Таһир Исмәгыйлев, «Хаҗ-фонд»: «Хаҗга хәләл ысул белән акча тупларга мөмкинлек тудырдык»

Таһир Исмәгыйлев, «Хаҗ-фонд»: «Хаҗга хәләл ысул белән акча тупларга мөмкинлек тудырдык»

Хаҗ – Исламның бишенче терәге! Мөмкинлеге булган һәр мөселман хаҗ кылырга тиеш. Әмма илдәге тотрыксызлык, бәяләрнең үсүе, эшсезлек күпләрнең өметен кисә. Гомер көзенә җиткән кешенең, хаҗга дип ниятләп куйган акчасы, бәяләр артудан очсызланып, Мәккәгә сәфәре билгесез вакытка күчерелгәч, нигә элегрәк җыенмадым икән, дип үкенүен күрсәгез иде сез! Болай да очын-очка ялгарга гына җитәрлек тормышта тиенләп җыйган акча бит ул! Бүген күпләр Хаҗга акчаны берничә елда гына җыя алмый. Җыя башласаң да, аны инфляция «кимерә». Мөселманнар хаҗга ниятләгән акчаны хәрәмгә буямыйча, бәясен югалтмыйча кайда һәм ничек җыярга дип күптәннән баш вата. Бу проблеманы күпләр чишәргә омтылып карады. Ләкин тәкъдим ителгән проектлар яшәп китә алмады.

Бүген без сезгә хәләл ысул белән Хаҗга акча туплау проектын тәкъдим итәбез. Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп, «Хаҗ-фонд» ширкәте генераль директоры Таһир Дамир улы Исмәгыйлевкә мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһиррахманир рахиим! Аллаһы Сөбеханәкә вә Тәгаләнең кодрәте һәм рәхмәте белән безгә бу проектны тәкъдим итү насыйп булды. Хаҗга акча туплауда ничек ярдәм итү турында Русиядәге хаҗ-операторлар элек тә сөйләшеп-фикерләшеп торалар иде. Арада уңышлылары да бар. Әйтик, беренче булып Малайзиядә тормышка ашырылганы. Ул ил икътисады үсешенә зур этәргеч ясады. Анда бала тууга махсус счетка берникадәр күләмдә акча салына, ул реаль икътисад секторында хәләл тармакларда эшли, мая туплый. Һәм счетта 20-25 елдан соң хаҗга барырлык акча җыела. Малайзия мөселман иле, анда бу проектны тормышка ашыру өчен законнар кабул ителгән, ул дәүләт программасы буларак эшли.

Кызганычка каршы, Русиядә ислам банкы турында закон юк. Әмма, әлхәмдулилләх, Казанда ислам банкы принципларында эшләүче «Амаль» финанс йорты бар. Ул 5 ел шушы тармакта уңышлы эшләп килә. Алар белән килешү төзеп Русия мөселманнарына шушы проектны тәкъдим итәргә булдык.

Безнең проект мудараба (Белешмә. Мудараба – табыш алуда партнерлык килешүе, аның нигезендә бер як (раббүл-мал) капитал (акча) бирә, ә икенче як (мудариб) бу акча белән идарә итүдә үзенең эшмәкәрлек шөгылен тәкъдим итә. ( ААОИФИ, Шәригать стандарты №13) килешүенә нигезләнгән.

