«Бала табу – хатын кыз вазыйфасы. Кысылмасак иде»

«Бала табу – хатын кыз вазыйфасы. Кысылмасак иде»

«Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен» диләр татар халкында. Бала табуның нинди зур хезмәт икәнен ана кеше яхшы белә. Хәер, моның серләренә ир-атлар да төшенә башлады кебек. Бергәләп бала табу күренеше модага кереп китте бит. Ә ислам динендә хатыны бала тапканда ир-атка аның янәшәсендә булу рөхсәт ителәме? Бала алдында әти-әнинең бурычлары нинди? Шул һәм башка кызыклы сорауларга җавапны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән бергәләп эзләдек.

– Рөстәм хәзрәт, бала тудыру хатын-кыздан бик зур көч таләп итә. «Бала тудыручы хатын-хыз җәннәтле булыр» дигән сүзләрне дә ишеткәнебез бар. Бу турыда Коръәни Кәримдә нәрсә диелә?

– Бисмилләһи-рәхмәнир-рахим. Хатын-кызның бала табуы бик күп көч һәм ныклы сәламәтлек таләп итә. Җәннәт аналарның табан астында дип тә юкка гына әйтмиләр. Коръәни Кәримдә дә хатын-кызлар турында еш искә алына. Хатын-кыз бала тапканда, беренче авыртуыннан ягъни беренче тулгагыннан алып ахыргача аның бөтен хата-гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу кыла ди. Бала тапкан әни – гөнаһсыз кеше, чөнки ул җир йөзенә гөнаһсыз сабый баланы тудыручы.

– Бала тугач та аның алдында әти-әнинең тәүге бурычы нинди?

– Бала якты дөньяга туганчы ук аның ата-анасы җилкәсенә бик мөһим бурычлар йөкләнә. Иң беренче бурыч – аңа матур, күркәм мәгънәгә ия булган исем сайлау. Бала тугач, шул исемне кушу. Мөмкинлегегез булса, аның исеменнән корбан чалдыру. Малай туган булса – ике, кыз бала туса – бер сарыкны корбан итү саваплы гамәлләрдән саналыр. Баланың чәчен алу һәм шул чәч күләмендә ятимнәргә сәдака өләшү дә ата-анага йөкләнгән иң зур бурычларның берсе. Болар арасыннан иң мөһиме – балага ата-бабаларыбыздан калган әдәби-әхлакый тәрбия бирү. Имезгәндә дә «улым, кызым, бисмилла итеп аша, бисмилла әйтеп йокла» дип, шушы сүзләрне онытмыйча, дини тәрбия бирү мөһим.

– Яшерен түгел, бала тәрбияләү күбрәк ана өстендә. Төннәрен йокламаучы да ана, ашатучы да ана. Ислам динендә моңа аңлатма бармы?

– «Җәннәт аналарның аяк астында» дигән сүзләрне еш ишетәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Әни ул –мәдрәсә», ягъни тәрбия бирүче. Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, сабыр, дога кылучы әниләребез. Әлбәттә, баланы карау, аны ашату, киендерү, матди ягыннан хезмәт кылу барысы да ир өстендә, чөнки ул гаилә башлыгы. Ул гаиләсен тәэмин итәргә тиеш. Рәсүлебез (с.г.в.) башка хәдис-шәрифләрендә болай дип язып калдырган: «Әгәр дә кеше аның өстендә булган амәнәтне, ягъни карау, ашату, тәэмин итүне тиешле дәрәҗәдә үтәмәсә, ул иң олы гөнаһлардан булачак». Ислам динендә «хатын-кыз» сүзе зур горурлык белән әйтелә, чөнки бу сүз белән Коръәни Кәримдәге зур сурәләрнең берсе атала.

– Нигә кеше, ничә яшендә булуга карамастан, курыкканда «әнекәем» яки «әни» дип кычкыра икән?

– Алар – безнең өчен иң кадерле кешеләр. Без тугыз ай дәвамында әнинең йөрәк астында яшибез, шуңа да безнең һәрберебез өчен иң якын кеше – әни. Бервакыт сәхабәләрнең берсе Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән: «Мин кемгә күбрәк итәгать итәргә тиешмен?» – дип сорый. Сөекле Пәйгамбәребез ни ди? «Әниеңә», дип җавап кайтара. Сәхабә янә: «Ә аннан соң кемгә?» – дип сорый. Расүлуллаһ: «Әниеңә», – ди. Сәхабә тагын бер тапкыр: «Ә аннан соң, йә, Расүллулаһ?» – дип сорый. Җавабы – әниеңә. Инде сәхабә дүртенче тапкыр соравын кабатлагач, Мөхәммәт пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әтиеңә», – дип җавап кайтара. Ягъни өч тапкыр рәттән Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәркайсыбыз өчен иң кадерле, хөрмәткә һәм игътибарга лаек кешенең әниебез булуын ассызыклый. Безгә билгеле булганча, Коръәндә һәм хәдисләрдә өч тапкыр кабалау – ул без аеруча игътибар итәргә һәм һичшиксез үтәргә тиешле әйбернең күрсәткече. Ир кеше өчен беренче урында әни булса, хатын-кыз өчен беренче урында ире булырга тиеш.

– Хатын-кыз ир-ат тормышында нинди роль уйный?

– Хатын-кыз ир-ат тормышында барлыгы дүрт роль башкара. Ул да булса – ана, хатын, апа яки сеңел һәм кыз бала. Һәрбер роле ир кеше яшәешендә зур әһәмияткә ия. Әгәр дә хатын-кызның хатын буларак ролен карасак, ул – иманлы тормыш иптәше. Хатын-кыз балалар табып, аларны ислам дине буенча тәрбияләп үстереп, ир-атны иманлы һәм итәгатьле балалар белән шатландырачак. Сеңел яки апа буларак караганда, ул абыйсы яки энесенә төрле тормыш авырлыкларын җиңеп чыгу өчен зур терәк булачак. Кыз бала буларак, әтисен кайгыртып яшәячәк. Ир кеше бәхетле булсын өчен аңа төрле яктан хатын-кыз назы кирәк. Моңа җавап итеп, Раббыбыз ирләргә дә хатыннарын кадерләргә куша. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) хатын кызларга карата яхшы мөгамәләдә булыгыз диеп әйтеп калдырган: «Дөреслектә, хатын-кыз кабыргадан яратылды. Кабырганың иң кәкре җире – өске ягы. Турайтырга уйласаң, сындырырсың, ничек бар шулай калдырсаң ул тураймаячак. Хатын кызларга яхшы мөгамәләдә булыгыз». Бу сүзләр алар үзгәрер дигән фикер белән яшәмәскә, аларның «кәкрелеген» кабул итеп, алар янәшәсендә булуны аңлата.

– Ана кешенең бурычы баланы үстерү һәм аңа тәрбия бирү булса, атаныкы аларны тәэмин итү генәме? Ата кешегә нинди бурыч йөкләнә? Бәби тәпие юу белән аның өстеннән бөтен йөк төшә дип уйлаучылар да бар.

– Хатын-кыз да, ир-ат та Аллаһы Тәгалә каршында бер үк хокукларга ия. Аллаһы Тәгалә хатынны да, ирне дә ике күзле, ике колаклы, бер төрле җанлы итеп яраткан. Яшәү урыннары да Җир шарында, икесенең дә барасы урыннары йә җәннәт, йә җәһәннәм. Шуңа бәйле рәвештә, ата да баласын тәрбияләүгә, аңа дини белем бирүгә өлеш кертергә тиеш. Хатын-кыз баланы карарга тиеш дигән уй белән яшәмичә, без дә хатыннарыбызга булыйшыйк, балаларны бергә тулы гаиләдә тәрбияләргә насыйп әйләсен Ходай.

– Баланы бергә табу, яки «партнерские роды» күренеше модага кереп китте. Ун хатын-кызның берсе булса да бала тапканда ирен янәшәсендә күрергә тели хәзер. Сез бу күренешкә ничек карыйсыз? Ул ислам динендә рөхсәт ителгәнме?

– Шәригать кануннары бу күренешне инкарь итми. Ләкин элек-электән бала табу хатын-кызның вазыйфасы дип кабул ителгән. Бала тапканда без ир-атлар кысылмаска тиешбез, чөнки безнең өчен хатыныбыз, иң беренче чиратта, хатын булып калырга тиеш. Аларга авыр чакта без догалар укыйк, сәламәт бала тусын дип Ходайдан телик. Бу очракта без рухи яктан тормыш иптәшебезгә ярдәм итәрбез.

ӘңгәмәдәшРәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

ФАЙДАЛЫ ВӘГАЗЬ

Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлаган әти-әни дә хаталы юлда. Андый фикерләр дә — ялгыш тәрбия җимешләре. Күпме генә тырышсаң да, барыбер сиңа караганда күбрәк байлык калдыручы булачак. Әти-әнисен калдырган байлыгына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала, аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнендә үзең төзегән зур йортта үзеңә урын да калмаска мөмкин, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ( с.г.в.): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – Яхшы тәрбия», — диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә сәламәтлекне дә кире кайтарып, баланың да холкын үзгәртеп булмый. Ашау-эчү, күңел ачу өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк. Адәм баласының максаты югарырак булырга тиеш.

