ел. Мин үземне бик гыйлемле димим, әмма белгәнемне эшлим. Күпләр Аллаһ дине белән яшәми, аннан хәбәрдар түгел. Коръән укымагач, дин белән кызыксынмагач, белми. Кәҗәнең дә сакалы бар, әмма ул мулла түгел. Хәтта түбәтәй киертсәк тә.
– Ә нигә халык дини яктан шундый надан соң?
– Дини белемнең нигезе генә булган очракта да, халык арасында гөнаһ әзрәк кылыныр иде. Азгын муллалар булыр, дигән. Кеше мулла нәрсә әйтә, шуңа ышана. Ә бит һәр сүзне аңлау өчен яшәргә кирәк. Бала туу белән берни белми, яши-яши, укый-укый өйрәнә. Хәзрәтне аш мәҗлесләрендә түрнең башына утырталар. Аллаһка тиңлиләр. Ә бит ул да шул ук кеше. Мин бер абыйга килдем, ул минем шәкертем иде. Поднос күтәреп чыкты да, мине өстәл артына утыртты, үзе идәнгә чүгәләде. «Бу нәрсә инде? Син идәндә утырсаң, мин дә шунда утырам», – дидем. Минем көчем – гадилектә. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дә көче гадилектә булган. Бер гарәп Аны күргән дә, калтырый башлаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны үз янына чакырып: «Мин синең ата-анаң кебек кара икмәк ашап үскән гарәп малае», – дигән. Аннары, бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) йоклап ята икән. Янында кылычы да булган. Бедуин гарәбе килгән дә, Пәйгамбәрне (с.г.в.) чабам дип, кылычны күтәргән: «Хәзер сине кем коткара?» – дигән. «Аллаһ», – дип җаваплаган. Чабам дигәндә, кылычы агачка эләгеп калган моның. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.) аннан үч алмый, нәсыйхәт кыла, аны кызгана. Ислам – мәрхәмәтлек дине. Ә хәзерге тормышны күз алдына китерсәк... Каршыбызда берәү пистолет тотып басып тора ди. Коралны кулыннан тартып алдык. Нишләр идек? Атып үтерер идек. Нинди нәсыйхәт кылу ди. Безнең калеб авыру. Бу – ахырзаманның тагын бер билгесе. Хәзерге бозыклык ул заманда да булган. Күбрәк тә әле. Сабый кыз балаларны тереләй җиргә күмгәннәр бит. Шундый бозыклыкны бетерү өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) килгән, Коръән белән халыкның йөрәкләрен дәвалаган. Ә хәзер... Пәйгамбәребез (с.г.в.) – үрнәк. Ул сәясәтче дә, гыйлем остасы да.
– Ә үрнәк итеп куярлык муллалар бармы соң хәзер?
– Юк түгел, бар. Кеше аягы басмаган елга-чишмәләр бик сирәк, күп җирдә сулыклар пычранган. Шуңа да карамастан, урман эчләрендә кеше күзе төшмәгән, аягы басмаган челтерәп аккан саф чишмәләр бар. Хаклык өчен көрәшүче хәзрәтләрне мин шуларга тиңлим. Бар алар, ләкин сирәк. Татар галимнәре булган имамнар да булган бездә. Шул ук Риза Фәхретдин, Курсави хәзрәтләре, Галимҗан Баруди, Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани. Ул кешенең ышанычыннан тора. Мин Германиягә барсам да – фашист булып кайтмыйм. Яһүдләр янына барам икән – яһүдкә әйләнмим инде.
– Мулланың һәр кырын эшен күрәбез. Авылларда яшәүчеләрнекен бигрәк тә. Ә моңа кадәр алар күп изгелек кылган булырга мөмкин. Шулай итеп диннең дә китек якларын эзләргә тырышабыз, чагыштырабыз...
– Дин бар, ләкин ул зәгыйфь. Сәхабәләр тоткан дин хәзер юк инде ул. Күпме тырышсак та, ул дәрәҗәгә ирешә алмыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән бит: «Мәчетләр белән мактанышу –соңгы сәгатьнең якынлашу галәмәте. Шундый заман килер: мәчетләр бизәкле булыр, Коръәннең язуы булыр, диннең исеме генә булыр». Коръәнне укучы күп, сукырлар да укый, тик мәгънәсен белүчеләр аз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчеттән чыкканда сәхабәләрнең Коръән укып утыруларын күргән. Алар янына килгән дә: «Бу Китапны укыгыз. Тиздән шундый замана киләчәк: Аны су эчкән кебек кенә укырлар», – дигән һәм бармагын бугазына төрткән. Укыганнары бугаздан ары китмәс, димәк. Элек Коръән –калебтә булган, ә хәзер уйда да юк. Хәзер бөтен нәрсә бар, тик бәрәкәт юк. Кызганыч, күп нәрсәне югалттык. Бу кыйммәтләрне дә. Әмма бу халыкта өмет юк дигән сүз түгел. Барысы да адәмнең үзеннән тора. «Кыйнарга түгел жәлләргә» – менә бу җөмләдә өтерне кай өлешкә куясын һәркем үзе хәл иткән кебек, дин нигезләренә төшенү дә һәркемнең шәхси эше.
(дәвамы киләсе санда)
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Казан-Биектау-Казан
Комментарии