Шушы килешүне имзалаган якларның берсе (ягъни мөселман) инвестор санала, икенчесе исә (бу очракта «Амаль») инвестицияләр белән идарә итүче буларак тәгаенләнә. Гади генә әйткәндә, мөселман кешесе «Амаль» финанс йортына үзенең акчаларын ышанып тапшыра, ә соңгысы, бу акчалар белән идарә итеп, ике якка да табыш китерерлек эшләргә йөкләмә ала. Кертемнең минималь күләме 5000 сум. Әлеге сумма белән генә чикләнеп калмыйча, аны арттырырга да мөмкин, килешү төзеп берникадәр вакыт үткәч тә, өстәмә акча кертергә була. Бу акчалар реаль икътисад секторында, Шәригать рөхсәт иткән тармакларда эшли (инвестицияләрне тәмәке, аракы, корал җитештерү, күңел ачу кебек тармакларда куллану тыела). Шуның белән мөселман кешесенә хәләл табыш алу мөмкинлеге ачыла. Ул инвестор исеменә ачылган махсус счетта туплана тора, капитализацияләнә. Килешү вакыты чыккач, яки счетта тиешле күләмдә табыш туплангач, мөселман аларны хаҗга юллама алырга тота ала.

Килешү төзеп берникадәр вакыт үткәч тә акча кертергә була, дидегез. Бу мәҗбүри шартмы, әллә инде ирекле гамәлме?

– Безнең ике төрле продукт бар. Беренчесе, кеше берникадәр сумма кертә һәм килешү ахырында ул шул сумманы китергән табышы белән бергә кулына ала. Әгәр дә инде бу сумма хаҗга юллама алырга җитә икән, мөселман аны шул максатта тота.

Икенче очракта кеше 5000 сум кертә һәм ай саен килешүдә каралган сумманы өсти тора. Әлбәттә, бу суммалар капитализацияләнә һәм килешү вакыты беткәч, күпме табыш алынганлыгы санала. Әгәр дә ул юллама алырга җитсә, кеше аны шуңа тота. Юк икән, килешүне озайтырга була.

Әбисе яки бабасы оныгына бүләк тә ясый аламы? Әйтик, онык тууга 5000 сумны салып куя да, күпмедер вакыттан соң счетта Хаҗга барырлык акча җыела…

– Әйе. Менә дигән бүләк була бу. Яки киресенчә, балалары әти-әниләрен Хаҗ сәфәре белән сөендерә ала. Бигрәк тә бу программа өлкән яшьтәге мөселманнарга уңай. Алар акчаның кадерен белә, исрафка юл куймыйлар, күбесенең төрле формада һәм төрле урында җыеп куйган акчалары бар. Без аларга акча саклауның шушы ысулын тәкъдим итәбез, Сбербанкта яки оекбашта саклауга караганда бу күпкә уңайлырак, табышлырак һәм хәләл дә. Алар акчаларын «Хаҗга тупланма» программасына салып куя алалар.

– Акчалар Русиядәге проектларга салыначакмы?

– Әйе. Алар Русия икътисадында ислам икътисады принципларын үстерү өчен эшләячәк.

Бу банк эшчәнлеге законнарының таләбеме әллә «Амаль» белән уртак килешү нәтиҗәсеме?

– Бу – безнең теләк. Русиядә мөселманнар саны 36 миллионга җитте диләр. Әлбәттә, бу рәсми мәгълүмат түгел, шулай да ул нинди дә булса тикшеренүгә нигезләнеп әйтелгән. Русиядә мөселман өммәте үсә, аның рухи, икътисадый таләпләре арта. Күпләр хәзер акча белән эш йөрткәндә рибадан качарга тырыша, Шәригать таләпләре буенча эшләү юлларын эзли. Бу җәһәттән ислам банкы хезмәтенә ихтыяҗ бик зур. Шуңа да без өммәтне яклау нисбәтеннән әлеге проектны Русиядә тормышка ашырырга кирәк, дигән карарга килдек.

– Русия бик зур. Әйтик, Владивостокта яшәүче мөселман бу проекттан файдалана аламы? Аны гамәлгә ашыру тәртибе ничек?

– Әлбәттә. Бүген, безнең илдә яшәүче теләсә кайсы мөселман, бернинди мәшәкатьсез проекттан файдалана ала. www.hajfund.ru адресы буенча безнең сайтка кереп, шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Тиешле таләпләрне үтәп, үзегез турында мәгълүматны керткәч, юллама өчен акчаны онлайн түләргә, банк яки терминал аша да җибәрергә була. Русия буенча безнең 5000 терминал бар. Аларның исемлеген сайттан карарга мөмкин. «Хаҗ-фонд» ширкәтенең Русиянең 50 төбәгендә вәкиллекләре бар, аларга да мөрәҗәгать итәргә була. Аларның контактлары шулай ук сайтта бар. Сораулар туса, 8 800 555 96 82 номеры белән Русиянен теләсә кайсы төбәгеннән бушлай шалтыратып, барысын да белешергә мөмкин.

– Программаны БДБ илләрендә сатып алырга буламы?

– Әлегә юк. ИншаАллаһ, барысы да Аллаһы Тәгалә кодрәтендә. Без бу программаны үстерәчәкбез.

– Әйе, барысы да Аллаһы Тәгалә кодрәтендә. Хаҗга барырга дип ниятләгән кеше бакыйлыкка күчсә, аның кертеме нишләячәк?

Борчылмагыз, ул югалмаячак. Керткән кертеме дә, ул китергән табыш та тулысынча сакланачак, иншаАллаһ. Закон нигезендә кертемгә хокук аның варисына, әгәр дә инде васыятьнамәсе булса, шунда күрсәтелгән кешеләргә тапшыралачак. Бу мәсьәләләр, закон нигезендә, килешү төзегән вакытта ук хәл ителә.

– Сезнең тагын бер программагыз бар – «Хаҗи копилкасы». Ул нәрсәсе белән аерыла?

– «Хаҗга тупланма» («Накопительный хадж») программасы буенча кертем салган кеше инвесторга әйләнә. Аның акчасы хәләл секторда эшли.

Төрле кеше бар бит. Әйтик, кайберәүләр эш хакы алуга аны тотып бетерә, яисә реклама коткысына бирелеп кирәк булмаган товарлар алуга тота, ягъни акча җыя белмиләр. «Хаҗи копилкасы» программасы менә шундый кешеләр өчен уңайлы. Бу программага акча салган кеше инвестицияләрдә катнашмый, ул бары тик акчасын саклауга гына биреп тора. Әйтик, ул бер айда 3 мең салып куя, икенче айда тагын күпмедер күчерә, өченче айда, мөмкинлеге булмаса, салмыйча да кала ала. Менә шулай әкренләп-әкренләп әлеге программа ярдәмендә ул Хаҗга акча туплый. Бу программа аның шәхси сейфы шикелле. Теләсә кайсы вакытта акчаларны кире алырга мөмкин.

Акчаларның саклануына нинди гарантия бар?

Бу программада безнең партнерыбыз – «Авангард» банкы. Русия законнары нигезендә вкладлар иминиятләштерелгән. Хәтта банк банкротлыкка чыкса да, вклад счетындагы 1,4 миллион сумның сакланышын дәүләт гарантияли. Безнең программага килсәк, аның өчен шул кадәр зур сумма кирәкми. Хаҗ сәфәре өчен 150 000 туплау да җитә.

Программалар белән сезнең ширкәт идарә итәме әллә башка компанияме?

Әйткәнемчә, без «Амаль» финанс йорты белән килешү төзедек. Алар Русиядә беренчеләрдән булып ислам банкы принцибы буенча эшли башладылар, күрсәтерлек эшләре һәм ил күләмендә танылган уңышлары бар. Тупланма программалардагы кертемнәр белән «Амаль» финанс йорты идарә итәчәк. «Хаҗи копилкасы» программасы өчен «Авангард» банкы җаваплы. «Авангард» традицион банк булса да, мөселманнарның акчалары хәрәмнән сакланган, бернинди дә кредит-ссуда бирүдә катнашмый, аларга процентлар түләнми. Мөселманнар бу яктан тыныч булсыннар.

«Хаҗга тупланма» программасында кертемнәр ике тармакта – аренда һәм сәүдәдә эшләячәк.Кеше кайсы тармакка акча салуны үзе хәл итәме әллә инде бу кертемнең суммасына бәйлеме?

– Әйе, сайлый ала, суммасына бәйле түгел. Көтелмәгән хәлләрдән иминрәк булырга, азрак, әмма тотрыклы табышка риза булган кеше аренда килешүен имзалый. Әгәр дә ул күбрәк табыш алырга тели, әмма шул ук вакытта аның күләме төрлечә булуын да аңлап эш йөртә, шул шартларга риза икән, сәүдә тармагын сайлый.

«Амаль» финанс йорты сезнең программаларны сата аламы?

Әйе, аларның үз клиентлары бар һәм «Амаль» бу программаларны сатарга хокуклы.

Программа бәясендә «Хаҗ-фонд» ширкәтенең комиссиясе ничә процент?

Клиентларга бу программаларны сатудан бернинди дә комиссия алмыйбыз. Уңайлы булсын өчен шундый мөмкинлек тә тудырдык – кеше бернинди комиссиясез үз кертемен бер программадан икенчесенә күчерә ала. Әйтик, «Хаҗи копилкасы»ннан «Хаҗга тупланма» программасына күчерергә мөмкин. Яки «Хаҗи копилкасы»н «Хаҗга тупланма» программасы итеп үзгәртергә була. Болар өчен бернинди дә комиссия алынмый.

«Амаль» финанс йорты директоры Рөстәм СӘГЪДИЕВ:

«Хаҗга тупланма» программасында катнашырга ниятләгән кеше бу эштә табышка гарантия булмавына төшенеп, шуны күңеле һәм йөрәге белән аңлап кабул итәргә тиеш. Ислам банкының төп принципларының берсе – табышның гарантияләнмәве.

«Хаҗга тупланма» программасына инвестиция кертергә теләгән кеше безнең офиска яки «Хаҗ-фонд» ширкәте вәкиллегенә паспорт һәм ИНН документын алып килүе шарт. Аның белән инвестиция килешүе төзелә, программаның барлык нечкәлекләре тәфсилләп аңлатыла. Килешү ике төрле: беренчел кертем 5000 һәм 10000 сум итеп билгеләнгән. Килешүнең срогы да төрле – бер елдан алып өч елга кадәр. Мисал өчен, кеше гыйнвар аенда 10000 сумлык килешү төзеде, ди. Ел ахырына кадәр хаҗга кирәкле сумма – 150 000 сумны җыю өчен аңа ай саен өстәмә кертем – 12500 сум түләп барырга кирәк.

Өстәмә кертем килешүнең мәҗбүри шартымы?

Юк, өстәмә кертем түлиме-юкмы икәнлеген кеше үзе хәл итә. Әмма ул, бер ел эчендә хаҗга акча тупларга, дип максат куйган икән, бу ысул иң кулай алымнарның берсе. Минемчә, зур сумма түгел. Кибеттән дәвамлы срокка (рассрочкага) товар алганда кайвакытта хәтта күбрәк сумма түләргә дә риза булабыз әле. Шуңа күрә, Хаҗга акча туплыйм, дип ниятләп башлап җибәрсәң, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас.

«Амаль» финанс йортының Шәригать контроле җитәкчесе Булат МӨЛЕКОВ:

Әлхәмдулилләһ, мөселманнарга Шәригать рөхсәт иткәнчә Хаҗга акча туплау ысулы гамәлгә кертелде. Хаҗ – Мәккәгә барырлык мөлкәте булган мөселманнар өчен вәҗеб, бу хакта Коръәндә әйтелә (3:97). Мөмкинлек булганда Хаҗга акча туплау да рөхсәт ителгән гамәл, ислам проектларына акча салу да хуплана. «Амаль» финанс йорты мөселманнарга шундый мөмкинлек бирә, ул кабул ителгән кертемнәрне икътисадның реаль секторында, кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләтә.

Язманы Наил ФӘЙЗЕТДИНОВ әзерләде

Комментарии