Бала бит ул рух рәвешендә дөнья яралтылганда ук яралтылган. Аллаһ хозурында фәрештәләр, җеннәр янында яшәгән. Җир тормышында яшәү өчен әтисендә орлык буларак барлыкка килгән. Ана карынында шул орлыктан материаль формада формалашкан. Әти кеше ничек яшәгән, нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, шуның нәтиҗәсендә нинди орлык җитештергән, әлбәттә, балада бу чагылыш таба. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да, бодай үстереп булмый. Шулай ук булачак әни кеше дә нинди тормыш алып бара, ничек яши, кияүгә чыккач нәрсәләр ашый, нинди киемнәр киеп йөри – болар берсе дә әһәмиятсез түгел, Чөнки баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан формалаша. Әти кеше аракы белән сугарып орлык җитештерсә, әни кеше хәрам ризыклар ашап баланың тəнен үстерсә, ул бала туганда ук хәрамга, бозык эшкә хирыс булып дөньяга килә. 4 ай да 10 көндә шул формалашкан тәнгә Аллаһ хозурындагы җан иңә. Җан никадәр генә саф булмасын, аңа харамнан хасил булган тән белән идарә итү авыр булачак. Инде баланың тәне дә, җаны да, аңы да бар. Әмма әле ул тагын 5 ай ана карынында кала, холык формалаша. Ана карынындагы баланың барын да аңлаганын хәзер инде фән дә раслады. Бу вакытта булачак әти – әни ниндирәк тормыш алып бара, үзара мөнәсәбәтләре нинди? Бигрәк тә әни кеше нинди фильмнар карый, тирә-юньдәгеләргә нинди сүзләр әйтә, берсе дә эзсез югалмый, баланың холкына тәэсир итә.

ТР Баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

ФИКЕР

Рөстәм НӘБИЕВ (блогер):

– Мин гаилә тормышының иң мөһим мизгелендә хатыным белән янәшә булуым һәм аңа ярдәм итә алуым белән горурланып яшим. Алай гына да түгел, бу кичерешләрне, авыртуларны, бөтен процессны, хәтта кызыбызның туган вакытын күрә алуым өчен әле дә сөенәм. Хатыным бала тапканда янында терәк булу теләге күптәннән бар иде. Хәләлем Индира үзе бу темага беркайчан да сөйләшмәде, ә мин аңа бала табу вакытында янәшәсендә булырга теләвем турында белдергәч, ул гаҗәпләнде.

Индира бала табуга җаваплы карады. Әзерлек курсларына йөрде һәм хәтта мине дә үзе белән алып барырга тырышты, тик мин моның кирәклеген күрмәдем, чөнки мораль һәм психологик яктан да 100 процент әзер идем. Әгәр дә хатыным бала тапканда минем чыгып китүне үтенсә, мин һичбер үпкәсез чыгып китәргә әзер идем, аның белән дә бу темага сөйләшеп, килешеп куйдык. Авыр чагында аңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырыштым. Аның үтенече буенча, биленә массаж ясадым. Мин бер дә үкенмим. Мөнәсәбәтләрдәге дәрт юкка чыгачак, дип әйткән кешеләр дә бар иде. Психологик травма алган ир-атларны да беләм. Тик безнең очракта киресенчә булды. Мин башыннан ахырына кадәр хатыным янында булдым. Кызымның кендеген дә кистем. Яраткан тормыш иптәшемнең нинди авырлык аша үткәнен күрдем һәм аны тагын да ныграк ярата башладым.

Ренат ГАЛИӘХМӘТОВ (блогер):

– Мин хатыным Илүзә белән тулгак тоту башланганнан алып, кызыбызның дөньяга туган вакытына кадәр 12 сәгать буе янында булдым. Аннары тагын ике көн, ике төн кызларыма булышырга тырыштым. Хатыннарыбызны тулгаклары башланып, бала тудыру йортына илтеп куйгач безнең эш бетте диеп уйларга ярамый. Сез бер гаилә икән, ахырына кадәр бергә булырга кирәк. Күпме көч, күпме энергия сарыф итәләр безнең җанкайларыбыз. Әлбәттә, без физик яктан булыша алмыйбыз, ләкин яннарында булу, кулдан тоту, муеннан кочаклау, аралашу аларга зур көч бирә. Машина алыр алдыннан акча җыябыз, фатир алганда акча җыябыз, мөмкинлегегез булганда яхшы бала тудыру йортына да акча җыярга кирәк. Бала бит ул могҗиза, ә булачак әниләр – фәрештәләр. Бала тапкан хатын-кызлар әниләр алдында баш иям. Сез батырлардан-батыры.

Комментарии