Шифа бирүче...

Соңгы вакытта арабызда авыручылар бик нык күбәйде, хәтта туктаусыз дару эчү, табибларга йөрү бер гадәткә әйләнә башлады. Бер дә авырмаган кешеләрне очратсак, ничектер, гаҗәпләндерә.

Әйе, мондый хәлгә төшүебезнең сәбәпләре төрле. Бер сәбәбе – гөнаһларга бату аркасында сынау булып килсә (әйтик, төрле йогышлы авырулар, вируслар), башка сәбәпләрдән исә аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмауны китерергә мөмкин. Әмма шуны белергә һәм аңларга кирәк: нинди генә чир таралмасын, аны дәвалау ысуллары да бар. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтеп калдырган: «Аллаһы нинди генә чир (авыру) бирмәсен, Ул аның савыктыру (дәвалау) чарасын да бирә» (Бохари риваяте, 5678).

Бу хәдис безгә төшенкелеккә бирелмәскә, ә авырый башласак, дәвалану юлларын эзләргә өйрәтә. Чөнки Җир шарында нинди генә чир булмасын, Аллаһы Тәгалә аны дәвалау чарасын да биргән. Бары тик эзләп табарга гына кирәк. Әйе, кайвакыт теге яки бу чирдән әлегә дәва юклыгын ишетәбез. Бу бары тик әле тиешле сынаулар үткәреп, дәвалау ысуллары табылмаган дигәнне аңлата, ә дәвалап булмый дигән сүз түгел. Чөнки «Аллаһ нинди генә чир бирмәсен, Ул аның савыктыру (дәвалау) чарасын да бирә».

Дәвалауның мөһим бер нигезе – ул да булса шифа, дәвалауның хәерле нәтиҗәсен бирүче бары Аллаһы Тәгалә дип инану. Гадәттә, без авырый башласак, табибка, даруга, уколга тәвәккәллибез. «Менә шул нәрсәләр үзләре безгә файда китерә, алар безгә шифа бирә», дип уйлыйбыз. Әмма бит дару эчкәннән соң савыгуны безгә Аллаһ бирә. Кайвакыт шулай да була: баш авырта башлый да дару эчеп куябыз, әмма файдасы тими, «Бу гына аз булды, ахры», дип, тагын берне эчәбез, әмма без көткән нәтиҗә һаман юк. Шулай ук, савыгырга теләп, табибтан табибка йөрибез, әмма шифа таба алмыйбыз. Моңа тормыштан мисалларны бик күп китереп була.

Шуңа да безгә, иң беренче, Аллаһыга тәвәккәлләп, шифаны Раббыбыздан сорарга кирәк. Коръәндә дә әйтелгән бит: «Әгәр авырсам, Ул миңа сәламәтлек бирә» («Шөгарә» сүрәсе, 80нче аять). Әйе, һичшиксез, догалар кылгач, сәбәпләрен дә эзләргә һәм тиешле дәвасын да кулланырга кирәк. Әмма хастаханәгә барганчы, «Йә, Раббым, табиб бар тәҗрибәсен эшкә җигеп, мине ихластан дәваларга тырышсын иде. Аның күңеленә миңа карата шәфкатьлелек салсаң иде», – дип Аллаһыдан сорасак, хәерлерәк булыр. Чөнки калебләрне боручы – Аллаһ Тәгалә. Кешеләр белән үзара мөнәсәбәттә дә, алар безгә карата ихтирамлы булсын, күңелләрендә безгә ярдәм итү теләге пәйда булсын өчен, Раббыбыздан сорарга кирәк.

Үзенең гаиләсендә берәрсе авырый башласа, Аллаһыдан ярдәм сорап, Пәйгамбәребез шушы доганы (мәгънәсе) укыган: «Йә, Аллаһы! Кешеләрнең Раббысы! Бу чирне ерагайт (бетер) һәм шифаландыр! Син – Шифаландыручы, Синең шифаңнан башка шифа юк. Чир калмаслык итеп шифаландыр!» (Бохари риваяте, 5750).

Бу хәдис өстә язган сүзләрне тагын да ныгыта: «Син – Шифаландыручы, Синең шифаңнан башка шифа юк». Күңелне Аллаһыга бәйләргә, шифаны Раббыдан гына өмет итәргә һәм Үзеннән генә сорарга кирәк. Әгәр дә Раббыбыздан рөхсәт булмаса, олы тәҗрибәгә ия табиблар нинди генә кыйммәтле дарулар һәм уколлар белән дәваламасын, бернинди уңай нәтиҗә булмаска мөмкин.

Ә инде Аллаһыдан догаларыбызга җавап, ярдәм өмет итсәк, Аллаһы ризалыгы өчен, безгә игелекле гамәлләр дә кылырга кирәк. Вакытында намазларыбызны уку, хәләл ризык белән туклану, Үзе тыйган барлык гөнаһлы гамәлләрдән ерак булырга тырышу. Раббыбыз өчен эчкерсез күңел белән изге гамәлләр кылмыйча, Ул кушканнарны үтәмичә һәм Ул тыйган нәрсәләрдән тыелмыйча, җиңел генә һәм тиз генә савыгуны көтеп яту бер дә дөрес булмас.

Кибеткә кергәч, киштәләрдән кирәкле нәрсәләрне җыеп алабыз һәм кассага барып акча түлибез бит. Чөнки беләбез, һәрнәрсә өчен түләргә кирәк. Түләмичә генә алып чыгып китсәк, безне тотып алып штраф салалар, хәтта, караклык өчен төрмәгә ябып куюлары да бар.

Раббыбыз безгә шул кадәр күп нигъмәтләр биргән, хәтта санап бетергесез: дөньяның матурлыгын күрергә – күзләр, Үзе барлыкка китергән иркен җир йөзендә йөрергә – аяклар, татлыдан-татлы ризыклар һәм шуларны эшкәртергә – төрле әгъзалар биргән. Ә без шул бик күп бүләкләре өчен аңа рәхмәт әйтеп, шөкер итеп, намаз укырга, ураза тотарга, хәләл белән хәрамны аерырга вакыт кызганабыз, ялкауланабыз. Ул безгә биргән сәләмәтлек өчен бит Аллаһы Тәгаләгә түләргә, игелекләр кылып, рәхмәтебезне белдерергә кирәк.

Раббыбыз безгә нәрсәне генә эшләргә боермасын, димәк, монда тормыш өчен дә, сәламәтлеккә дә файда бар. Ә инде нәрсәдән генә тыймасын, димәк, монда хәятебез өчен дә, сәламәтлегебез өчен дә бик зур зыян бар. Шуңа да бүгенге күп чирләр, авырулар Аллаһы хөкемнәрен үтәмәү сәбәпле килеп чыга. Без шуларны аңлап, тәүбәгә килеп, Аллаһыга якынаерга тырышсак иде.

«Аллаһы – кешеләргә юмартлык иясе, ләкин күпчелек кешеләр бу нигъмәтләргә шөкер итмиләр» («Гафир» сүрәсе, 61нче аять).

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии